16+

“Тоталь диктант” язучының портреты булдырылган

Бу шимбәдә, 20 апрель көнне, татарстанлылар рус телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.

“Тоталь диктант” язучының портреты булдырылган

Бу шимбәдә, 20 апрель көнне, татарстанлылар рус телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.

“Тоталь диктант” халыкара акциясен үткәрү өчен республикада 1300 мәйданчык ачылачак, шуларның 190ы Казанда.

“Тоталь диктант”ның төбәк координаторы Вячеслав Шаталов сүзләренчә, узган елда диктантны республикада 1127 мәйданчыкта язганнар. Катнашучылар саны 31 меңнән арткан. Рус телен белү дәрәҗәсен тикшерүченең “портреты” да булдырылган, бу – 35-40 яшьләрдәге, кияүдәге, ике баласы булган, эләүче хатын-кыз.

Быел  акция  өчен махсус рәвештә диктант текстын язучы һәм журналист Анна Матвеева язган. Акциядә катнашучылар үзләре өчен уңайлы мәйданчыкны сайлап, алдан теркәлү узарга тиеш. Шулай ук кайбер мәйданчыкларга кергәндә, куркынычсызлык чаралары белән бәйле рәвештә, паспорт таләп ителүе бар.

Шулай ук быел республикада тәҗрибә рәвешендә балалар өчен дә 6 мәйданчык оештырылган. Аларга язу өчен текстның җиңелрәк варианты тәкъдим ителәчәк.
 

Фото: baltaci.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading