
Быел кызыбыз беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәпкә әзерләнүдә тәүге тәҗрибәбез. Үзем укытучы булып эшләгәч, моңа бик җитди карыйбыз. Кирәк-яракларны әле ала гына башладык. Шуңа барлык чыгымнарны күз алдына да китерерлек түгел. Мәктәптән җибәргән канцелярия товарлары исемлеге су буе. Аны алдан бирүләре яхшы үзе. Моны алсам туры килерме, дип борчылырга кирәкми.
Дәфтәр ише кирәк-яракларны ел буе әкренләп җыйган идем. Бәясен кем санап торган. Форманы кешедән генә алырга булдык. 18нче татар гимназиясендә кызлар көрән төстәге күлмәктән йөриләр. Кулдан сатып алгач, артык кыйммәткә төшмәде, 2000 булды. Алъяпкычы 500 сум булды. Колготкилары – 250 сум, бер-ике белән генә булмый, алары әллә никадәр кирәк. Букчаны 2600га сатып алдык. Аяк киемнәре, спорт формаларына әле чират тимәде. Бәяләрен якынча караган идем – 3000нән дә ким түгел. Бар чыгымнарны саный китсәң, 25-30 мең тотарга туры килер кебек.
Миләүшә Нигъмәтҗанова, Теләче

Август аена якынлашканда, балалар белән бергә әзме-күпме мәктәпкә быел нәрсәләр кирәк булачагын тәгаенли башлыйбыз. Балалар үзләренчә исемлек тә төзеп куялар. Улыбыз Данияр быел 7нчегә күчте, кызыбыз Дилә 4нче сыйныфка бара. Инде үз кирәк-яракларын кайгыртыр хәлдә.
Узган елда кием-салымны, мәктәп кирәк-ярагын үзебезнең Теләчедән генә юнәтсәк, быел инде бәлки Сабага яки Арчага барырга планда. Бу юлы бәясе арзанына түгел, сыйфатлысына өстенлек бирәсе килә. Алайса алдагы елларда бәясе түбәнен алып, харап булдык. Аз гына киделәр дә, әле тегесе, әле монысы килеп чыкты. Нәтиҗәдә, акча да күбрәк чыкты. Сыйфатлыны алсаң, барыбер рәхәт, аласың да, ел буе борчылмыйча кидертәсең. Узган елда уку елына әзерлек чорында ике балага 25-30 мең туздырсак, быел инде күбрәк чыгымланырга туры килер, мөгаен.
Венера Галиева, Казан

Мәктәпкә әзерлекне июль башында ачып җибәрдек. Ата-аналар комитеты эш дәфтәрләренә акча җыйды. Ике балага һәркайсына 1800әр сумнан чыкты. Мәктәп формасын август урталарыннан соң гына алабыз. Безнең уку йортында билгеле бер төр форма юк, бары тик төс буенча гына таләпләр куела – өсте ак, асты кара булырга тиеш. Мондыйны теләсә нинди сәүдә үзәге кибетләрендә табарга мөмкин. Шуңа күрә ашыгырга сәбәп күрмим. Хәзер сайлау мөмкинлеге зур. Бигрәк тә башкалада кибеттән күбрәге юк. Августның соңгы көннәрендә дә формасыз калмассың. Канцтоварларны әйтеп тә торасы юк. Балага кием сайлаганда, сыйфатлысына өстенлек бирергә тырышабыз. Чөнки алар күп хәрәкәтләнә, өс-башлары тиз туза. Ел ахырына кадәр чыдасын өчен яхшысын алу хәерлерәк. Форма белән канцтоварларга гына бер балага 10-13 мең китәр дип исәпләдек. Бу әле спорт формасын һәм аяк киемнәрен исәпкә алмыйча.
Резедә Сәләхова, Казан

Быел Әскәребез беренче сыйныфка укырга керә. Үзебезчә, моңа бик нык әзерләнәбез инде. Бигрәк тә мораль яктан. Чөнки балаларын укыткан әти-әниләр: “О, өй эше эшлисегез була икән, үзең беренче сыйныфка кергәндәй буласың”, дип куркыталар. Без барысына да әзер, Аллага тапшырган. Улыбыз 2нче татар гимназиясенә барачак. Бу уку йорты БДИ күрсәткечләре буенча да, туган телебезне саклау юнәлешендә эшчәнлеге, балаларның фикер йөртеше буенча да алдынгыларның берсе санала. Шуңа Әскәребезне шунда бирергә булдык. Мәктәп формасын инде алдык. Гимназиядә ул махсус, бик матур – кара чалбар, ак күлмәк, куе яшел төстә жилет һәм пиджак, галстугына милли бизәк чигелгән. Формабыз бик ошады. Бәясе буенча 10 меңгә якын чыкты. Букчасы икетуган абыйсыннан калды, яңаны алып тормаска булдык. Ә инде канцтовар һәм башка кирәк-яракларны авгус азагында алырбыз дип торабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.



Комментарийлар