16+

Укучылар да электрон түләүгә күчә

Казан мәктәпләрендә укучы 99 мең 223 бала ашханәдә тукланган өчен шәхси пластик картасы ярдәмендә түли ала.

Укучылар да электрон түләүгә күчә

Казан мәктәпләрендә укучы 99 мең 223 бала ашханәдә тукланган өчен шәхси пластик картасы ярдәмендә түли ала.

«Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» муниципаль унитар предприятиесе директоры Марат Кагарманов сөйләгәнчә, башкала мәктәпләре ашханәләрендә акча кулланмыйча түләү тәртибе 2010 елда сынау шартларында гамәлгә кертеп каралды. 2012 елда инде бу тәртип барлык мәктәпләрдә дә гамәлгә куелды.
Электрон пластик карта һәр укучыга бушлай бирелә. Аңа Comepay, QIWI (ОСМП) һәм Строй-кредит Банк терминаллары аша комиссиясез акча саласың. Элекснет аша башкарганда - 5, Сбербанкта - 1 һәм Chronopay интернет-ресурсында банк картасы ярдәмендә мәктәп пластик картасына акча күчергәндә 3,3 процент комиссия тотып калына. Казандагы 171 мәктәпнең инде 82сенә терминаллар урнаштырылган, әлеге терминалларда комиссия алынмый.
- Мәктәптә көндезге аш бәясе 38 сум, ә электрон карта ярдәмендә түләсәң, ул 36 сум 10 тиен генә туры килә. Якын киләчәктә укучы баланың мәктәп пластик картасын кәрәзле телефон хисабыннан да тулыландырып булачак. Мәктәп пластик картасында күпме акча калганлыгын терминалларда, шулай ук Интернет челтәре аша да тикшерергә-карарга була, - диде Марат Кагарманов.
Укучы баланың пластик картасы мәктәп ашханәсендә генә түгел, ә җәмәгать транспортында да түләү картасы сыйфатында кулланыла ала. Шушындый мөмкинлекле 4 меңгә якын пластик карта җитештерелгән. Баланың картадан файдалануы ата-аналарга тынычлык китерә.
Казанда хәзер мәктәп укучыларының 89 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителә. Социаль яклау категориясендәге 17 меңгә якын бала мәктәп ашханәсендә бушлай туклана. «Укучы картасы» («Карта учащегося») челтәренең эшчәнлегенә карата сораулар туса, 518-21-71 «кайнар элемтә» телефоны аша яки idtech.org сайтында мәгълүмат алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading