16+

Укытучыга эшмәкәр булыргамы?

Үзенең хезмәт хакыннан канәгать булмаган укытучыларга Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев бизнес белән шөгыльләнергә киңәш итте. Җитәкченең «Территория смыслов» форумында яңгыраган әлеге сүзләре тиз арада халык арасында таралды, төрле фикерләр уятты. Сезнеңчә, укытучыга эшмәкәрлек белән шөгыльләнү файдагамы?

Укытучыга эшмәкәр булыргамы?

Үзенең хезмәт хакыннан канәгать булмаган укытучыларга Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев бизнес белән шөгыльләнергә киңәш итте. Җитәкченең «Территория смыслов» форумында яңгыраган әлеге сүзләре тиз арада халык арасында таралды, төрле фикерләр уятты. Сезнеңчә, укытучыга эшмәкәрлек белән шөгыльләнү файдагамы?

Азат Зыятдинов, техник фәннәр докторы, галим:
- Укытучы белән эшмәкәр, сәүдәгәр бөтенләй икесе ике өлкә бит. Укытучының үз миссиясе, үз максатлары. Ул төп идеолог, бурычы - төпле бирем бирү, әдәп-әхлакка өйрәтү. Зур хөрмәткә лаек әлеге һөнәр иясенең эштән соң тагын сату эшләре белән шөгыльләнүе, эшмәкәрлеккә кереп китүе аның дәрәҗәсен төшерә торган гамәл, дип саныйм. Сәүдәгәрләрнең күбесе - иганәчеләр, хәйрия эшләре белән шөгыльләнәләр. Эшмәкәр булу начар түгел, ләкин укытучыга туры килә торган өлкә түгел бу. Шундый фикер яңгыраган икән, димәк, дәүләт укытучыны тормыш алып барырлык хезмәт хакы белән тәэмин итә алмый дигән сүз. Кызганыч.

Рамил Мозаффаров, Вахитов районы 14нче мәктәптә укытучы:
- Абхазиягә баргач, акча җитмәгәннән яшелчә, җиләк-җимеш сатарга мәҗбүр булган башлангыч сыйныф укытучысы белән таныштым. Анда укытучы 8-12 мең хезмәт хакы ала. Өстәмә акча эшләр өчен аның сәүдә итәргә тотынуы гаҗәп тә түгел кебек. Безнең республикада исә укытучыларга төрле грантлар, бәйгеләр үзеңне сынап карау, талантыңны ачу мөмкинлеге бирә. Бизнеска киткән укытучы балаларга төпле белем бирә аладыр дип уйламыйм. Эшмәкәр укытучының белем бирергә вакыты, теләге дә калмаска мөмкин.

Алисә Нуруллина, Яшел Үзән мәктәбендә укытучы:
- Хезмәт хакы җитмәгәч, кая барасың. Шул рәвешле менә инде икенче ел сатып-алу эшләре белән шөгыльләнәм. Белем бирүем аңа карап сүлпәнәйде, дип әйтә алмыйм, шулай да, киләчәктә, эшемнән кыс­картсалар, икенче һөнәрем булуы алдагы көнемә ышаныч тудыра.

Фото: tv.akado.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading