16+

Укытучыларны да «тигезләмәкчеләр»

Яңа уку елыннан Россиянең күпчелек уку йортларында бердәм форма кертелә. Укучыларны менә шулай итеп «тигезләмәкчеләр». Тик дөрес киенү кагыйдәсе балаларга гына түгел, аларга белем бирүчеләргә дә кагылырга мөмкин.

Укытучыларны да «тигезләмәкчеләр»

Яңа уку елыннан Россиянең күпчелек уку йортларында бердәм форма кертелә. Укучыларны менә шулай итеп «тигезләмәкчеләр». Тик дөрес киенү кагыйдәсе балаларга гына түгел, аларга белем бирүчеләргә дә кагылырга мөмкин.

Укытучы һәрнәрсәдә укучыга үрнәк күрсәтергә тиеш, дигән «катып калган» фикергә нигезләнеп, мөгаллимнәр өчен дә махсус дресс-код булдырмакчылар. Дәүләт Думасының берьюлы ике комитеты - гаилә, хатын-кызлар һәм балалар белән мәгариф мәсьәләләре комитетлары үз-үзеңне тоту һәм тышкы кыяфәт нормаларын туплаячак Федераль кодексны эшләргә кереште.
Дөрес, укучыларның формалары мәктәп яки төбәк буенча бертөрле булса, мөгаллимнәргә андый ук катгый таләпләр куелмаячак. Мәсәлән, артык кыска итәк, тирән декольте, «кычкырып торган» макияж, чәчәкле-чуклы колготкиларны тыярга мөмкиннәр. «Кайбер укытучылар мәктәпкә төнге клубка барган кебек киенеп килә. Балаларга бердәм форма кертәбез икән инде, укытучылар аларга һәрьяклап үрнәк булырга тиеш», - ди Кодекс авторларының берсе, гаилә мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасы әгъзасы Елена Сенаторова.
Менә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары нормаларның тулы көченә эшләячәгенә шик белдерә. «Һөнәр тиешле дәрәҗәдә абруйлы булмаганда нинди итәк-колготки кияргә кирәклеген билгеләү - мәгънәсезлек. Дәүләт укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә тиеш, ул чагында педагоглар эш урыннарына ябышып ятачак, төртеп күрсәтмәсәләр дә, әхлак нормаларын да үтәячәк», - дип саный Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, РФнең халык укытучысы Майя Пильдес.
Кодекстагы нормалар тәкъдим сыйфатында булыр дип көтелә. Кагыйдәләргә колак салмаучыларны эштән үк кумасалар да, шелтә белдерү, фотосурәтләрен хурлык тактасына элү кебек җәзалар кертелергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading