Без – 91нче ел балалары! Без бик бәхетле балалар. Безне укыткан укытучылар – изге эшләренә күңелләрен-җаннарын биреп эшләгән чын укытучылар. Иҗади, кыю фикерле, ата-аналар белән уртак тел табып бик дөрес тәрбия бирүче фидакарь укытучылар. Аларга рәхмәт хисебез бик зур! Музей экспонатларын җыю дисеңме, тулы бер теплоход яллап, бөтен гимназия белән Сабантуйлар оештыру дисеңме, Изге Болгар җиренә, Идел буе шәһәрләренә сәяхәт итүләр дисеңме – боларның барысын да укытучыларыбыз армый-талмый зур энтузиазм белән башкарды. Әлбәттә, гимназиядә җитди бәһасез тәҗрибә туплаган укытучыларыбызны югарырак урыннарга чакыра тордылар, анда да алар, гимназия традицияләрен дәвам итеп, үзләрен югары дәрәҗәдәге белгечләр, үз эшләренең һөнәри осталары итеп таныттылар.
Музей дигәннән, аны оештыруда аеруча рәхмәтебезне тарих укытучысы Фәхретдинова Раида Мукадыровнага җиткерәсебез килә. Аның тырышлыгы белән гимназиядә тиз арада искиткеч бай этнографик музей барлыкка килде. Музейда экскурсовод булып эшләвебез безгә татар тарихын тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеген генә түгел, ә халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсен бирде, үз-үзебезгә ышаныч хисен арттырды.
Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк: 1991нче елда гимназия ачылганда, укытучыларны да, укучыларны да махсус конкурс аша үткәреп алдылар. Кайбер укытучыларның сүзләренә караганда, гимназиядә эшләү – алар өчен татар телен өйрәнүгә зур этәргеч булды. Математика укытучысы Попова Елена Владимировна әйтүенчә, татар телендә иркен сөйләшә белүе белән ул гимназиягә бурычлы.
Гимназиядә тудырылган татар мохите – ул җырлы-биюле тәнәфесләр, искиткеч тәрбияви ачык дәресләр, татар язучылары белән очрашулар гына түгел, ә, иң беренче чиратта, югары дәрәҗәдә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты дәресләре. Болар барысы да алтын йөрәкле татар теле укытучылары коллективы тарафыннан башкарылган бәһасез зур хезмәт: Кирамова Венера Мәхмүт кызы, Әхмәдуллина Гәүһәр Габделхак кызы, Гарипова Венера Акмал кызы бик күп укучыларны татар телен тирәнтен өйрәнүгә илһамландырып, укытучы һөнәрен сайларга рухландырды. Безнең күңелдә шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вахитова Миләүшә Ахатовна дәресләре дә тирән эз калдырды. Чөнки аның дәресләрендә без, иң беренче чиратта, фикер йөртергә, уйларыбызны ачык җиткерергә өйрәндек.
Комментарийлар