Казанда Ленин дамбасы янында Казансу елгасында боз астына китә башлаган ике баланы коткарган ирнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр бирүе сорала.
– Ленин дамбасы янында 25 мартта ике бала велосипедта Казансу елгасы өстенә кергән. Боз ярылган, теге балалар суга бата башлаган. Бәхеткә, яр буенда хатын-кызлар булган. Бер ир үзенең гомерен дә куркыныч астына куюны уйлап тормастан, боз өстенә йөгереп кереп балаларны коткарган. Рәхмәт белдерү өчен әлеге ир-атның хәбәргә чыгуын сорыйбыз, – диде Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Югары Ослан районында да кешеләр килеп өлгереп, суга батучыны коткарып калган. Ләкин, һәр очрак та болай уңышлы тәмамланмый шул. Татарстанда ел башыннан сулыкларда 14 кешене коткаруга ирешелсә дә, 7 кеше батып үлгән.
– Идел ачыла башлады, кече елгаларда да боз кузгалды. Республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә сулыклар боз белән капланган әле, тик ул боз ныклы түгел инде. Минзәләдә балыкчыларның боз өстенә чыгулары күзәтелә, мондый адым – гомерне белә торып куркыныч астына кую, – дип кисәтте Регина Гаязова.
Комментарийлар