16+

Яңа белгечлекләр һәм күп телле 125 укытучы!

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында быел яңа белгечлек ачыла. Уку йорты “Нәшрият эше, мәгълүмати тирәлек дизайны” дигән юнәлеше буенча әзерлек башлый.

Яңа белгечлекләр һәм күп телле 125 укытучы!

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында быел яңа белгечлек ачыла. Уку йорты “Нәшрият эше, мәгълүмати тирәлек дизайны” дигән юнәлеше буенча әзерлек башлый.

Әлегә бюджет урыннары каралмаган, әмма республика хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барыла, дип белдерде Институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Шулай ук ике чагыштырмача яңа юнәлеш бар – “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр” һәм “Лингвистика. Рус ишарә теле: тәрҗемә теориясе һәм практикасы” юнәлешләренә керергә теләүчеләр шактый күп. Беренчесе иң популяр булган өч юнәлеш арасында.

Рәдиф Җамалетдинов хәбәр иткәнчә, быел Институтны 900дән артык студент тәмамлаган. 2023 елга кабул итү планы да шул тирә – 467 бюджет урыны, 550 бюджеттан тыш урын каралган. Бүгенге көндә абитуринтлардан төрле юнәлешләргә 12 меңгә якын гариза алынган, бу 1 урынга – 12 кеше дәгъва итә дигән сүз.

Шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты милли кадрлар әзерләүче төп институт булып тора. Филологлар, татар теле һәм әдәбияты белгечләре Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә әзерләнә. Моннан тыш, 2018 елдан башлап, дәүләт заказы буенча берничә телне тигез дәрәҗәдә белгән педагогик кадрлар укыту эше дә башкарыла. Максатчан укыту программасы буенча белем алган беренче 65 белгеч быел уку йортын тәмамлап, төрле мәктәпләргә урнашкан. Алар математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, музыка укытучылары булып эшләячәк. 

2023 елда күптелле белгечләр әзерләү максатчан программаларына 125 абитуриент алыначак. 25 студенттан торган 5 төркем җыела, диде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов. Шул төркемнәрнең өчесе – күп телле, ягъни рус татар һәм инглиз телләрендә белем алачак. Болар “Рус теле һәм инглиз теле”, “Тарих һәм инглиз теле”, “Башлангыч мәктәп укытучылары һәм инглиз теле” юнәлешләре. Тагын ике төркемдә – 25әр кеше – билингваль ( рус һәм татар телле) белгечләр әзерләнәчәк. Бу – математика һәм физика укытучылары һәм музыка һәм өстәмә белем бирү юнәлеше. Аларга республика ай саен 15әр мең стипендия түлиячәк. Укуын тәмамлаганнан соң бу белгечләр кимендә 5 ел килешү төзегән мәктәпләрендә эшләргә тиеш.

Гүзәл Насыйбуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading