16+

Җыймаска!

7 октябрьдән республика мәктәпләрендә укучыларның ата-аналарыннан теләсә нинди формада акча җыю тыела. Мәгариф идарәләренә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган шундый эчтәлектәге документ-хат юлланган.

7 октябрьдән республика мәктәпләрендә укучыларның ата-аналарыннан теләсә нинди формада акча җыю тыела. Мәгариф идарәләренә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган шундый эчтәлектәге документ-хат юлланган.

Әлегә кадәр дә мәгариф һәм фән министры шундыйрак инструктив-методик хатларны тарата килгән. Шуңа да карамастан, ата-аналардан һәм иҗтимагый оешмалардан килеп ирешкән шикаятьләрдән акча җыю очракларының дәвам итүе билгеле булган. «Боларның барысы да белем бирү оешмаларының имиджына тискәре йогынты ясый, ата-аналарда мәгариф системасына карата тискәре мөнәсәбәт тудыра, шактый ата-аналарны авыр матди хәлдә калдыра, педагогка ышанычны, аның абруй һәм дәрәҗәсен киметә», - диелә документта. Мәгариф органнары җитәкчеләренә 7 октябрьдән башлап белем бирү оешмаларына теләсә нинди ихтыяҗларга, шул исәптән эш дәфтәрләренә дә акча җыю тыела. Үз акчаларын түләп балаларны экскурсиягә, театр-кинога барган очракта да, «көчләп тагалар» дип гаепләмәсеннәр өчен, ата-аналардан бу чараны мөстәкыйль оештыруларын сораячаклар.

Гөлфия Габдрахманова, Казандагы 4 нче гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары:
- Бу турыда сүз күптән бара. Төрле экскурсияләргә баруны оештыруга килгәндә, бу чараны бездән башка гына мөстәкыйль оештырып булуны аңлатырга кирәк булачак. Ләкин моның өчен әле башта тәрбия эше алып барырга туры килер.

Лилия Хәсәнова, 32 нче мәктәп директоры:
- Ата-аналардан акча җыюның хәзер кирәге дә юк. Ремонт ясау өчен акча соранып йөрисе юк, ел саен билгеле бер мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Косметик ремонтны һәр җәйдә ясыйбыз. Канцелярия һәм хуҗалык товарларына да акчаны җитәрлек итеп бирә башладылар. Болар өстенә хәзер мәктәпләрдә өстәмә түләүле хезмәтләр булдырырга рөхсәт бирелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading