16+

"Ышанмыйча бәхеттән еладым!"

Татарстанда 188 укучы БДИны 100 баллга тапшырган. Без инглиз теленнән имтиханны иң югары баллга биргән Злата Стигунова белән фикер алыштык. Ул тәрҗемәче булырга хыяллана. Злата - мәктәп тарихында имтиханны 100 баллга тапшырган бердәнбер укучы икән. 

"Ышанмыйча бәхеттән еладым!"

Татарстанда 188 укучы БДИны 100 баллга тапшырган. Без инглиз теленнән имтиханны иң югары баллга биргән Злата Стигунова белән фикер алыштык. Ул тәрҗемәче булырга хыяллана. Злата - мәктәп тарихында имтиханны 100 баллга тапшырган бердәнбер укучы икән. 

- Имтиханны 100 баллга бирер өчен ничек әзерләндең?

- Дөресен әйтәм, бернинди онлайн-курсларга да, репетиторларга да язылмадым. Дүрт елдан артык инглиз телендә видеолар карыйм, китаплар укыйм. Һәрвакыт инглиз телендә сөйләшүчеләрне тыңладым.

- Имтиханны язма һәм телдән тапшыралар. Кайсы авыррак?

 - Миңа җиңел вариант эләкте. Телдән бирә торган өлештә бер генә җирдә шикләндем. Бәхет елмайды, дөрес җавапны сайладым.

- Нәтиҗәләрне белгәч нинди хисләр кичердең?

- Нәтиҗәләр билгеле буласы көнгә кадәр төш күрдем: мин имтиханны бирә алмаганмын. Укытучым иртәнге 7дә уятты. Йөз баллны күргәч, башта ышанмадым. Кат-кат сайттан чыгып, кире кердем. Бәхеттән елап та җибәрдем, әти-әниләрем дә сөенде.

- Бер ел эчендә БДИга әзерләнеп, 100 балл алып буламы?

- Үзлектән юк. Бик яхшы укытучылар кирәк дип уйлыйм. Бөтен әйберне бер ел эчендә үзеңә генә өйрәнеп бетү мөмкин түгел.

- Башка фәннәрне ничек бирдең?

- Рус әдәбияты, җәмгыять белемен бирдем. Икесеннән дә 80нән артык балл җыйдым. Нәтиҗәләрем белән тулысынча канәгать түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading