- Әни оныгымның туенда ачарсыз дип васыять итеп язып калдырды. Кара миләштән ясый иде ул аны. Туйга шушы эчемлекне ач һәм фатир ачкычлары бир диде. Декабрь башында туй булды, фатирым да әзер иде, кияүләр ягы, дөрес булмый, дип алмадылар. Әти мәрхүм һәрвакыт башкалардан бер баскыч өстә бул, алга карап яшә дип өйрәтте. Терлекчелек белән дә без бик күптән шөгыльлләнә башладык. Һәрвакыт 10-12 үгез асрыйбыз. Берсен суябыз, икенчесен алабыз. Терлекне үзебезнең Апас базарыннан сатып алам. Алып кайткач та ветеринарларны чакыртам, тиешле прививкаларын ясатам. Үзем дә мал табибы, бу эшләрнең ни чаклы мөһим икәнлеген аңлыйм, - ди Илһам.
Әле 50 баш сарыклары бар. Җәен боларга 100 баш чеби, 30 каз өстәлә.Куяннарны да бик күп асрый торган булганнар. Йогышлы чир таралганнан соң хәзергә аларны бетереп, торакларын дизинфекцияләү белән шөгыльлләнәләр. Терлекләрнең төрлесе төрле җирдә урнаштырылган булса да, һәркайсы кадер-хөрмәттә, нәни бозауларның ишекләре одеяллар белән тышланган.
- Миннән нигә терлек карашырга берәр кеше ялламыйсыз дип сорыйлар. Беренчедән, булдыклы кеше үз йортында эшли, үзендә булдыра, икенчедән, чит кешенең иң намуслы дигәне дә тагараккка тиешле ризыкны сала да китә. Мин үзем абзарга кергәч, иң элек терлекнең кәефенә игътибар итәм, башыннан, сыртыннан сыпырып, хәлен беләм. Нидер эзләнгәнен тойсам, тозлы кыяр да бирәм, суын эчерәм, кишер йә кабак турыйм. Бөртекне дә төрлесен кушып тартабыз. Күмәк хуҗалыкта кем болай вакланып торсын, тегермән авызында нәрсә бар, шуны сала да тарта. Азыкны көздән җитәрлек итеп әзерләп куябыз. Дәүләттән ярдәм сорап йөрмибез, киңәшеп, уйлашып, җай гына үзебезнең көчтән килгәнчә алып барырыга тырышабыз. Рәхмәт анысы, район җитәкчебез һәрвакыт хәлне белешеп тора, ризыклар җитәме дип тә гел сораша, - ди Илһам.
Сәләховлар киләчәктә каршы яктагы буш аланга сарайлар салырга уйлыйлар. Алар атып бәреп эшләргә күнекмәгәннәр, һәр эшне җайлап, уйлап башкаралар. Авылга кергәндә буш нигезләрне күреп кәеф төшеп киткән иде, кайтыр юлга өмет белән чыктык. Өлге булырдай мондый гаиләләр һәр җирлектә бар, яхшыны күрә, аңа ияүчеләр дә табылыр.
Илһам Сәләховтан киңәшләр
Чебиләрне без апрель башында алабыз да, салам җәеп, сарыклар кышлаган абзарга җибәрәбез, парланып торган тирес аларга туңарга ирек бирми. Иң мөһиме - юешләнүдән саклагыз. Инкубатордан алгып кайткач та, бер өч көн аракы эчертергә кирәк. Кош-кортка пешергән, бүрттергән ризык ашату әйбәт түгел. Бер табак вакланган бөртеккә бер майонез чиләге хисабыннан коры сөт бирсәң, чебиләр бик ныгып үсеп китәләр.
Бакчагызда үскән башлы кәбестәне язга хәтле сакларга теләсәгез, аның һәркайсын газетага төреп, күчәненнән асып куегыз.
Без бакчадагы түтәлләр арасына салам салабыз. Яңгыр яуса аяк асты да коры була, яшелчәләр өчен дым да саклана, һәм бу салам киләсе елга менә дигән черемә. Терлек асларын чистарткач, мин аны кыш буе өч буразнага күпер итеп түшим. Әйе, күпмедер җир кулланмыйча калачак, әмма бу үз-үзен аклый. Берәр елдан черемә әзер булгач, трактор белән генә этеп таратабыз.
Алмагачларны куяннардан сакларга радио ярдәм итә. Төне буе алмагачлар җыр тыңлый, куяннар, кеше бар, дип, шикләнеп, килергә куркалар.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар