16+

Катарактаның “өлгергәнен” көтәргә кирәкме?

Катаракта авыруы элек өлкән яшьтәге кешеләрдә генә очраса, хәзер бу диагнозны табиблар 40 яшьтән узганнарга да куя.

Катарактаның “өлгергәнен” көтәргә кирәкме?

Катаракта авыруы элек өлкән яшьтәге кешеләрдә генә очраса, хәзер бу диагнозны табиблар 40 яшьтән узганнарга да куя.

Белгечләр әйтүенчә, яшьләрдә катаракта булу ул күбесенчә диагностиканың сыйфаты яхшыру белән бәйле. Офтальмология бер урында тормый, бу авыруны хәзер башлангыч стадиядә үк ачыкларга өйрәнделәр.

Катаракта турындагы иң актуаль соаруларга офтальмохирург Азат Гыйләҗев җавап бирә.


 

— Дарулар белән генә дәвалап булмыймы?
— Катарактага каршы бернинди дә тылсымлы дарулар юк. Аннан котылуның бердәнбер юлы – күз ясмыгын ясалмага алыштыру.

— Катарактаның “өлгергәнен” көтәргә кирәкме?
— Элек чынлап та шулай дип уйлыйлар иде. Ул вакытта операция ясаганда башка технология кулланылган. Операцияне зур кисем ясап эшләгәннәр, ә моның өчен күз ясмыгы каты булырга тиеш булган. Бүген операцияне кечкенә кисем белән ясыйбыз. Шуңа да ясмык йомшак булу шарт. Ничек иртәрәк алыштырсак, шулай яхшырак. Операция үзе 10-15 минутта эшләнә. Ясалма ясмык махсус материалдан эшләнә һәм организм аны бер проблемасыз “кабул итә”.
Операцияне кайсы сезонда ясату хәерле?
Кешенең үзенә кайчан җайлы, шул вакытта.     

— Авыруның билгеләре.
— Күзнең күрү сәләте начарая, тоныкланган кебек була, төсләрне аеру читенләшә. Кыскасы, пычрак тәрәзә аша караган кебек. Бу билгеләр күренә башлауга, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Катаракта яшь олыгаю белән генә бәйле булмаска мөмкин. Ул кайберәүләрдә тумыштан да була. Травмадан соң, билгеле бер дару препаратларын кулланудан да барлыкка килә ала. 

— Ясалма күз ясмыгын тагын алыштырасы буламы?
— Аның өчен борчылырлык сәбәп юк. Ул кешегә бөтен калган гомеренә куела. Күз ясмыгын алыштырмасаң, ни була дип еш сорау бирәләр. Аны саклап утырырга кирәкми. Авыру катлауланып, күзнең күрү сәләтен тагын да начарая, ул яктылыкны күрми башлый. Моннан тыш, күз эчендәге басым күтәрелеп, ул әкренләп күрү нервысын үтерә һәм глаукома барлыкка килергә мөмкин. Операция ясаган очракта да күзнең күрү сәләте яхшырмый.

— Операциядән соң ничек сакланырга?
— Күзгә табиб киңәш иткән махсус даруларны тамызырга
ике атна мунча кермәскә
пычрак керүдән саклану өчен күзлек кияргә кирәк.
Китап укырга, телевизор карарга ярый. Олы яшьтәгеләр, иеләсе һәм бөгеләсе булганга, намаз укырга ярыймы дип сорый. Әлбәттә, ярый.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading