Чаллыдагы гадәти күпкатлы йортларның берсендә төн уртасына кадәр ут сүнми.
«Әни, мин барырга тиеш»
Фатир тәрәзәләреннән саргылт яктылык агыла. Анда фронттагы егетләр өчен коры ашлар әзерләүчеләр мәш килә. Кемдер яшелчә әрчи, кемдер угычтан уа, кемдер киптергечләргә чираттагы подносларны тезә. Өстәлләрдә - чөгендер, кишер, суган, бәрәңге. Һавада - кипкән үлән исе, кайнар чәй пары таралган һәм йорт җылысы сизелеп тора.
Бу йортта яшәүче Фәнизә Нәгыймова инде күптән үз тормышын башкалар язмышы белән бәйләп куйган. Ул –волонтер, көне-төне фронт өчен яшәүче, үзенең бөтен вакытын, пенсиясен, көч-куәтен хәрби егетләребезгә ярдәм итүгә багышлаган олы йөрәкле хатын-кыз. Аның өчен махсус хәрби операция ерактагы хәбәр генә түгел. Анда аның улы хезмәт итә.
— Былтыр җәй улым үз теләге белән китте, — дип сөйли ул тыныч кына. — Аңа 47 яшь. «Әни, мин барырга тиеш. Без бармасак, сезне кем саклар?» — диде.
Бу сүзләрдән соң аның дөньясы бөтенләй үзгәрә. Баштагы мәлләрдә күз яшьләре, курку, билгесезлек була. Әмма Фәнизә апа озак кайгырып утыра торган кешеләрдән түгел. Ул үзенә урын таба алмыйча йөргән көннәрдә үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итү юлларын эзли башлый.
Башта шәһәрдәшләрдән җылы киемнәр, азык-төлек җыялар. Посылкаларны кем аша җибәрергә, ничек тапшырырга — барысын да хәл итәсе. Әмма тора-бара ул бу эшнең үзәгенә кереп чума. Полклар белән турыдан-туры элемтә урнаштыра. Хәрбиләрнең исемнәре, позывнойлары буенча адреслы ярдәм җибәрә башлый.
Бервакыт Фәнизә апаның күңеленә яңа фикер кереп урнаша, егетләргә өй ашлары ясарга кирәк.
— Коры ашлар ясау уе белән яна башладым, — ди ул. — Кайнар су саласың да, унбиш минуттан өйдәге кебек аш әзер.
Шул көннән башлап аның фатиры кечкенә генә азык-төлек цехына әйләнә.
Иртәнге сәгать биштә үк монда тормыш кайный башлый. Суган тураганда күзләр яшьләнә, электр плитәсе өстендә бәрәңге пешә, чөгендер фольгага төрелә. Киптергечләр тәүлек буе гөжләп эшли. Бер генә минутка да туктамыйлар диярлек.
Фәнизә апаның бу эштә үз кагыйдәләре бар. Кишер белән чөгендерне фольгада пешерергә кирәк, бәрәңгене кабыгы белән. Һәр яшелчәнең әзер булу буенча үз температурасы, үз вакыты. Бераз соңга калдыңмы ризык көя, тәме дә үзгәрә.
— Мин хәтта будильник куеп йоклыйм, — дип елмая ул. — Төнлә торып та яшелчәләрнең әзерлеген карап чыгам.
Бер килограмм яшелчәдән нибары йөз грамм коры масса кала. Әмма шул кечкенә генә пакет фронттагы ике хәрби егетне туендыра ала. Баштарак алар уннан артык төр аш әзерли: борщ, рассольник, солянка, харчо, борчак ашы, витаминлы аш, кабак белән крем-аш... Соңрак ассортимент егермедән артып китә. Егетләренең үтенече буенча хәтта кабаклы сөт боткалары да ясый башлыйлар.
Үзенең улы да шунда булгач, Фәнизә апа егетләргә нәрсә җитмәгәнен яхшы аңлый. Берчак ул йод җитмәүдән солдатларның тешләре ватылуы турында ишетә.
— Шуннан соң ламинария кушып аш ясый башладык, — ди ул.
Аның өчен һәр деталь мөһим. Һәр пакетта этикетка ябыштырылган. Анда ашның исеме, составы, ничек пешерергә кирәклеге язылган. Әмма иң мөһиме пакет эчендәге кечкенә хатлар.
«Без сезне көтәбез». «Исән-сау кайтыгыз». «Сез — батырлар»
Бу сүзләр алыг барып җиткәч, күпләрнең күзләренә яшь килә. Фәнизә апа өчен ул егетләр күптән чит кешеләр түгел инде.
— Алар барысы да үз балаларым кебек, — ди ул.
Аның тирәсенә ярдәмчеләр дә җыела. Римма Гайфуллина, Фоат Гайфуллин, Лиана Гайфуллина, Татьяна, Рәсимә, Гөлфия ханымнар... Кемдер яшелчә китерә, кемдер пакетлар әзерли, кемдер сохари киптерә. Фәнис Мостафин исә окоп шәмнәре белән мәшгуль. Консерв банкалары, картон, парафин... Бер караганда гади генә әйберләр. Әмма яу кырында ул шәмнәр -тормыш чыганагы.
— Утын юк анда, — ди Фәнизә апа. — Окоп шәмнәре белән җылыналар, кием киптерәләр, аш пешерәләр.
Ул үзе дә алгы сызыкка барып кайткан. Андагы салкынны, мәхшәрне, тынгысыз төннәрен үз күзләре белән күргән. Шул сәфәрдән соң Фәнизә апа йон юрганнар җыюны башлап җибәрә. Аннары буржуйка мичләре кирәк була. Бу эштә Чаллыдагы һөнәри көллият коллективы ярдәм итә. Остаханәләрдә ясалган мичләр фронтка китә.
Фәнизә апаның фатирында бүген тәүлек буе сигез-тугыз киптергеч эшли. Духовка, плитә, ваклагычлар туктап тормый. Электр өчен түләүләр арта, су чыгымы күбәя.
— Бөтен пенсиям шунда китә, — ди ул тыныч кына. — Әмма зарланмыйм. Егетләргә күпкә авыррак.
Чаллы волонтерлары арасында Фәнизә Нәгыймованы күпләр «ут кебек хатын» дип атый. Чөнки ул бер урында тик тора белми. Кемгәдер ярдәм кирәк икән — ул инде юлда.
Тукай һәм Зәй районнары фермерлары белән дә элемтә урнаштыралар. Артык калган яшелчәләрне волонтерларга китерәләр. Берәүләр акча күчерә, икенчеләр банкалар җыя, өченчеләр чәй өчен кипкән алма кабыклары алып килә.
Социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр эшли: «Поддержим наших», «Челны СВОих не бросают». Анда көн саен хәбәрләр килә: «Ашлар килеп җитте», «Рәхмәт, апалар», «Өй тәме килде». Менә шул хәбәрләр аларга яңадан көч бирә.
Фәнизә апа фронттагы егетләр өчен хәтта крем-бал да ясый. Балны махсус аппаратта әйләндерәләр, аңа кипкән җиләк-җимешләр кушалар. Солдатлар аны аеруча ярата икән.
— Өй тәме бит ул, — ди ул.
Кайвакыт төн уртасында да телефон шалтырый.
— «Апа, ашларыгыз өчен рәхмәт», — диләр.
Шуннан соң йокы кача инде. Тагын аш-су бүлмәсенә чыгып, чираттагы партияне әзерли башлый. Чөнки коры ашлар - гади аш кына түгел. Бу әни кула аша үткән, һәр пакет эчендә туган йорт җылысы, догалар, күз яше, өмет бар.
Фәнизә апаның иң зур теләге дә бик гадии: «Берүк исән-сау кайтсыннар иде».
Һәм тагын эшенә керешә. Кулында чираттагы кипкән яшелчә пакеты. Өстәлдә алгы сызыктагы егетләргә мәктәп укучылары язган хатлар.
Тәрәзә артында төн. Әмма бу йортта ут әле сүнмәячәк. Чөнки яу кырында кемдер алар җибәргән ашны көтә. Ә Фәнизә Нәгыймова кебек кешеләр булган җирдә өмет тә яши. Тынычлыкка ышаныч та, кешелек җылысы да.







Комментарийлар