Марсель мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Армиядән дә яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Әмма язмышы башка борылыш ала. Эпилепсия белән авырый башлый, шул өянәктән үлеп тә китә. Төп йортта гаиләсе белән яшәүче Гөлфия апасы көтү куарга чыгып киткәндә йоклап калган була, керсә, өянәге башланып ялгыш чигәсен бәрә, идәндә яткан килеш үлеп китә. Бер малае кала. “Энекәшләремне әле дә авылдашлар хөрмәт белән искә ала. Аеруча Маратны юксыналар. Кайсы гына авылга барсам да, Марат булса бу көйне рәхәтләнеп уйнар иде”, – диләр.
Биш кыз калганнар. Бишесе дә гаиләле. Бер кыз туганнары төп йортта Яшел Үзән районының Олы Яке авылында гаиләсе белән яши. Өч кыз Казанда. Берсе яман чир белән көрәшә. Гөлнур ханым үзе Яшел Үзән районының Олы Ключи авылында гомер итә. Ире Фәрит белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде 5 оныкның дәү әнисе белән дәү әтисе булганнар. “Оныкчыбыз да бар, аңа күптән түгел җиде ай булды”, – ди Гөлнур ханым.
Кулларыннан гөл тама
Казанда ипи заводында бригадир булып эшләүче Гөлнур Әлки районы Иске Салман авылыннан килгән Дамирәне эшкә өйрәтә. Авылына кайткан саен Дамирә әнисенә бригадир кыз Гөлнур турында сөйли. Өйдәгеләре бу кызны кунакка чакыралар. Әллә ничә тапкыр чакыргач, яхшы түгел дип Гөлнур кайтырга була.
Бу вакытта Дамирәнең икенче буын туганы Фәритнең армиядән генә кайткан вакытлары. Яшьләр бер-берсен ошатышып аралаша башлыйлар. 4 ел очрашалар. 1985 елда өйләнешәләр. Егет Казанга күченеп килә. Инде менә 41 ел бергә гомер итәләр. Олы кызларына 1,5 яшь булганда 1987 елда Олы Ключи авылына кайтып төпләнәләр.
Гөлнур Казанда торганда башта ипи заводында эшли, рәсеме мактау таныклыгында тора, эшен яратса да, сәламәтлеге аркасында китәргә мәҗбүр була. Йөрәк кимчелеге (парок сердце) белән туган Гөлнурга табиблар төнге эшләрдә эшләмәскә киңәш итә. Өянәкләре үзен сиздерә башлагач, эштән китәргә карар кыла. Гариза язып кергәч, рәсемең мактау тактасында тора, мондый эшне тагын каян табасың, диләр. Гөлнур туганнан соң, әнисенә бу кызның исән калуы икеле, бөтенесенә дә әзер булып торыгыз, яшәп калса да, 18 яшенә кадәр генә яшәр, диләр. “Аллага шөкер, 65 яшемә җиттем”, – ди Гөлнур апа.
Ипи заводыннан соң, “Аромат” фабрикасына урнаша. Анда да 5,5 ел бригадир булып эшли. Беренче баласын тапканнан соң, әнисе үзе янына якынрак җиргә, Ключи авылына кайтырга киңәш итә. “Фатирлы да булырсыз, бер тирәдә булгач, яшәргә дә җиңелрәк булыр”, – ди. Аларның икесен дә совхозга эшкә алалар, өй салып чыгалар. Берникадәр вакытта соң Фәрит абыйны директор йөртергә куялар, лаеклы ялга чыкканчы шофер булып эшли. Гөлнур апа башта кафеда, аннан ашханәгә мөдир була.
Аннан “Майский” хуҗалыгына эшкә китә. Дөресрәге, кодагыена булышырга барган җиреннән эшне ут уйнаткан ханымны җитәкчелек эшкә чакыра. Кодагые башта икеләнеп кала. “Ашханә мөдире булып эшли, монда килмәс, әйтеп карармын,” – дип җавап бирә. Шулай да кодагые белән сөйләшә. “Кодагый, җитәкчелек сине эшкә чакыра, безгә читтән кеше алмыйлар, хезмәт хакыбыз яхшы, 18 мең алабыз, син 5 меңгә эшләп йөрисең, бәлкем ризалашырсың”, – ди. Гөлнур апа өч сәгать вакыт бир, дигән сүзне әйтә. Эшкә керергә карар кыла. Бер елдан соң аны звено җитәкчесе итеп куялар. 11 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Әле тагын эшләгән булыр иде, балалары туктата. Акча җитмәсә үзебез ярдәм итәбез, сәламәтлегеңне уйла, диләр.
Тик утырасы килми
Эштән туктый. Әмма эшләп өйрәнгән куллар эш сорый. Интернетта казынып, чәчәкләр ясарга өйрәнә. Башта мәрҗәннәрдән ясый, аннан соң изолоннан ясап булганын белеп әлеге эшкә алына. Икешәр букет чәчәк ясаган көннәре дә бар. Ә аны ясау бер длә җиңел түгел, сырларына кадәр ясап утырырга кирәк. Миңа 4-5 сәгать йокы җитә, ди ул.
– Безнең әни кул эшләренә бик оста иде, – ди Гөлнур апа. – Аның осталыгы миңа да күчкәндер. Пешерергә дә оста булды, авылда узган туйларга әзерләшергә чакыралар иде. Без үсә төшкәч безне дә үзенә ияртте, өстәл әзерләргә шул вакытта ук өйрәндем.
Гөлнур апа хәзер дә ут уйната. Кайда гына кунакта булмасын, өстәл әзерләүне аңа ышанып тапшыралар. Ураза айларында мәчеттә авыз ачтыруларны ул башлап йөри. “Гөлнур булган җирдә тәртип”, – диләр аны яхшы белүчеләр.
Чәчәкләр дөньясына кереп китеп, аралашырга яратучы Гөлнур үзенә тагын да күп якын дуслар тапкан. Бүген аның чәчәк дуслары бөтен республика буенча таралган. “Чәчәкләрем дусларыма иң шәп бүләкләрем”, – дип әйтергә ярата Гөлнур апа.
Өстәвенә бик оста бакчачы да, җырчы да. Аны кайларга гына кунакка чакырмыйлар. Төрле авылларда концертларда чыгыш ясый, ярышларда катнашып урыннар ала. Арча районы авылларына кадәр бара. Билгеле, буш кул белән түгел, чәчәкләр белән. Мәдәният йортлары аның чәчәкләре белән бизәлгән. “Мәдәният хезмәткәрләренең дә хәлләренә керергә кирәк. Бөтен кеше дә йөрергә яратмый, мин исә кеше гозерен кире кагарга яратмыйм. Аллаһ Тәгалә исәнлегебезне биреп торганда йөреп торырга язсын. Чакырып торганда йөреп торам”, – дип көлә Гөлнур ханым.
Шигырьләр, бәетләр дә яза. Киноларга да төшкән әле ул. “Илһам” сериалында да төшеп йөргән көннәре. “Ай булмаса йолдыз бар” фильмын да аларның бакчасында узган. Күңеле һәркем өчен ачык аның. “Аллаһы Тәгалә миңа яхшы кешеләр белән очраштырып кына тора”, – дип тормышына шөкер итеп яши ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар