Сабан туе якынлаша. Көрәшчеләр өчен дә “урак өсте” бу. Көрәшеп кенә җитеш. Республика авылларында һәм район үзәкләрендә Сабантуй 6-7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә, ә Казанда 20 июньгә планлаштырылган.
Спортчылардан кайсы Сабан туйларына барырга уйлаулары турында белештек.
Узган ел Чаллы Сабан туенда абсолют батыр булган Азат Гәбдрәшитов быел да Чаллы Сабан туенда катнашырга уйлый. “Кайсына җитешәм инде, иң мөһиме – үземнең район Актаныш, аннан Чаллы һәм Казан Сабан туйлары”, – ди. Азат әзерлеген яхшы бәяли, травмалары да юк. Монысы инде көндәшләр колагына. “Быел, Аллаһ боерса, Казан Сабан туен да барып җиңәсе килә. Кайсы Сабантуйга барыйм икән дип сайланып утырган юк. Кемдер үзе чакыра. Яхшы гына бүләкләр дә куялар”, – ди Азат.
Күптән түгел генә 19нчы машинасын откан Зәй көрәшчесе Радик Сәләхов, гадәттәгечә, Зәй Сабан туенда бил алышачак. Чаллы һәм Казан Сабан туйларында катнашырга планлаштыруын әйтте. Федераль Сабан туйлар буенча әлегә төгәл җавап юк. “Бер федераль Сабан туй дөнья чемпионаты белән туры килә бугай. Билгеле, дөнья чемпионатына өстенлек”, – диде. Радик әзерлеген яхшы бәяли. “Ничек бар шулай. Һәр сезонга ныклап әзерләнергә тырышабыз. Аллаһка шөкер, узган елгы сезон да нәтиҗәле булды. Быел да 130 килограммда көрәшәм. Яңа авырлык категорияләре керсә, киләчәктә авырлыкны киметергә туры килер”, – ди Радик.
Чаллы көрәшчесе Эльдар Хәмитов та Сабан туй сезонына әзерләнә. “Әзерләнәбез инде. Әмма әзерлекне келәмгә чыкмыйча гына бәяләп булмый. Болай әзер кебек, ә чынбарлыкта, бик үк әзер булмаганлыгың ачыкланырга мөмкин. Келәмгә чыккач, барысы да күренә. Җитди травмалар юк. Сабан туйларны бик сайлап тормыйбыз инде. Кая кертәләр, шунда барабыз. Чаллы һәм Казан Сабан туйларына әзерләнәм”, – диде Эльдар.
Илназ Димиев Лаеш, Чаллы, Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы Сабан туе һәм Питрауда көрәшергә планлаштыра. Илназ да яхшы формада. “Тренировкаларны калдырмыйм. Травмалар юк”, – ди. Ә Сабан туен сайлауга төрле яктан карый. “Көне, вакыты, үлчәү авырлыкларына карыйм. Көндәшләр һәм бүләкне дә исәпкә алам. Кайвакыт өйдә гаиләм белән бергә булуны өстен күрәм”, – ди.
Булат Мусин, гадәттәгечә, барлык кәртләрне алдан ачып салмау яклы, шуңа көндәшләренә сюрприз булыр, бәлки. “Кайсына өлгерәм шунда барырга исәп. Әзерлек, тулаем, Аллаһка шөкер. Соңгы ярышлар бик авыр узды. “Төзәлеп” беттем бугай. Бераз кыенлыклар булган иде. Казан Сабан туенда көрәшәсе килә”, – ди ул.
Узган ел Казан Сабан туенда абсолют батыр калган Ильмир Төхвәтуллин быел кайсы Сабан туйда чыгыш ясавын төгәл әйтмәде. “Аның турында уйлаган юк. Рәсми ярышларда чыгыш ясамагач, Сабан туенда көрәшәсе килә, әлбәттә. Тренер әйтмешли, ул үз-үзеңә бәя бирү, тынычландыру өчен кирәк”, – ди. Рәсми ярышларда катнашмавын тренерлык эшенә ныклап алынуы белән аңлатты. “Ярышларда егетләргә ярдәм кирәк. Ә үзең дә көрәшсәң, әзерлек икеләтә югары булырга тиеш”, – ди ул. Сүз уңаеннан, узган ел Ильмир Төхвәтуллин үзенең беренче машинасын откан икән.
Шулай ук рәсми ярышларда чыгыш ясамаучы спортчы Раил Нургалиев Теләче, Казан Сабан туйларын күздә тота. Бәлки, Чаллы да булыр әле. “Әзерлек ярыйсы, барыбер яшь барганы сизелә. Көрәшәсен көрәштек. Шулай да җиңсәң, сөенәсең инде. Казан Сабан туенда көрәш быел киеренкерәк булачак. Миңгәргә ярышка барганнар Сабан туйны калдыра иде. Быел күбесе Казанга килер дип уйлыйм”, – диде ул.
Көрәшче Ранис Гыйләҗетдиновның сөенечле хәбәре бар. Ул сөйгәненә тәкъдим ясаган. “Башта тәкъдимне Дубайда ясармын дип уйлаган идем. Аннан инде Мисырга тукталдым. Пирамидаларны күреп, хыялымны чынга ашырдым һәм сөйгәнемә тәкъдим дә ясадым”, – ди Ранис. Менә шундый романтик адым, афәрин! Ранис та Казан һәм Чаллы Сабан туйларында катнашырга тели. “Казан Сабан туе булганда без гел Миңгәргә бара идек. Быел вакыты күчте, шуңа Сабан туенда көндәшлек көчлерәк булыр дип уйлыйм”, – ди ул. Ранис Гыйләҗетдинов авырлыгын киметү турында да әйтте. “Бераз кан басымы белән проблемалар килеп чыкты. 8 килограммга ябыктым, дөрес тукланам. Алга таба күренер, бәлки, авырлык категориясен дә үзгәртермен”, – ди.
Быел көрәшчеләрдән оештыру ягыннан иң яхшы Сабан туен да билгеләп үтәргә сорадык. Күпчелек Чаллы Сабан туен мактады. Барлык спортчыларга да уңышлар телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар