Марат Садыйков: Пандемия тормышны үзгәртте
15 августтан йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы ачылыр дип көтелә. Ведомство башлыгы Марат Садыйков белдергәнчә, без һәрчак әзер булырга кирәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
15 августтан йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы ачылыр дип көтелә. Ведомство башлыгы Марат Садыйков белдергәнчә, без һәрчак әзер булырга кирәк.
- Соңгы ун елда яңа инфекцияләр, яңа эпидемияләр гел барлыкка килеп тора. Сүз уңаеннан, кешеләрне коронавируска тикшергәндә, компьютер томгорафиясе ясаган вакытта туберкулез, үпкәдәге яман шешне башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкин булды. Коронавирус безнең психологияне тулысынча үзгәртте. Яңа чынбарлыкны күрсәтте. Вирусны кисәтү өчен кулларны гел юып йөрү гадәткә керде. Бу үз чиратында эчәк инфекцияләре авыруларын киметергә ярдәм итте. Үзебезгә зур сабак алдык. Ничә ел эшләп беренче тапкыр мондый хәл белән очраштык. Вируслар очрап тора анысы. Тик мондый масштабта, икътисади кризиска китергәне беренче тапкыр. Үзеңне сакларга,гаиләңә, якыннарыңа карата игътибарлы булырга кирәклегенә тагын бер кат аңладык. Барлык коллегаларыма сабырлык, түземлек телим, — диде Марат Садыйков.
Коронавирус белән авыручы табибларның эшләре җиңел түгел. Махсус тулай торакта, өйләренә кайтмый, гаиләсен күрми эшләүче хезмәткәрләр бар. Коронавируслы авырулар белән эшли торган хастаханәдә барлык саклану чаралары җитди күрелә. Ә менә коронавируслы булмаган медицина учреждениеләрендә авыру йоктыру куркынычы зуррак. Шул рәвешле Чаллыда Спид үзәктә вируслы хезмәткәрләр теркәлде. «Кызганыч, бер коллегабызны югалттык. Анда инфаркт булганы ачыкланды. Бүген коронавирус белән авырулы 400гә якын медицина хезмәткәре исәпләнә», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
Комментарийлар