16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Чын, аңлы патриотизм нигезләре гаиләдә һәм мәктәптә салына»

16-28 февраль көннәрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узачак.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Чын, аңлы патриотизм нигезләре гаиләдә һәм мәктәптә салына»

16-28 февраль көннәрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узачак.

Быел бу проект республикабызда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланачак. Дәрес темасы бик тә яңгырашлы – «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!»

Ел да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәресне үткәрүче тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары белән күрешеп, проектка старт бирә. Бу юлы да Дәүләт Советы бинасында традицион очрашу узды.

Дәүләт Советы рәисе илебез тарихының һәр чорында югары каһарманлык үрнәкләре булуын, аларның күп буыннар өчен әхлакый ориентир булып хезмәт итүен ассызыклады. Бүген, махсус хәрби операция барышында да, хәрби хезмәткәрләр Ватанга хезмәт итү традицияләрен намус һәм батырлык белән дәвам итә.

–Республикабызның каһарманлык тарихы бары тик хәрби батырлык белән генә түгел, ә сәнәгатьтә, фәндә, төзелештә, авыл хуҗалыгында, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдәге фидакарь хезмәт белән дә язылган. Моның ачык дәлиле – Ватан Геройларының мактаулы исемлеге. Татарстанда әлеге исемлеккә мәңгелеккә 439 геройның исеме кертелгән, шуларның 353е – Советлар Союзы Герое, 51е — Дан орденының тулы кавалеры, 35е – Россия Федерациясе Герое, аларның 16сы бүгенге көндә исән. Махсус хәрби операция барышында Россия Герое исеме 17 хәрби хезмәткәргә бирелде, шуларның сигезенә – вафат булганнан соң. Моннан тыш, Татарстанда Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары да яши, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе искәртеп киткәнчә, Казан һәм Зеленодольск шәһәрләре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә ия. Хәзерге вакытта әлеге исемне тагын дүрт шәһәргә – Кукмара, Чистай, Алабуга һәм Бөгелмәгә бирү буенча эш алып барыла. Республикада 27 предприятие «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән исемгә лаек булган.

Чыгышында Дәүләт Советы Рәисе педагогларга аерым мөрәҗәгать итеп, аларның үзенчәлекле миссиясен ассызыклады. 

–Нәкъ менә гаиләдә һәм мәктәптә чын, аңлы патриотизм нигезләре салына – хезмәтне һәм законны хөрмәт итү, туган телне һәм мәдәниятне саклау, Ватанның казанышлары, аны яклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы белән горурлану. Бу изге эшкә Парламент дәресләре дә зур өлеш кертә, – дип ассызыклады ул.

Үсеп килүче буын белән эшләү һәм белем бирү мәсьәләләренең федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә өстенлекле юнәлеш булуы шиксез. Җәмгыять һәм дәүләт алдында торган бурыч – яшьләрнең чын гражданнар, үз иленең патриотлары булып үсүе өчен шартлар тудыру. Укытучыларга бу эшкә махсус хәрби операциядә катнашучыларны, гуманитар миссияләр башкаручы волонтёрларны киңрәк җәлеп итү, шулай ук социаль челтәрләр һәм заманча цифрлы технологияләр мөмкинлекләрен актив куллану бурычы куелды. 

Парламент дәресләре республика мәктәпләрендә 2009 елдан башлап, быел унсигезенче тапкыр оештырылачак. Әлеге проект – укучыларда сәяси-хокукый культураны һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән нәтиҗәле патриотик тәрбия чарасы.

–Дәресләрнең берсе дә бушка үтмәячәк, аларның барысы да илебезгә, җиребезгә, дәүләтебезгә, туганнарыбызга, әти-әниләребезгә хөрмәт тәрбияләү максатын күздә тота. Яшьләребезнең илебезне яратып, алга таба шушы илнең тулы хокуклы гражданнары булып, илебезгә хезмәт итүен телибез. Шуңа күрә патриотлык, гражданлык, гомумкыйммәтләр мәсьәләсе «Парламент дәресе» кысаларында гына түгел, эшебездә һәрдаим «кызыл җеп» булып сузылырга тиеш, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән минстры Илсур Һадиуллин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading