16+

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүе турында хәбәр итте

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен тапшыра.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен тапшыра.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең постыннан китәсен хәбәр итте. Спикер вазифасын ул 1998 елдан бирле башкарды. Үзенең чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин, минем тормышымда яңа этап башлана, әмма мин иҗтимагый эштән китмим, яңа сыйфатта башкарачакмын, диде ул.

Үзенең чыгышында ул: «Гади булмаган карар кабул иттем: депутат һәм Татарстан Республикасы парламенты Рәисенең вәкаләтләрен туктату турында рәсми рәвештә белдерәм. Бу уйланылган карар. Сәясәттә, теләсә кайсы өлкәдәге кебек үк, дәвамчылык булырга тиеш”, - дип белдерде ул. Депутатлар парламент башлыгы карарын хуплады.

"Бүгенге утырышның минем өчен аерым бер үзенчәлеге бар. Парламент рулендә узган 30 ел минем өчен зур җаваплылык, киеренке эш чоры булды, шул ук вакытта безнең парламент, республикабыз өчен горурлык хисләре белән тулы вакыт булды, – дип, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, депутатларга рәхмәтен белдерде.

“Тормышымда яңа этап башлана, ләкин мин иҗтимагый эшчәнлек белән саубуллашмыйм. Мин Татарстан патриоты булып калам, аның үсешенә киләчәктә дә, башка сыйфатта булса да, үз өлешемне кертергә әзермен. Ышанам: Дәүләт Советы алынган курсны саклаячак һәм нәтиҗәле эшләвен дәвам итәчәк. Республика алдында торган бурычлар күп”, - диде ул сүзен йомгаклап.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп Марат Готыф улы Әхмәтов сайланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading