16+

Яңа министрлар билгеләнде: күбесе үз постында калды

Республика хөкүмәтенең яңа составы расланды.

Яңа министрлар билгеләнде: күбесе үз постында калды

Республика хөкүмәтенең яңа составы расланды.

Татарстан Рәисе Миңнеханов республика министрларын билгеләү турындагы указларга кул куйды. Документлардан күренгәнчә, хөкүмәт составы үзгәрмәгән диярлек. Цифрлы үсеш һәм сәламәтлек саклау министрлыклары җитәкчеләренең исемнәре соңрак билгеле булачак.

Татарстаннан Лисичанск кураторы булып торган Фәнил Әһлиуллин кабат Җир һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе вазифасын башкарачак. 2019-2024 елларда ул шушы ук ведомствоның министры булган иде. 2024 елда Фәнил Әһлиуллинга Лисичанск кураторы вазифасы йөкләнелде. Ә аның урынына Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров килде. Әһлиуллин янәдән үз урынына кайтты, ә Азат Кадыйров яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковны алыштырды. Соңгысы берничә көн алдан Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Ул хәзер Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренең кураторы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының министрлык вазифаларын биләмәгән кайбер әгъзаларын да кабат билгеләде. Алар да үз вазифаларында калдылар: Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе – Талия Миңнуллина; «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе – Айдар Сәлимгәрәев; Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе – Гөлнара Габдрахманова; Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе – Федор Батков; Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе – Марат Зиатдинов; Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе – Сергей Иванов; Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Тимур Галиев; Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе – Эльвира Әхмәтова.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының уникенче утырышында билгеле булганча, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аның тугыз урынбасары үз вазифаларын саклап калды:
– беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин,
– вице-премьер — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров,
–  вице-премьер Васил Шәйхразыев,
– вице-премьер Ләйлә Фазлыева,
– вице-премьер Роман Шәйхетдинов,
– вице-премьер – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин
– вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко,
– вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,
– вице-премьер – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министрлар исемлеге:
финанслар министры – Марат Фәйзрахманов
юстиция министры – Рөстәм Заһидуллин 
мәгариф министры – Илсур Һадиуллин
мәдәният министры – Ирада Әюпова
экология министры – Александр Шадриков
социаль яклау министры –  Эльмира Зарипова
төзелеш министры – Марат Айзатуллин
транспорт министры – Фәрит Хәнифов 
урман хуҗалыгы министры – Равил Кузюров
спорт министры – Владимир Леонов
җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры – Фәнил Әһлиуллин
яшьләр эшләре министры – Азат Кадыйров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading