Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында узган «Туган Тел Фест — 2026» республика конкурсына йомгак ясалды.
Быел фестиваль яңа форматта — һөнәри конкурс-премия рәвешендә үткәрелде.
«Туган Тел Фест» дүртенче ел рәттән татар телен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга заманча һәм кызыклы алымнар белән өйрәтүче педагогларны берләштерә. Дүрт ел эчендә фестивальдә 1500дән артык кеше катнашкан. Быел конкурска 73 гариза килгән, жюри шулар арасыннан 15 финалистны сайлап алган.
Финалистларны һәм катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
Ул педагогларның хезмәте зур сабырлык һәм рухи көч таләп итүен билгеләп үтте
«Балалар — безнең киләчәгебез. Сезнең хезмәтегез бик кирәк. Безнең максат — һәрберегезнең сайлаган һөнәренең кирәклеген аңлап, киләчәктә дә яратып эшләвенә көч бирү», — диде Марат Әхмәтов.
Бүләкләү тантанасы алдыннан ул конкурс финалистларының проектлары белән танышты. Педагоглар татар телен өйрәтүдә уеннар, цифрлы технологияләр, музыка һәм башка иҗади алымнарны ничек кулланулары турында сөйләде.
«Барлык проектлар да әһәмиятле. Киләчәктә бу тәҗрибәләр республикабызның һәр балалар бакчасына барып җитәргә тиеш», — дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да мәктәпкәчә белем бирү педагогларына рәхмәт белдерде.
«Телләре дә ачылмаган балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү — зур сәнгать», — диде министр.
Быел конкурс биш номинациядә уздырылды. Алар арасында «Үстерүче предмет-пространство мохите», «Телне уен аша өйрәнү», «Татар музыкаль әсәрләрен балаларга тел өйрәтүдә нәтиҗәле форматта куллану», «Тел укытуда цифрлы технологияләр куллану» һәм «Блогер-педагог», «Милли чара остасы» номинацияләре бар.

Җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды
Беренче урын өчен — 50 мең сум, икенче урынга — 30 мең, өченче урынга 20 мең сум.
«Бала-Сити» мультилингваль халыкара балалар бакчалары челтәренә һәм мәктәбенә нигез салучы, фәнни җитәкче Альбина Насыйрова билгеләп үткәнчә, фестиваль педагогларга үз тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм коллегаларының уңышлы методик алымнарын үз эшендә куллану мөмкинлеге бирә.
«Безнең фестивальгә татар телен өйрәтүдә креатив алымнар кулланып эшләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр җыелды. Фестиваль тәҗрибә уртаклашырга, яңа проектлар һәм методикалар күрсәтергә, аларны үз уку йортларыңа алып кайтып, практикада кулланырга мөмкинлек бирә», — диде ул.

Фестиваль кысаларында шулай ук мастер-класслар, методик ачык дәресләр, осталык сессияләре һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары үткәрелде.
«Туган Тел Фест» Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Бала-Сити» балалар бакчалары челтәре ярдәме белән оештырылды.
Фестивальнең төп максаты — татар телен балаларга заманча, кызыклы һәм нәтиҗәле итеп өйрәтүче педагогларга ярдәм итү, уңышлы методик тәҗрибәләрне тарату һәм мәктәпкәчә белем бирүдә милли-мәдәни кыйммәтләрне саклау.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар