16+

Ноябрьдән нинди законнар үз көченә керәчәк?

Гражданнардан салым бурычларын судтан тыш түлләттерәчәкләр, ә сим-карталарны контрольдә тоту тагын да кырысланачак.

Ноябрьдән нинди законнар үз көченә керәчәк?

Гражданнардан салым бурычларын судтан тыш түлләттерәчәкләр, ә сим-карталарны контрольдә тоту тагын да кырысланачак.

1 ноябрьдән гражданнар авиациясе самолетлары экипажлары әгъзаларының һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренең пенсияләренә өстәмә түләүләр көтелә.

Закон буенча түләүләр күләме елына дүрт тапкыр үзгәртелә: 1 февральдә, 1 майда, 1 августта һәм 1 ноябрьдә. Пенсиягә өстәмә һәр кешегә индивидуаль. Ул өстәмә түләүгә хокук бирә торган уртача айлык хезмәт хакы һәм эш стажына бәйле.

Ноябрьдән гражданнардан салымнар буенча бурычларны түләтү җиңелрәк булачак. Салымнар, җыемнар, штрафлар, иминият кертемнәре, пени һәм процентлар гражданнардан судтан тыш түләттерәчәкләр. Бу хактагы карарны россиялеләргә "Дәүләт хезмәте" порталында яки почтадан заказлы хат аша җибәрәчәкләр.

Документларда сүз бурыч суммасы бер салым счетының тискәре балансыннан артмаган һәм аның күләме турында бәхәс булмаган очраклар турында бара. Әгәр бурычның суммасы турында аңлашылмаучанлык бар икән, проблеманы хәл итүгә суд кушылачак.

Хәзер судтан тыш түләтү процедурасы компанияләр һәм индивидуаль эшкуарлар өчен инде гамәлдә.

Бу айдан башлап 2026 елның 31 августына кадәр Россиядә кулланучылар төргәгендәге ашламаларны маркировкалау буенча эксперимент үткәрәчәкләр. Продукция исемлегенә, аерым алганда, нитратлар һәм калий фосфатлары, ике яки өч туклыклы элемент: азот, фосфор һәм калий булган минераль яки химик ашламалар кергән. Мондый продукцияне җитештерүчеләр, импортерлар һәм сатучылар тәҗрибәдә ирекле нигездә катнашачак. Моның өчен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына гариза бирергә кирәк булачак.

 

1 ноябрьдән операторлар абонентлар һәм корпоратив кулланучылар — Россия гражданнары, шулай ук сим-карталар саны турында мәгълүматлар тикшерүен узмаган абонент номерлары өчен элемтә хезмәтләре күрсәтә алмаячак.

Быелның 1 апреленнән элемтә хезмәтләре күрсәтү турындагы килешү төзү һәм сим-карта алу өчен паспортны күрсәтергә кирәк, шулай ук Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы, Бердәм биометрик система кулланып яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гына алырга мөмкин.

Килешү төзелгәннән соң элемтә операторы абонент яки корпоратив кулланучы турындагы мәгълүматның дөреслеген тикшерергә тиеш. Шундый ук процедураларны 1 апрельдән иртәрәк килешү төзегән клиентларга карата да үткәрү каралган.

24 ноябрьдән нотариус варисларны мәрхүм туганының бурычлары турында кисәтәчәк. Мирас кагыйдәләре Гражданнар кодексында билгеләнгән. Мөлкәтне васыять, мирас килешүе буенча тапшыралар, ә андый документлар булмаса, туганнар үз өлешен чираты буенча ала. Россиядә варисларның сигез чираты. Мәсәлән, беренчесенә ир-хатын, балалар һәм ата-аналар, ә сигезенчесенә – мәрхүм белән бергә яшәгән хезмәткә яраксыз иждивенецлар карый. Васыятьнамәдә варис башка чиратны да күрсәтергә яки бер кешегә мирасны билгеләргә мөмкин, туганына мәҗбүри түгел.

Шул ук вакытта бу кешеләрнең барысы да мирастан баш тартырга мөмкин. Милек яки акча алу файдалы булмаска мөмкин, чөнки алар белән бергә бурычларны тапшыралар. Мәрхүмнең түләнмәгән кредитлары юкмы икәнлеген аңлар өчен, нотариуслар аның кредит тарихын соратып ала алачак.

26 ноябрьдән дәүләт авиациясе куркынычсызрак булачак. Һава кодексында дәүләт авиациясе төшенчәсен ачыклаячаклар. Аңа башкарма хакимият федераль органнары, Тикшерү комитеты, "Роскосмос" дәүләт корпорациясе һәм гражданлык самолетларын дәүләт функцияләрен үтәү һәм дәүләт бурычларын хәл итү өчен куллана торган башка оешмалар файдалана торган авиацияне кертәчәкләр.

Элек мондый нормалар закон тарафыннан гражданлык авиациясенә карата гына билгеләнгән булган, дәүләт авиациясенә карата шундый ук нормалар булмаган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading