16+

Рөстәм Миңнеханов: «Бердәмлегебез — илебезнең иң зур байлыгы»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көнен буыннар дәвамчанлыгы, туган ил тарихына хөрмәт һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы дип атады.

Рөстәм Миңнеханов: «Бердәмлегебез — илебезнең иң зур байлыгы»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көнен буыннар дәвамчанлыгы, туган ил тарихына хөрмәт һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы дип атады.

Бу хакта ул Казанда узган «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында сөйләде.

Тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Анда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Герое Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

раис. фото раис рт

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия халыклары бердәмлеге елында бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Бүген җәмгыятьнең татулыгы һәм үзара аңлашуы аеруча мөһим.

— Без Россия җәмгыятенә бүленеш кертергә омтылуларның көчәюен күрәбез. Шул ук вакытта махсус хәрби операция зонасында төрле милләт һәм дин вәкилләре илебез иминлеген тәэмин итү бурычларын бергә үти, — диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче татарстанлыларга рәхмәт белдерде. Гуманитар ярдәм җыюда һәм аны адресатларга җиткерүдә меңләгән кеше катнаша. Бу эшкә милли-мәдәни һәм дини оешмалар да зур өлеш кертә.

Республика җитәкчесе җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклауда дәүләт органнары, җирле үзидарә, иҗтимагый оешмалар, традицион дин вәкилләре, галимнәр, педагоглар һәм мәдәният эшлеклеләренең хезмәттәшлеге мөһим роль уйнавын ассызыклады.

Аның сүзләренчә, республикада милли мәдәниятләрне үстерүгә, иҗат коллективларына ярдәм итүгә, яшь талантларны барлауга һәм яңа социаль проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә. Боларның барысы да халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга хезмәт итә.

Гала-концерт кысаларында «Безнең йорт — Татарстан» фестиваленә дә нәтиҗә ясалды. Рөстәм Миңнеханов чараның халыкларның туган мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм тарихи тамырларына хөрмәт тәрбияләүдәге әһәмиятен билгеләп үтте. Ул фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Чараның тантаналы өлешендә республика халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук Татарстанның ун иҗат коллективы республика Рәисе исеменнән сертификатлар алды.

Белешмә

«Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты — республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, милли мәдәниятләрне саклау һәм үзара рухи баету.

2014 елдан фестивальнең гала-концерты Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырыла.

2026 елда фестивальдә төрле милләт вәкилләреннән торган 4 меңнән артык кеше катнашты. Сайлап алу турлары 3–20 октябрь көннәрендә Нурлат, Арча, Буа, Казан, Менделеевск, Сарман һәм Лениногорск шәһәрләрендә һәм районнарында узды. Фестиваль республика муниципаль районнарының иҗат коллективларын берләштерде.

раис. фот о раис рт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading