16+

«РОСТКИ» форумы – ике зур державаның төбәкара элемтәләре урнаштырыла торган мәйданчык»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикердә.

«РОСТКИ» форумы – ике зур державаның төбәкара элемтәләре урнаштырыла торган мәйданчык»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикердә.

Өч ел эчендә "РОСТКИ" форумы Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенең иң мөһим мәйданчыкларының берсенә әйләнде, анда төбәкләр һәм провинцияләр арасында элемтәләр урнаштырыла, ә ике бөек державаның совет чорында нигезләнгән яхшы күршелек мөнәсәбәтләре алга таба үсеш өчен ныклы нигезгә һәм яхшы базага ия. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Казан-Экспо" мәйданчыгында "РОСТКИ: Россия һәм Китай - үзара файдалы хезмәттәшлек" III Халыкара форумы кысаларында журналистлар белән әңгәмәсендә белдерде. 

"Ел саен үткәрелә торган вакыйгага әверелгән "РОСТКИ" форумы быел рекордлы катнашучылар санын җәлеп итте – 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 24 территориаль административ бүлекчәсеннән ун меңгә якын төрле тармак вәкиле килде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – мондый киң вәкиллек көн тәртибендә игълан ителгән мәсьәләләрне нәтиҗәле тикшерергә, фикер алышырга мөмкинлек бирде. Актив дискуссия киләчәк хезмәттәшлекнең мөмкин булган күп юнәлешләре тирәсендә барды". 

Быел форумга бизнес һәм эксперт җәмгыяте ягыннан кызыксыну артты, фикер алышуда экспертлар һәм җәмәгать фикере лидерлары актив катнаша, алар партнерлык киләчәге турында үз карашлары белән уртаклашалар, тиз үзгәрүче дөнья шартларында хәзерге җәмгыять алдында торган проблемалар һәм мөмкинлекләр турында фикер алышалар. 

Соңгы елларда Кытай Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Соңгы 5 елда безнең товар әйләнеше 6 тапкырдан артык артты, һәм узган ел нәтиҗәләре буенча ул 24 млрд. юаньга якынлашты (3,3 млрд. АКШ). "Бу зур казаныш, һәм сәүдә әйләнешенең артуы безнең партнерлыкның тотрыклылыгын раслый, – дип басым ясады республика парламенты башлыгы. – Нәкъ менә шундый тыгыз бәйләнеш, дуслык санкцияләр шартларында безгә уртак бурычларны хәл итәргә һәм тотрыклы үсеш максатларына бергәләп ирешергә ярдәм итә". 

Фәрит Мөхәммәтшин ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең төбәк дәрәҗәсенең әһәмиятен аерым ассызыклады. "Без алга таба да дус булачакбыз, елдан-ел хезмәттәшлегебезне ныгытып эшләячәкбез", - дип нәтиҗә ясады Дәүләт Советы Рәисе. 

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин "Вакыт белән сынаган партнерлык: киләчәккә курс" форумының пленар утырышында катнашты. 

Пленар сессия башланыр алдыннан парламент башлыгы Russia China Expo күргәзмәсендә катнашучылар белән аралашты. Мәйданы 10 мең квадрат метр булган күргәзмә экспозициясе сәнәгатьчеләрне, нефть-газ секторы, автомобиль тармагы, IT-сфера һәм башка өлкәләр вәкилләрен берләштерде. Катнашучылар арасында - 68 экспонент, шул исәптән Россия, Кытай, Төркия һәм Кыргызстанның әйдәп баручы предприятиеләре. Аерым мәйданчык кросс-культуралар темасына багышланган.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading