Онкология диспансерында мөһим препаратлар белән тәэмин ителештә вазгыять үзгәрер дигән өмет бар.
Ә менә Алабуга үзәк хастаханәсендә көтелмәгән кунаклар көтелә – Росздравнадзор тикшерү белән чыгарга мөмкин.
Быелның ун аенда Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча территориаль органы халыктан килеп ирешкән 1542 мөрәҗәгатьне караган. Узган елга караганда мөрәҗәгатьләр саны 11 процентка арткан.
– Даруханәләрдә һәм стационарда дарулар булмау, ташламалы рецепт язудан баш тарту, медицина җиһазлары һәм ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре аеруча кискен тора. Республика клиник онкология диспансеры пациентлары иммунотерапия өчен препаратлар белән тиешенчә тәэмин ителмәүдән зарлана. Моннан тыш, гражданнар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, шикәр чиреннән дарулар, канда глюкоза дәрәҗәсен билгеләү өчен тест-полоскалар белән тәэмин итүдә ярдәм сорыйлар, – дип билгеләп үтте Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Владислав Виниченко Татарстан Дәүләт Советы утырышында.
Ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча биш медицина оешмасына 260 кисәтү ясалган. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсендә 83 процент очракта гражданнарның хокуклары торгызылган. Калган очракларда гражданнарга аңлатмалар бирелгән.
Шәхси медицина үсә барганда, Росздравнадзор эшчәнлеге аеруча мөһим. Ни өчен дигәндә, Сәламәтлек саклау министрлыгы үз ведомствосындагы оешмаларга, ягъни дәүләт медицина учреждениеләренә карата гына контроль чаралар уздыру вәкаләтләренә ия. “Шәхси медицина тулысынча безнең күзәтү астында. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикадагы 4 мең медицина оешмасының 1771е генә дәүләтнеке”, – дип ассызыклады докладчы.
Росздравнадзор шулай ук интернет челтәрендә медицина хезмәтләре күрсәтү турындагы мәгълүматларны да күзәтеп бара. Лицензиясез эшчәнлек ачыкланган очракта, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итә.
Күзлек сайлау, пирсинг, перманент татуаж эшләү, теш протезлау, медицина массажы, психиатрия-наркология буенча законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару фактлары ачыкланган.
– Дарулар әйләнешен контрольдә тоту да Росздравнадзорның мөһим юнәлеше булып тора. Сайлап алу контроле кысаларында 2025 елның агымдагы чорына гражданнар әйләнешендә булган дару препаратларының якынча 700 төренең сыйфат экспертизасы оештырылды, ике үрнәк сыйфатсыз дип табылды һәм әйләнештән алынды. Россиядә тарату тыелган мәгълүматны үз эченә алган сайтларны чикләү буенча даими көн саен нигездә эш алып барыла. Соңгы вакытта объектив сәбәпләр буенча Россия фармацевтика базарында кайбер чит ил дару препаратлары булу белән билгеле бер проблемалар бар. Бу уңайдан интернет-сайтларда һәм социаль челтәрләрдә дефицит дарулар сату турында тәкъдимнәр барлыкка килә. Кагыйдә буларак, сатуга теркәлмәгән, тиешенчә клиник сынаулар узмаган башка илләрдә җитештерелгән дарулар тәкъдим ителә. Мондый төрдәге препаратларны куллану гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудыра. Росздравнадзорның карары буенча Роскомнадзор лицензиясез дарулар сатып яткан 2,8 меңнән артык сайтны япты, – дип билгеләп үтте Владислав Виниченко.
Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов докладчыдан ни өчен онкодиспансерның кирәкле препаратларны, аерым алганда, "Пролголимаб"ны вакытында ала алмавы белән кызыксынды. "Әйе, онкодиспансер буенча проблема бар. Без килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча эшләдек. Финанслау белән бәйле кыенлыклар бар, берничә тапкыр прокуратура һәм үзебез профвизитлар белән чыктык. Вазгыять үзгәрер дип өметләнәбез”, – дип җавап бирде Виниченко.
Депутат Руслан Юсупов Алабуга халкы белән очрашуын һәм анда яшәүчеләрнең дарулар белән тәэмин итү буенча зарлары булуын белдереп, Алабуга үзәк хастаханәсенә тикшерү белән чыгуларын сорады.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын тикшерү буенча Росздравнадзорның нинди чаралар күрүе дә кызыксындыра депутатларны. Эдуард Шәрәфиевнең соравына Владислав Виниченко “ведомство медицина ярдәменең сыйфатын һәм хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген ун хисап формасы буенча тикшерә. Махсус хәрби операциядә катнашучылардан өч мөрәҗәгать керде. Барысы буенча да вакытында аңлатма бирелде. Бер кешегә академик Бурденко исемендәге үзәккә юллама бирүдә ярдәм күрсәтелде” дип җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар