Бу хакта Татарстан рРәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумының пленар утырышында белдерде.
Скопировать ссылку
Бу хакта Татарстан рРәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумының пленар утырышында белдерде.
Утырыш эшендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Россия Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, Хубэй провинциясенең Халык сәяси консультатив советы рәисе Сунь Вэй, КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй, Кытай эшкуарларының Россиядәге берлеге рәисе Чжоу Лицюнь һәм башкалар катнашты.
Антон Алиханов билгеләп үткәнчә, күп еллар дәвамында Кытай Россиянең әйдәп баручы тышкы сәүдә партнеры булып тора. "Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнешенең рекордлы күләменә ирешелде - якынча $245 млрд. Россия Кытайның төп сәүдә партнерлары-дәүләтләр рейтингында җиденче урынны алды. Шул ук вакытта безнең товар әйләнеше нисбәтле булуы белән аерылып тора - экспорт һәм импорт үз күләмнәре буенча чагыштырырлык», - дип ассызыклады Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Хезмәттәшлек алып барыла торган өстенлекле тармак юнәлешләре арасында министр гражданлык авиатөзелешен, автомобиль төзелешен, радиоэлектрон сәнәгатен, химия сәнәгатен, металлургия тармакларын аерып күрсәтте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Кытай провинцияләре белән 8 килешүе имзаланган. Быкл Татарстан делегациясе Чунцинда булды, килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше 3,3 млрд доллардан артып китте. Уртак проектларның планлы үсеше күзәтелә.
Республика Рәисе Татарстанда чит ил инвестицияләре структурасында Кытай инвестицияләре өлеше узган елда 80%тан артып китүенә игътибар итте. Иң зур Кытай проекты Чаллыда гамәлгә ашырыла. Узган ел биредә көнкүреш техникасы җитештерү буенча алтынчы завод эшли башлады, ә бүген үз сәнәгать технопаркын булдыру буенча эш алып барыла.
"Безнең республика Кытай Халык Республикасы белән уртак инновацион һәм сәнәгать проектлары портфелен машина төзелешеннән алып IT һәм энергетикада югары технологияләргә кадәр киңәйтә. Уңышлы хезмәттәшлекнең ачык мисалы - "Алабуга" МИЗда 670 мең квадрат метр мәйданда илдә иң эре логистика үзәген эшләтеп җибәрү, анда 500 кеше эшләячәк, шулай ук IT һәм инновацион җитештерүләрдә Кытай компанияләре белән уртак стартаплар", - диде республика Рәисе.
Транспорт-туризм инфраструктурасы үсеш ала. Казан-Шанхай туры авиаэлемтәсе узган ел КХРдан 8 меңнән артык турист кабул итәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук Казаннан Хайнань утравына авиаочышлар башкарыла. Татарстанда Кытай кунаклары өчен махсус җайлаштырылган туризм маршрутлары тәкъдим ителә. Мөһим юнәлеш - гуманитар элемтәләр. "Май аенда бездә беренче тапкыр 50 Россия һәм 38 Кытай университетын берләштергән "Идел-Янцзы" югары уку йортлары ассоциациясенең 8 нче форумы узды. Без ышанычлы рәвештә ил субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингы лидерлары өчлегенә керәбез.
Татарстан - бөтен дөньядан студентлар җәлеп итү ноктасы. Безнең югары уку йортларында 22 меңнән артык чит ил гражданы белем ала, шуларның 2685 е - Кытай студентлары. КФУ һәм КХР партнерлык югары уку йортларының уртак лабораторияләре өстенлекле технологик өлкәләрдә тикшеренүләр үткәрә. Уку барышында Кытай егетләре Татарстанда булдырылган заманча мәгариф, тикшеренү һәм инновацион инфраструктурадан файдалана ала", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Комментарийлар