Шулай ук республика халкы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль берәмлек депутатлары өчен тавыш бирде.
Активлык күрсәттеләр Якынча мәгълүматларга караганда, сайлауларда сайлаучыларның гомуми санының 77,01 проценты катнашкан. Рөстәм Миңнеханов «Казан» гаилә үзәге янында узган «Гаилә белән сайлыйбыз» концертында Татарстан халкына актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хезмәт узучы гражданнар да тавыш бирә алуын белдерде.
– Болар барысы да республикабыз, илебез патриотлары булуыбыз турында сөйли. Республикабыз тагын да матурайсын өчен сезнең һәркайсыгыз үз өлешен кертә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисен сайлаулар бәйрәм мохитендә, оешкан төстә тыныч узды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдергәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе кайнар линиясенә 870 шалтырату килеп ирешкән. «Барысы да мәгълүмати, белешмә характерында. Хәвефле шалтыратулар булмады», – диде ул.
Татарстанлылар актив рәвештә "Мобиль сайлаучы" сервисыннан файдаланган. Шул рәвешле 43 меңнән артык кеше үзенә уңайлы участокны сайлаган. Андрей Кондратьев Татарстанда барлыгы 2752 сайлау участогы эшләгәнен, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында, Казан аэропортында 42 сайлау участогы оештырылганын искәртте.
Республикадан читтә 6 экстрерриториаль участок эшләгән. «Сайлау участокларына килгәннәрнең бәяләмәләренә караганда, бу уңышлы карар булды. Без хәзерге вакытта Мәскәүдә булганнарга сайлау хокукын бирдек. Аларның тавыш бирүне оештыруга карата уңай мөнәсәбәтен күрдек», – диде республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Комментарийлар