Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.
Скопировать ссылку
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.
Кадерле татарстанлылар!
Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Аны без матур өметләр һәм якты ышанычлар белән каршы алабыз, узып баручы ел вакыйгаларын искә төшерәбез, эшебезгә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә ниятләр корабыз.
Җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча инде ун ел дәвамында башкарыла килгән программада каралганча, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру максатында парклар, скверлар һәм елга ярлары тәртипкә китерелде. Быел алты йөз җитмештән артык ишегалды төзекләндерелде. Болар барысы да татарстанлылар күңелләренә шифа алып, ямьле ял итә алсын өчен эшләнде.
Комментарийлар