16+

Татарстан үзенең икътисади куәтләрен Азия илләренә таныштыра

Саммит кысаларында колачлы күргәзмә эшли

Татарстан үзенең икътисади куәтләрен Азия илләренә таныштыра

Саммит кысаларында колачлы күргәзмә эшли

Казанда 17-19 июньнәрдә “Россия-АСЕАН” саммиты була. Әлеге халыкара чара кысаларында “Татарстанда ясалган” Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсе эшли. Ул башкаланың Мәскәү урамындагы “Үзенчәлекле осталар үзәге” (“Центр уникальных мастеров”) җирлегендә оештырылган. Республиканың 100 компаниясе үзенең продукциясе һәм хезмәте белән таныштыра.

– Экспозиция Россия-АСЕАН саммиты программасының бер өлеше. Биредә республиканың сәнәгать, фәнни-технологик, социаль-гуманитар мөмкинлекләре күрсәтелә. Машина төзелеше белән дә, шулай ук кулинария белән дә танышырга була. Хезмәттәшлек килешүләре кабул ителәчәк, – ди ЦУМ директоры Ранко Тепавчевич.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров:”Күргәзмәдә тарихи мирас һәм бүгенге казанышлар ачык гәүдәләндерелгән. Татарстандагы яшьләр сәясәте белән дә таныштырабыз”, – дип фикерләре белән уртаклашты.

Саммит кунакларыннан соң, ягъни, 20 һәм 21 июньнәрдә күргәзмә ишекләре һәр кеше өчен ачык. Республикадагы танылган Казан вертолет заводы, “КАМАЗ”, “Соллерс Алабуга”, “Аурус”, Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе, “ПОЗиС”, “Татнефть” компанияләре, шулай ук кече предприятиеләр эшчәнлеге белән танышырга була. Экспозициянең урамдагы мәйданына 30 берәмлек төрле техника урнаштырылган. Алар арасында: “Ансат-М” вертолетын, “КамАЗ” йөк автомобильләрен, “Атом” электромобилен, автобус, авыл хуҗалыгы техникасын күрергә мөмкин. ЦУМ эчендәге күргәзмә Татарстанның сәнәгать, медицина, мәгълүмат системасы, аграр, фәнни-мәгариф, туристлык юнәлешләрен чагылдыра. 

Татарстанның премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренә караганда, Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлегендә Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе өстенлекле юнәлеш булып тора.

– Әлеге илләрнең делегацияләре безнең республика белән нык кызыксына. Бу югары дәрәҗәдәге визитларда дәлилләнә. Татарстанның компанияләре дә Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлеккә омтыла. Министрлык эзлекле рәвештә Филиппин, Малайзия, Индонезия, Таиланд, Сингапур һәм Вьетнам сәүдә вәкилләре белән очрашулар оештыра. Бу республиканың дистәләгән предприятиеләренә хезмәттәшлек урнаштыру мөмкинлеге бирде, дус илләрнең икътисады нечкәлекләре белән таныштырды, – ди Олег Коробченко.

АСЕАН 1967 елда оештырылган, аңа 11 ил керә. Болар: Бруней, Көнчыгыш Тимор, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин. Казанда 17-19 июньнәрдә узучы юбилей саммит Россия белән АСЕАН мөнәсәбәтләренең 35 еллыгына багышлана.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading