Сәламәтлек торышы 80 процентка үзебезнең яшәү рәвешенә бәйле.
Математиканы “фәннәр патшабикәсе” дип атыйлар. Ә медицинада шундый статуска терапия ия. Ул барлык медицина юнәлешләре арасында иң киң профильлесе. Шуңа күрә терапевт – бөтен дөньяда бик ихтыяҗлы табиб. Пациентлар беренче чиратта ярдәм сорап, нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә. Бу табибның бурычы – барлык диярлек органнар һәм системалар авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм кисәтү. Сәламәт булу серләре турында табиб-терапевт Назлыгөл Насыйрова белән сөйләштек.
- Дөньяда тулысынча сәламәт кеше юк, тикшерелеп бетмәгәннәр генә бар, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
- Сәламәтлек ул – бик киң төшенчә. Сәламәтлек саклау оешмасы биргән аңлатмада ул – физик, социаль һәм психологик яктан тулы иминлек буларак тәкъдим ителә. Шуларның барысын да исәпкә алсаң, чыннан да, 100 процент сәламәт кеше юктыр. Һәрхәлдә, алар бик аз. Хәзер, әйтик, телевизор, компьютер каршында күп утыру, кулдан смартфон төшмәү сәбәпле, начар күрүче кешеләр бик күп. Бу да бит билгеле бер авыру, диагноз. Әмма, минемчә, беренче планда кешенең үз-үзен ничек тоемлавы, үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте.
- Кайбер кешеләр бер туктамый хастаханә идәнен таптый, ә кайберәүләрне, киресенчә, табиблар янына куып та кертеп булмый. Гамәлдә табибка никадәр еш күренергә кирәк соң?
- Чыннан да, ипохондриклар – юк-бардан да зур проблема ясаучылар бар. Без, табибларның бурычы – аларның җитди авырулары юкмы икәнен һәрьяклап тикшерү. Чөнки кешенең борчулары юктан гына булмаска мөмкин. Әгәр дә инде сәламәтлек ягыннан җитешсезлекләр табылмый икән, без аларны тынычландырып җибәрәбез.
Хроник авырулары булганнарга исә, табибларга даими күренеп тору – мөһим шарт. Чөнки чирне контрольдә тотарга, даруларның тәэсирен күзәтеп торырга кирәк.
Ә чирли торып та, табибларга бармаучыларны мин, бөтенләй дә аңлый алмыйм. Шундый үсеш алган медицина була торып, ни өчен бу мөмкинлекләрдән файдаланмаска ди? Бер нәрсәсе авыртмаса да, кешенең яше бара, организмыбызда билгеле бер процесслар уза. Аларны бәяләп торырга кирәк. Диспансеризация юкка гына уйлап табылмаган. Билгеле бер яшькә кадәр ике елга бер табибка күренеп китү соралса, 40 яшьтән соң елына бер тапкыр билгеле бер анализлар җыелмасын тапшырырга кирәк.
- Диспансеризация дигәч тә, күз алдыбызга су буе чиратлар килә бит...
- Чыннан да, чиратлар проблемасы бар. Кеше күп булгач, поликлиникада табиблар да бик якты йөзле түгелдер, елмаеп, колач җәеп каршы да алмыйлардыр. Әмма боларга артык игътибар итмичә, төп максатыңны – тикшеренүне алгы планга куярга кирәк. Әз генә аңлау, түземлек күрсәтеп, җаен табып, тиешле анализларны тапшыру, тиешле табибларны үтү мөһим. Чөнки вакытында табылган чир терелүгә яхшы фаразлар бирергә мөмкинлек бирә. Онкология башлангыч стадиядә табылып, вакытында дәвалау чаралары күрелүе, пациентларга тулысынча савыгырга мөмкинлек биргән очраклар күз алдымда булды.
- Яшь бару белән чирләр үсеш ала, дибез. Бу нәрсә белән бәйле?
- Кешенең яшәү рәвеше сәламәтлеккә йогынты ясый. Хәзерге вакытта физик яктан йөкләнешләр бик аз. Моны глобаль проблема дип саныйм. Аннары углеводларга бай туклану үзенчәлекләре тискәре фактор булып тора. Бүгенге заманда стресслар да һәр адым саен, көндәлектә информациянең зур ташкыны белән очрашабыз. Болар барысы да җыела һәм тора-бара чирләр үсешенә китерә. Әмма һәр чир белән, ул сиңа зарар китермәслек итеп яшәргә өйрәнергә мөмкин. Әйтик, хәзер үлемгә китүрүче сәбәпләр арасында беренчелек алган йөрәк-кан тамырлары авырулары белән дә, үз халәтеңне контрольдә тотсаң, компенсацияләсәң, 100 яшькә кадәр дә яшәргә мөмкин.
- Ел саен һәр кеше үтәргә тиешле чек-ап исемлегенә нәрсәләрне кертер идегез?
- Бу – диспансеризациягә кергән барлык тикшеренүләр. Анда инде барысы да бар. Кан гомуми анализы, канның биохимик анализы, флюорография, ЭКГ, хатын-кызга елына бер гинеколог – болар яшькә карамыйча һәркемгә мәҗбүри. 40 яшьтән соң ирләргә – ПСАга (мәни бизе онкологиясенә) кан тапшыру, хатын-кызларга – маммография, 45 яшьтән ирләргә дә, хатын-кызларга да ФГДС. Калганнары иде шикаятьләргә карап билгеләнә.
Кирәккә-кирәкмәгәнгә анализлар тапшыру кирәк түгел. Хәзер яшьләрдә бар төр витаминнарга кытлыкны тикшерү модага кереп китте. Әмма кешене берни дә борчымый икән, чир эзләүнең мәгънәсе юк. Чөнки без анализларны түгел, кешене дәвалыйбыз. Әгәр дә кешедә ниндидер витаминга нык дефицит күзәтелә икән, бу аның сәламәтлегендә чагылыш тапмыйча калмый. Моны инде кешегә, аның шикаятьләренә карап, фаразларга мөмкин. Шул очракта гына без үз фикеребезне дәлилләү яки кире кагу өчен анализ тапшырырга юллыйбыз.
- Сәламәтлек белән бәйле проблемалар булуы хакында, беренче чиратта, нинди билгеләр сөйли?
- Мин анамнез җыйганда, иң беренче “Ничек йоклыйсыз?” дип сорыйм. Әгәр кеше начар йоклый, йоксызлыктан интегә икән, бу авыруның төп билгесе. Күп кеше моңа зарланмый, бу физиологик процесска артык игътибар бирми. Әмма әлеге фактор кешенең үз-үзен ничек хис итүенә нык йогынты ясый. Аннары ашказаны ничек эшләвенә, тышка чыгуда кыенлыклар кичермиме кебек факторга игътибар итәргә кирәк. Шулай ук мин кешенең кайда һәм кем булып эшләвен сорашам. Аңа йөкләнгән вазыйфаларда кыенлыклар кичермиме икәнен белешәм. Кеше, гадәттә, болар хакында үзе сөйләми. Ә сорый башлагач, мөһим нечкәлекләр, төзәтмәләр таләп иткән үзенчәлекләр ачыклана.
- Сәламәтлекне саклау өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- 1. Кирәкле күләмдә физик йөкләнешләр булуына игътибар итегез. Кимендә, атнасына өч тапкыр активлыклар булырга тиеш.
2. Дөрес туклану: углеводларны киметергә, кирәкле күләмдә аксымнар, көненә 400-500 г яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.
3. Ризык кабул итү тыныч мохиттә, телефонга, сөйләшүләргә бүленмичә узарга тиеш. Туклануга 30-40 минут вакыт бүлеп бирү мөһим.
4. Тиешле күләмдә йокларга. Укуны, эшне түгел, ә йокыны һәрчак беренче урынга куярга.
5. Тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан тулысынча баш тартырга.
- Үзегез шушы киңәшләрне үтисезме?
- Минем тормышка төгәл планым бар. Хыялым – үз акылымда, үз аягымда 120 яшькә кадәр яшәү. Әлбәттә, язмыш дигәне, Аллаһы Тәгалә бар. Әмма мин моның өчен үземнән торганын үтәргә исәп. Максат куелгач, алдымда залга барыргамы-юкмы дигән сорау тормый – атнасына өч тапкыр мин шунда. Дөрес тукланырга тырышам, начар гадәтләрем юк, табибларга күренеп торам. Сәламәтлек торышы 80 процентка үзебезнең яшәү рәвешенә бәйле. Шуны онытмасак иде.

Комментарийлар