16+

Быел грипп кайчан киләчәк?

Йөткергәндә һәм төчкергәндә 6-8 метрга тарала, һавада – 9 сәгатькә кадәр, гаджетларда – 3-6, кәгазь акчада – 3-4 сәгать саклана. Сүзем грипп вирусы хакында.

Быел грипп кайчан киләчәк?

Йөткергәндә һәм төчкергәндә 6-8 метрга тарала, һавада – 9 сәгатькә кадәр, гаджетларда – 3-6, кәгазь акчада – 3-4 сәгать саклана. Сүзем грипп вирусы хакында.

«Гриппка каршы привика ясаттым әле», – дип язып, социаль челтәрләремә фото куйгач, мине моның өчен сүгүчеләр дә табылды. «Син прививкага ышанасыңмы?», «Организмны чыныктырырга кирәк, прививка ясатырга түгел!», «Мин беркайчан да ясатмыйм, организмга нәрсәдер кертеп, аңа катышуны дөрес санамыйм. Ковидка каршы да прививка ясатмадым» ише комментарийлар язучылар күп булды. Һәр кешенең үз фикере, билгеле. Үзем, мөмкинлек булганда, вакцинациядән баш тартмыйм. Бушлай ясыйбыз дип торганда, өстәмә саклану чарасын күрү артык түгел, дип саныйм. Күпләр исә, ни сәбәпледер, прививка ясатуга шикләнебрәк карый, аның нәтиҗәлелегенә ышанып бетми. 

Эпидемиологлар сүзләренчә, бүген грипп короновирус инфекциясенә караганда да куркынычрак. Мутацияләр нәтиҗәсендә ковид кеше өчен куркынычсызрак төс ала һәм күп очракта җиңелчә формада уза. Грипп йоктыру исә катлауланулары белән куркыныч – сулыш, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасына «бәреп», хәтта кеше гомерен дә өзәргә мөмкин.
– Дөньяда ел саен грипп һәм ОРВИ белән 500 миллион кеше авырый, грипптан 2 миллион кеше үлә. Россиядә ел саен гриппны 30 миллион кеше йоктыра. Татарстанда грипп һәм ОРВИ китергән гомуми икътисади зыян күләме ел саен 7 млрд сум тәшкил итә, – дип санап китте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. 

Шул ук вакытта массакүләм вакцинация ярдәмендә соңгы 25 елда грипп белән авыручылар санын 35 тапкырга киметә алганнар. Гриппка каршы прививка ясату аннан саклануның нәтиҗәле ысулы булуын табиблар ел саен әйтеп килә. Республикада коллектив иммунитет булдыру өчен халыкның 60 процентын вакцинацияләү планы да куела. Бу күрсәткечкә ирешүе генә кыен. Узган елда, әйтик, республикада яшәүчеләрнең 48 проценты гына үз сәламәтлегенә игътибарлы булган. 

Быел грипп кайчан киләчәк? Бу сорауга төгәл җавап бирүе кыен. Былтыр әнә декабрь ахырында көтелгән күтәрелеш, февраль азагы-март башына гына туры килде. Әмма саклану чарасын мөмкин кадәр алдан күреп кую хәерле. Иммунитет барлыкка килсен өчен билгеле бер вакыт кирәк. Әлегә вазгыять тыныч. Сентябрьнең беренче атнасында нибары 8 мең ОРВИ очрагы теркәлгән.
Фаразланганча, бу сезонда республикада грипп вирусының дүрт төре әйләнештә булачак: икесе В гриппы һәм икесе А гриппы. Республика дәваханәләренә өч вакцина: «Флю-м», «Совигрипп», «Ультрикс квадри» препаратлары кайтарылган – барысы да нәтиҗәле, диләр. Барыннан бигрәк куркыныч төркеменә караган кешеләргә саклану чарасыннан баш тартмаска киңәш ителә. Бу категориягә балалар, студентлар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, укытучылар, табиблар, сатучылар, хроник авырулардан интегүчеләр керә. Һәр теләгән кеше үзе теркәлгән медицина учреждениесенә барып, вакцинация уза ала, шулай ук Казанның 6 метро станциясе янында да махсус мобиль бригадалар эшли.

Грипп һәм ОРВИны кисәтүнең көндәлек чараларын да онытмаска кирәк:
- «респиратор этикет» саклау: йөткергәндә борыныңны һәм авызыңны капларга;
- кулларны ешрак юу һәм антисептик куллану; 
- өйне ешрак җыештыру һәм бүлмәләрне җилләтү;
- җәмәгать урыннарында маска кию, бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләргә кагыла;
- кеше күп җыелган урыннарда азрак булу. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading