XXI гасырны микологиянең алтын чоры дип атыйлар.
Казан тире венерология диспансеры каршындагы Микология бүлегендә халыкның өзелгәне юк. Кайчак язылучыларга үз чиратын атналар, хәтта айлар буена көтәргә туры килә. Гөмбәчекләр тарафыннан китереп чыгарылган тире һәм тырнак авыруларын дәвалау ихтыяҗы никадәр зур булуын күрсәтә бу, ди әлеге бүлекне ачылганнан бирле җитәкләгән Раузалия Галимҗанова. Дерматология-венерология юнәлешендә ул сифилис-гонорея кебек авырулар котырган 90нчы еллар башыннан ук эшли. Башта диспансерда балалар бүлеген җитәкли, Микология үзәге барлыкка килү белән бирегә мөдир итеп билгеләнә. Раузалия ханым белән белән гөмбәчек авыруларының килеп чыгышы, алардан саклану һәм дәвалау ысуллары турында сөйләштек.
-Раузалия ханым, тырнак, тән, чәчләрне зарарлаган гөмбәчек авырулары бүген никадәр еш очрый?
-XXI гасырны микологиянең алтын чоры дип атыйлар. 23 ел элек Тире-венерология диспансеры кысаларында әлеге Микология үзәге ачылу да шушы вакытның ихтыяҗы була. Бүген иң киң таралганы – тырнаклардагы гөмбәчекләрдер. Тырнак – тәннең бик мөһим өлеше түгел, ул матурлык өчен генә кирәк, дип уйлаучылар күп. Имеш, аны дәваласаң да, дәваламасаң да ярый. Бу ялгыш фикер, билгеле. Чөнки тырнакларда яшәүче гөмбәчекләр бик күп агулы матдәләр бүлеп чыгара. Организм өчен алар бик зыянлы, канны агулап, төрле башка чирләр, мисал өчен, аллергия авыруларын, китереп чыгару ихтималы зур. Аннары гөмбәчекләр тырнакларны гына зарарлап калмыйча, бармак араларына, тиренең башка өлкәләренә дә күчә. Бу, үз чиратында, кешегә психологик яктан тискәре тәэсир итә. Тән тиресе матур, чиста булырга тиеш дип санала бит.
Тәнне зарарлаган гөмбәчек авырулары арасында иң еш очраганы – тимрәү. Аның белән, белүебезчә, ешрак балалар авырый. Иммунитетлары ныгып бетмәү сәбәпле нәниләр бу чирне бик тиз эләктерә. Бигрәк тә җәй көннәрендә ул киң таралыш ала. Беренчедән, бу гөмбәчекләрнең яшәү циклы белән бәйле. Икенчедән, җәй көне балалар күбрәк урамда йөри, андагы эт-мәчеләр белән уйный. Ул чәч зонасында да булырга мөмкин, бу очракта ул озаграк дәвалана. Шулай ук гөмбәчек авырулары тиредәге складкаларда – култык асларында, касык тирәсендә еш очрый. Мондый урыннарда җылы, дымлы, ә гөмбәчекләр андый шартларны бик ярата.
-Гөмбәчек авырулары килеп чыгуының төп сәбәпләре нидә?
-Бүген кешеләр антибиотикларны табиблар белән киңәшләшмичә, үз белдеклеге белән куллана башлады. Моның белән бәйле рәвештә иммунитет төшә. Бу исә организмны гөмбәчек авыруларына бирешүчән итә. Аннары бүген фитнес-залларга, бассейннарга йөрү популярлашты. Анда исә гигиена чараларына артык зур игътибар бирелми. Элек, әйтик, мондый җирләргә йөрү өчен белешмәләр сорала иде, бүген исә абонемент сатып алсаң, шул җитә. Мин мондый хәлләргә бик аптырыйм. Бер карасаң, бассейнга кеше тапочкида йөри, су хлор белән эшкәртелә кебек. Әмма иң куркыныч җир – бассейнга кергән урын. Кеше суга керергә җыенып, аяк киемен сала һәм яланаяк андагы келәмгә баса. Гөмбәчекләр булган очракта, алар нәкъ шушы урында кала. Шуңа күрә бассейннарга, спорт залларына йөрүчеләргә махсус профилактика чараларын – эретмә, аэрозоль, спрейлар кулланырга киңәш итәбез.
-Бүген хатын-кызларның күпчелеге маникюр-педикюр ясата. Бу процедуралар вакытында гөмбәчекләр белән зарарлану куркынычы бармы?
-Кызганычка, мондый куркыныч бар. Мин үзем каядыр барам икән, мастерның нинди инструментлар куллануын, аларны ничек стерильләштерүен өйрәнәм, эш вакытында аны күзәтәм. Ә кайберәүләр боларның берсенә дә игътибар итми, өй шартларында эш итүчеләргә йөри. Маникюр-педикюр вакытында инфекция кереп, аны гель-лак белән бер айга каплап куйгач, алар өчен парник шартлары тудырыла – гөмбәчекләр бик тиз үсеш ала. 3-4 атнадан лакны салдыргач, бар тырнаклар да инде зарарланган булуы ихтимал. Шуңа күрә һәр кешенең үз сыналган мастеры булырга тиеш.
-Гөмбәчек авырулары ешрак ирләрдә очрыймы, әллә хатын-кызлардамы?
-Ирләрдә дә, хатын-кызларда да бертигез дәрәҗәдә очрый дияр идем. Әмма безнең үзәккә күбрәк гүзәл затлар мөрәҗәгать итә. Чөнки алар үзләрен күбрәк карый, тәндә, тырнакларда аз гына үзгәреш булды икән, табибка күренергә килә. Ир-атлар исә табибка күренүне сузып йөрергә күнеккән.
-Гөмбәчек авыруларын ачыклау кыенмы, бүген моның нинди ысуллары кулланыла?
-Иң беренчедән, без клиник билгеләргә игътибар итәбез: калынайганмы тырнак, аның төсе үзгәргәнме, кабырчыкланганмы алар. Аннары анализлар алабыз – алар гөмбәчекләр бармы-юкмы икәнен төгәл күрсәтә. Әмма моның өчен пробаларны тырнакның тышкы ягыннан түгел, эченнән үк алабыз, чөнки дарулар кулланган кешеләрдә тырнакның тышкы өлешендә гөмбәчекләр булмаска да мөмкин. Кайвакыт соскоб гөмбәчекләр барын күрсәтмәсә, без бактериальный посевка бирәбез. Анда без алган материалларны махсус мохиттә үстерәләр һәм күзәтеп, гөмбәчек төрен ачыклыйлар һәм нинди препаратлар ярдәмендә дәвалау кулайрагын билгелиләр.
Әгәр дә инде билгеләр була торып, көмбәчекләр ачыкланмый икән, ңимәк, сәбәпне башка җирдән эзләү таләп ителә. Без кешене травмотологларга, неврологларга, гастроэнтерологларга җибәрәбез, кайчак бу белгечләр белән уртак эш итәбез.
-Тырнак авыруларын дәвалауның бүген нинди ысуллары кулланыла?
-Аппарат белән бөтен калын тырнакларны алабыз, яхшылап чистартабыз, аннары дарулар язабыз. Кемдер дарулар кулланудан баш тарта, аларны эчүдән курка. Әмма без организмга зыян китерә торган дарулар язмыйбыз, нәкъ шушы пациентка туры килгәнен билгелибез, дозаларын бик җентекләп сайлыйбыз. Тырнаклар тизрәк үссен өчен инфракызыл лазер кулланабыз. Комплекслы дәвалану булганда гөмбәчекләрдән котылу да тизләшә.
-Гөмбәчек авыруларын үзлегеңнән дәваларга мөмкинме?
-Дарулар тырнаклар нинди гөмбәчекләр белән зарарлануга карап сайлана. Үз белдеклегең өчен белән дару сатып алып, ул сиңа туры килмәскә мөмкин, аларның һәркайсының тискәре йогынтысы булуы ихтимал. Аннары калын, чистартылмаган тырнакка ниндидер дару тамызу файдасыз, ул тырнак эченә үтеп керми. Бу вакыт һәм акча гына әрәм итү.
-Гөмбәчек авыруларын дәвалау никадәр озакка сузыла?
-Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәч үк табибка күренергә кирәк, чөнки бу авыру үзеннән-үзе беркайчан да бетми. Гөмбәчек инфекцияләре шактый озак дәвалауны сорый. Аннан тулысынча котылу өчен 4-5 ай үтәргә мөмкин, ә инде бик азгын очракларда хәтта берничә елга да сузылуы ихтимал. Тырнак бер ай эчендә 1-1,5 миллиметрга үсә. Мисал өчен, баш бармак тулысынча зарарланган икән, 1 сантимерлы яңа тырнак үсеп җитү өчен кимендә 8-9 ай вакыт кирәк. Шуңа күрә беренче билгеләр булуга ук – тырнаклар бозыла, калыная, карала башлый икән, табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
-Гөмбәчек авыруларын кисәтү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
-Без үзебезгә килгән һәр кешегә бер төркем киңәшләр бирәбез:
Аяк киеме эшкәртү:
1. 40% серкә яки 70% серкә эссенциясен бер үк пропорциядә су белән кушып, аяк киеменең эчке өслеге мамык тампон белән яисә пульверизатор аша эшкәртелә. Аяк киеме 24 сәгатькә пакетка салына, аннары җилләтелә.
2. Микостоп аэрозолен файдаланырга мөмкин. 1 флакон 4 пар аяк киемен эшкәртергә җитә. Барысын да беренче пункта әйтелгәнчә эшләргә кирәк.
3. Аяк киеме киптергече:
а) киптерә;
б) начар исләрне бетерә;
в) гөмбәчекләргә һәм бактерияләргә каршы тәэсир итә. Ул аяк киеме эченә урнаштырыла һәм 6-8 сәгатькә кабызыла.
Кайчы һәм тырнак пилкаларын эшкәртү: һәр кулланудан соң спирт яки аракы белән сөртергә, газ горелкасы өстендә 10 секунд тотарга.
Колготкиларны һәм оекбашларны эшкәртү: гади рәвештә юу, эчке яктан яхшы итеп чайкау.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү.
Комментарийлар