16+

“Гомер буе карабодайда утырып булмый”

Ябыгу өчен диеталарда утыру кирәкми, ди табиб эндокринолог.

“Гомер буе карабодайда утырып булмый”

Ябыгу өчен диеталарда утыру кирәкми, ди табиб эндокринолог.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълъматлары буенча, дөньяда 1 миллиардтан артык кеше артык тән авырлыгына ия. Бу проблема социаль статуска һәм нинди һөнәр иясе булуга, яшәү урынына, яшькә һәм җенескә карамастан актуаль. Икътисади яктан алга киткән илләрдә халыкның 50 процентка якыны артык авырлыкка ия. Россиядә эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең уртача 30 проценты симерүдән, 25 проценты артык тән авырлыгыннан интегә. Табиб-эндокринолог Анна Ларионова белән бу проблема белән көрәшү ысуллары турында сөйләштек.

– Статистика буенча, Россиядә артык тән авырлыгыннан интегүче кешеләр саны елдан-ел арта бара. Моның төп сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез? 
– Бүгенге заманда артык авырлыкның төп сәбәбе – кешеләрнең аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше. Без бит хәзер хәтта җәяү дә йөрми башладык. Шулай ук көндәлек тормышыбызда стресс бик күп. Күпләр тискәре хис-кичерешләрне югары калорияле азык ашау ярдәмендә «басарга» тырыша. Менә шуннан калорияләр профициты һәм артык авырлык барлыкка килә дә. 

– Тазаруга беренче чиратта кемнәр дучар? Авырлыкка нинди факторлар йогынты ясый? 
– Аз хәрәкәтчән тормыш рәвеше алып баручы һәм баллы, майлы, камыр ризыгы ише калорияле туклануга өстенлек бирүче кешеләр артык тән авырлыгыннан күбрәк интегә. Авырлыкка йогынты ясый торган факторлар: хроник стресс, йокысызлык, югары калорияле ризык, порция күләменең артуы, тәүлеклек ашауның бозылуы, гиподинамия. 

– Тазаруның төп куркынычы нәрсәдә? 
– Тазару – шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары, онкологик авырулар, остеоартрозлар кебек хроник авырулар барлыкка килү куркынычы факторы. Йөрәк-кан тамырлары авырулары исә үлемгә китерүче факторлар арасынд  алдынгы урыннарның берсен алып тора. 

– Тазаруның сәбәбен бик күпләр эндокрин проблемаларга сылтап калдырырга ярата. Никадәр еш артык тән авырлыгы калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуына бәйле? Симерү проблемасын үз көчең белән генә хәл итеп буламы? 
– Әгәр тазару сәбәпләре турында сөйләгәндә, эндокрин авырулар нибары 5 процентны гына алып тора, калганы –  энергияне җыю һәм аны сарыф итү арасындагы дисбаланс. Симерүне, әлбәттә, мөстәкыйль рәвештә дә җиңәргә мөмкин. Үз тормыш рәвешен үзгәрткән һәм авырлыгын медикаментоз һәм оператив дәваланусыз киметкән пациентларым шактый күп. Авырлыкны киметүдә иң мөһиме – туклану. Мин үз пациентларыма «Гарвард тәлинкәсе» ысулы буенча ашарга тәкъдим итәм. Бу зур чикләүләр булмаган, әмма ябыгу гарантиясе биргән, баланслы туклану. 

– Авырлыкны тиз җыя башлаган очракта, беренче чиратта нәрсәне тикшертергә, нинди белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк? 
– Бу очракта, әлбәттә, эндокринологка мөрәҗәгать итү мөһим, белгеч шикаятьләр нигезендә тиешле тикшерүләр билгеләячәк. Табибка барганчы, калкансыман бизнең функциясен тикшерү өчен ТТГ һәм ач карынга шикәргә кан анализы тапшырырга мөмкин. Калганын сезгә табиб кына билгели ала (P.S. инсулин һәм канда кортизол – мәгълүмати булмаган анализлар, аларны тапшырып та тормагыз). 

– Бүген Интернетта исәпсез-хисапсыз диеталар тәкъдим ителә. Күпләр, ябыгырга өметләнеп, әле берсен, әле икенчесен сынап карый. Бу нәрсәгә китерергә мөмкин? 
– Хәтерлисезме, элек чикләү диеталарында (Дюкан диетасы, монодиетлар һ.б.) утыру модалы иде. Бу кешеләр киметкән авырлыгын саклап кала алсалар, бик шәп. Әмма хәзерге вакытта заманча диетология авырлыкны киметү өчен тулы кыйммәтле ашарга кирәген әйтә. Үземнең пациентларыма мин шундый сорау бирәм: “Гомер буе бер карабодай белән туклана алырсызмы?” “Яки майлар һәм аксымнар гына ашап яшәргә ризамы?” Барысы да бертавыштан “Юк” дип җавап бирә. Әгәр дә без озак вакытлы перспективада авырлыкны киметү турында сөйлибез икән, бу диеталар безгә туры килми. Чөнки туклану яшәү рәвешенә әверелергә тиеш. Сез тулыкыйммәтле тукланырга, көчле ачлык тоймаска, хәрәкәтләнергә тиеш, ә авырлыкны киметү күңелле бонус булачак. 

– Шулай ук социаль челтәрләрдә без могҗизалы дарулар ярдәмендә ябыгучы күпсанлы кешеләрне күрәбез (аларның күбесе рецепт белән генә сатыла торган препаратлар). Аларны контрольсез куллану нәрсә белән яный? 
– Беренчедән, теләсә нинди дару препаратларының тискәре күрсәтмәләре бар. Алар бар кешегә дә ярамый. Икенчедән, теләсә нинди препаратныкы кебек үк, аларның тискәре йогынтысы булуыбик ихтимал. Бер-ике килограмм артык булганда, авырлыкны киметү өчен бернинди препаратлар да кирәкми. 

– Бүген симерүдән котылуның шактый күп хирургик ысуллары тәкъдим ителә (резекция, шунтирование, ашказанына баллоннар тегәләр һ.б.). Сезнең моңа мөнәсәбәтегез нинди? Кайсы очракларда мондый радикаль методларны кулланырга кирәк? 
– Тискәре йогынтысы булуга карамастан (макро һәм микронутриентлар кытлыгы), бу – симерүне дәвалауның бик нәтиҗәле ысулы. Консерватив методлар (гипокалорияле туклану, физик йөкләнеш, медикаментоз препаратлар) ярдәм итмәсә яки әлеге дәвалаудан соң бу кешеләр авырлыгын саклап кала алмасалар, оператив ысуллар киңәш ителә. Ләкин бу да тылсымлы “дару” түгел. Операциядән соң да дөрес тукланырга һәм күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк булачак. 

– Бүгенге көндә авырлыкны киметүдә эндокринологлар нинди алымнар куллана? 
– Беренчедән, туклану. Без пациентның ниләр ашавын бәяләү өчен туклану көндәлеген алып баруны сорыйбыз, рационда нинди продуктларны киметергә, ә кайсыларын, киресенчә, өстәргә кирәклеген әйтәбез. Икенчедән, дозалы физик йөкләнеш. Һәр кеше көн саен 10000 адым атларга һәм, тискәре күрсәтмәләр булмаса, идеалда атнага 2-3 тапкыр көч күнегүләре ясарга тиеш. Өченче ысул – медикаментоз терапия. Хәзерге медицина симерүне дәвалау юнәлешендә яхшы гына алга атлады. Безнең арсеналда берничә заманча препарат бар, алар дару формасында да, инъекция формасында да тәкъдим ителә. Бу препаратлар гарантияле нәтиҗә бирә. Шулай ук әгәр кешенең ашау тәртибе бозылган, ул туену хисен тоймый башлаган икән, без психолог белән эшләргә киңәш итәбез. 

– Куркынычсыз ябыгу – ул нинди? Нормада кеше аена ничә килограммын югалтырга тиеш? 
– Авырлыкны уңайлы рәвештә, көчле ачлык тойгысы кичермичә, ризык турында даими уйламыйча киметергә кирәк. Идеалда бу аена 2-3 кг, әмма азрак булса да – бу бик яхшы нәтиҗә. Авырлыкны киметү генә түгел, аны саклап калу да мөһим бит. 

– Чыннан да, ябыгу бер, нәтиҗәне саклап калырга да кирәк бит әле. Авырлык кире кайтмасын өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
–  Авырлыкны киметү яшәү рәвеше булырга тиеш. Максатны дөрес куярга кирәк. Ниндидер вакыйгага авырлыкны 10 килограммга киметәм дип эш итәргә түгел, ә артык чикләүләрсез, даими ач тормыйча, организмга зарарсыз баланслы тукланырга кирәк. “Гарвард тәлинкәсе” ысулы буенча туклану нәкъ шушы принципларны үзәккә алган. Бу рәвешле гомер буе тукланырга, тәмле ашарга һәм авырлык җыймаска мөмкин. Һәм иң мөһиме – үз организмыңны тыңларга өйрәнергә кирәк.  Ачлык хисе барлыкка килгәч кенә ашау һәм туклык хисе тойгач, ашаудан туктый белү мөһим. 

* Дөньяда һәр сигезенче кеше симерүдән интегә дип санала. 
* 1990 елдан өлкәннәр арасында симерү күрсәткечләре ике тапкырга, ә яшүсмерләр арасында дүрт тапкырга арткан. 
* 2022 елда 2,5 миллиард олы кешедә (18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрдә) артык тән массасы булган. Шуларның 890 миллионы симерүдән интеккән. 
* 5 яшьтән кечерәк 37 миллион балада артык тән авырлыгы күзәтелә. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading