16+

Гомер өчен көрәшнең яңа чоры: Казанда онкологлар җыелды

Казанда Россия онкологларының чираттан тыш XIV съезды узды. Чара республикада онкологик хезмәт оешуга 80 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Гомер өчен көрәшнең яңа чоры: Казанда онкологлар җыелды

Казанда Россия онкологларының чираттан тыш XIV съезды узды. Чара республикада онкологик хезмәт оешуга 80 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Ул үткәнне барлау гына түгел, ә тармакның киләчәген билгеләү мәйданы да булды.

Тарихи нигез: сугыш шартларында туган система
Татарстанның баш штаттан тыш онкологы Рөстәм Хәсәнов билгеләп үткәнчә, онкологик хезмәтнең нигезе бик катлаулы шартларда салына:
- 1945 елның 30 апрелендә, әле Җиңү салюты да яңгырамаган, онкология диспансерлары челтәрен булдыру турында карар кабул ителә. Татарстанда шул ук елны ук онкология кафедрасы ачыла, ә 1946 елда биш ятаклы беренче диспансер эшли башлый. Нәкъ менә шул чорда кадрлар, фән һәм системалы якын килү нигезе салына.

Бүген онкология хезмәте – зур масштаблы система:

  • 1000нән артык ятак
  • 2500дән артык хезмәткәр 
  • 3 филиал 
  • заманча җиһазлар: КТ, МРТ, ПЭТ, эндоскопия 

Хәсәнов сүзләренчә, элек кул, баш, кан гомуми анализы һәм рентген гына була. Бүген – югары технологияләр. Хәзерге буын табибларга элеккеге шартларда эшләүнең ни икәнен күз алдына китерү дә кыен. Әмма нигез нәкъ шул чакта салынган

Яшәеш күрсәткечләре: 25%тан 70%ка кадәр

Онкологиядә төп казанышларның берсе – пациентларның гомер озынлыгы артуы. 1980 елларда яман шеш белән авыручыларның 25 проценты гына биш елдан артык яшәгән. Бүген  бу сан 70 процентка якын тәшкил итә.

«Бүген яман шеш инде хөкем түгел», ди Хәсәнов. Бу нәтиҗәләр дару терапиясе, нурланыш ысуллары һәм орган саклаучы операцияләр үсеше белән бәйле. Авыруны тулы җиңү турында сөйләү исә иртәрәк. Табиблар сүзләренчә, тылсымлы дару әлегә юк. Ләкин иң мөһиме – авыруга карашның үзгәрүе. Яман шеш хәзер идарә ителә торган авыру.

Глобаль проблема: авырулар саны арта
Россиянең баш онкологы Андрей Каприн дөньякүләм тенденцияләргә игътибар итә:

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълъматлары буенча 2030 елга авыручылар саны кимендә ике тапкырга артачак, дип фаразлана. Табиблар алдындагы бурыч – моны булдырмый калу. Моның өчен яман шеш очракларын мөмкин кадәр иртә ачыклау, пациентларның тиз маршрутизациясе һәм яшь табиблар белән тәҗрибә уртаклашу булырга тиеш.

Скринингка аерым игътибар бирелә. Россиядә ул инде 7 төр онкологик авыруны үз эченә ала. Күпчелек илләргә караганда күбрәк бу. Бу иртә стадияләрдә ачыклауның 61 процент дәрәҗәсенә ирешергә һәм үлемне киметергә мөмкинлек бирде.

Заманча онкология бер белгечлек кысаларыннан чыга. Съездда яңа юнәлешләр турында фикер алыштылар: кардиоонкология, онкогеронтология, пациентларны реабилитацияләү. Мондый алым һәр пациентның үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

«Технологияләр буенча күп төбәкләрдән алда барабыз»

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ассызыклаганча, республика онкология үзәге җиһазландыру дәрәҗәсе буенча әйдәп баручы федераль клиникаларга якынлаша. Якындагы проектлар исәбендә: нейрохирургия өчен «Гамма-пычак» комплексын эшләтеп җибәрү, робот хирургиясен үстерү, мәгълүматларны анализлау һәм дәвалауны персональләштерү өчен ясалма интеллект кертү. Ясалма интеллект инде дару терапиясен планлаштыру һәм медицина карарларын оптимальләштерү өчен кулланыла.

Онкологиядә бүгенге көндә дәвалауның өч төп ысулы кулланыла:
1.хирургия 
2.нур терапиясе 
3.химиотерапия 

Ләкин хәзер аларның тәртибе һәр пациент өчен аерым билгеләнә.
«Онкологның осталыгы – дөрес дәвалау юлын сайлау», - дип ассызыклый Абашев.

Профилактика һәм җәмгыять роле
Яман шеш белән авыручылар саны артуы, беренче чиратта, гомер озынлыгы арту нәтиҗәсе. Шуңа күрә профилактика мөһим, дип ассызыклый Альмир Абашев. Татарстанда 2026 елда 1,8 млн кеше тикшеренүләр узарга тиеш. Диспансеризация бушлай уздырыла. Министр табиблар белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading