16+

Гонконг гриппы ни өчен куркынычрак: белгеч вирусның үзенчәлекләрен аңлата

Агымдагы кышкы сезонда Россиядә А төрендәге грипп (H3N2), ягъни Гонконг гриппы киң таралыш ала.

Гонконг гриппы ни өчен куркынычрак: белгеч вирусның үзенчәлекләрен аңлата

Агымдагы кышкы сезонда Россиядә А төрендәге грипп (H3N2), ягъни Гонконг гриппы киң таралыш ала.

Татарстанда да әлеге вирус өстенлекле булып тора. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының микробиология кафедрасы доценты Павел Зеленихин гриппның килеп чыгуы һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Мәгълүм булганча, гриппның төрле штаммнары бар, һәм алар антигеннар комбинациясе белән аерылып тора. Гонконг гриппын вирусның бер варианты — H3N2 кузгата.

— Әлеге штамм 20 елдан артык билгеле һәм бөтен дөньяда таралган. Әмма COVID-19 пандемиясе чорында эпидемиягә каршы чаралар вирусның ирекле таралуын туктатты һәм билгеле бер үзенчәлекләргә ия берничә яңа вариант барлыкка килүгә китерде. Шуңа да карамастан, алар барыбер А төрендәге H3N2 гриппы булып санала. 2025 елның көзендә ул Россиядә актив тарала башлады, һәм авыручылар саны эпидемик чикне узды, — ди Павел Зеленихин.

Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге авыруның клиник билгеләре гадәти грипп симптомнарына охшаш. Аңа аерым катлауланулар хас дип әйтеп булмый. Шулай да гриппны җиңелчә ОРВИ буларак кабул итәргә ярамый, дип кисәтә галим.

Гонконг гриппының төп симптомнары:

– тән температурасының күтәрелүе;
– борын тыгылу, ютәл;
– мускулларда авырту, хәлсезлек;
– кайбер очракларда күңел болгану һәм диарея.

Авыруның кискен фазасы 3–5 көн дәвам итә. Әмма хәлсезлек һәм ютәл ике атнага кадәр сакланырга мөмкин. Грипп белән авыручы кеше симптомнар барлыкка килгәнче якынча бер тәүлек алдан ук вирус таратучыга әверелә. Иң йогышлы чор — авыруның беренче өч көне.

Авыручылар саны ни өчен арта?

H3N2 штаммының төп үзенчәлеге — антитәнчекләргә каршы тору сәләте. Шуңа күрә вакцинация ярдәмендә формалашкан иммунитет гриппның башка вариантларындагы кебек үк нәтиҗәле булмаска мөмкин. Авыручылар санының күп булуы да шуның белән аңлатыла. Әмма, КФУ доценты сүзләренчә, вакцинация чирнең катлаулануын һәм үлем куркынычын сизелерлек киметә.

— Гомумән алганда, Гонконг гриппы элеккечә сезонлы характер саклый, әмма быел эпидемик сезон узган елга караганда иртәрәк башланды. Авыруның иң югары ноктасы кайчан булачагы әлегә билгеле түгел. Хәзер без узган елдагы максимум күрсәткечләргә ирештек инде, әмма бу былтыргыдан ике айга иртәрәк булды. Тарала торган штаммның йогышлырак булуын исәпкә алсак, 2025–2026 еллар сезонында грипп белән авыручылар саны тагын да күбрәк булыр дип фаразларга мөмкин, — ди галим.

Ничек сакланырга һәм дәваланырга?

Ятып тору һәм сыеклыкны күпләп эчү — иң мөһим чаралар. Температура күтәрелгән очракта, аны төшерә торган дарулар кулланырга мөмкин. Хәл начарая калса, өйгә табиб чакыртырга кирәк.

— Нәкъ менә грипп вирусына юнәлдерелгән махсус препаратлар һәрвакыт нәтиҗәле түгел. Аларны авыруның башлангыч чорында гына, тест ярдәмендә грипп расланган очракта кулланырга мөмкин, чөнки тискәре йогынтысы зур, — дип кисәтә Павел Зеленихин. — Күпләрнең хәзер пульсоксиметрлары бар, шуңа күрә канның кислородка туену дәрәҗәсен күзәтү мөһим. Грипп үпкә функцияләренә җитди зыян салырга мөмкин.

Өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булганнарга һәм йөкле хатын-кызларга аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Авыру вакытында медицина битлеген дөрес куллану әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркынычны киметә. Бүлмәләрне даими җилләтү һәм һаваның дымлылыгын саклау да инфекция йоктыру ихтималын киметә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading