16+

Ялгызлыкка ничек түзәргә? Четерекле сорауларга белгеч җавабы

Гомер буе бер кеше белән яшәү – бәхетме, газапмы? Ялгызлыкка ничек түзәргә? Гаиләне бала да, ипотека да саклап кала алмавын аңлау ни өчен шулкадәр авыр?

Ялгызлыкка ничек түзәргә? Четерекле сорауларга белгеч җавабы

Гомер буе бер кеше белән яшәү – бәхетме, газапмы? Ялгызлыкка ничек түзәргә? Гаиләне бала да, ипотека да саклап кала алмавын аңлау ни өчен шулкадәр авыр?

Бу һәм башка сорауларга психотерапевт, психолог Гүзәл Саттарова белән җавап эзлибез.

Гүзәл Саттарова КДМУның Дәвалау факультетын, аннары психиатрия буенча интернатураны тәмамлаган. 10 ел дәвамында Казанда һәм Яшел Үзәндә М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән. 2021 елдан табиб-психотерапевт, психолог практикасын алып бара.

Элекке хыянәтләр – бүген аваз сала

Күңелемдә ирем хыянәт итәр дигән курку яши. Беренче иремнең мин бала тапкан төндә бер гүзәлкәй белән гөрләшеп язышып ятуын белгән идем. 17 яшьтә булган беренче мөнәсәбәтләремдә дә шулай ук егетем хыянәт итте, мин моны бик авыр кичердем. Әни дә әтием өстеннән йөри иде. Хәзер ирем командировкада булганда гел башка берәү очрашырга мөмкин дигән хистән арына алмыйм. Ә бит болай уйларга бер сәбәбем дә юк, гамәлләре дә аның мине яратуын һәм кадерләвен күрсәтә. Элеккеге тискәре тәҗрибәм гаиләмне җимерергә мөмкин дип нык борчылам. Нишләргә?
Арина Т.

Куркуның сәбәбен, әлеге паттернның нидән тууын аңлыйбыз икән, димәк, без үз хисләребезне контрольдә тота алабыз. Җаваплылыкны үз өстебезгә алмыйча, куркуларыбызга үзебез белән идарә итәргә мөмкинлек биргән очракта, алар чынга ашарга мөмкин. Сезнең куркуыгыз – алдан сизенү түгел, ә үткәннең кайтавазы. Сез икенең берен сайлый аласыз: йә хыянәттән куркып, ирегездән һаман шикләнеп, бар булганны җимерәсез, йә калыплашкан фикердән арынырга омтыласыз һәм үз тормышыгызның сценариен үзегез язасыз.

50 ел бер ир белән... Коточкыч!

Ирем белән озак еллар бергә гомер итүне ничек кадерләргә өйрәнергә икән? Вакыт үтү белән романтика, гашыйк булу хисе юкка чыга бит. Бер-береңне якын итү һәм аның янында үз-үзеңне тыныч тоемлау гына саклана. Мин 50 ел гомеремне бер кеше белән, бүтән беркемгә дә гашыйк булмыйча яши алмам кебек. Гашыйк булу, эйфория кебек көчле хисләрне тагын кичерәсем килә. Ничек итеп гаиләдәге тотрыклылык һәм яңадан көчле хисләр тою теләге арасында баланс табарга?
Алинә К.

Беләсезме, сезнең сорауда иң кызыклысы нәрсә? Сез 50 ел бергә яшәү турында сөйләгәндә, аны бертөрле куркыныч хәл, хәтта авыр йөк итеп кабул итәсез кебек. Әйтерсең лә: “Гомер буе шушы кеше белән яшәүме? Бу бит коточкыч!”, – дип фикерлисез.
Уйлап карагыз әле – 50 ел дәвамында сезнең белән яшәве ничегрәк икән? Мөгаен, ирегез дә кайчак: “Бу да булдымы минем тормыш?” – дип уйлыйдыр.
Сорауның төп мәгънәсе, мөгаен, мәхәббәтнең югалуында түгелдер. Ни өчен якын кешегез белән гомер буе яшәү турындагы уйлар сездә рәхмәт һәм тынычлык хисе урынына сагыш, борчу уята, дигән сорау бирәсе килә. Ни өчендер сез бердәнбер бәхет чыганагы һәм яшәү мәгънәсе итеп “эчегездә күбәләкләр очу”ны саныйсыз. Сезнең эчке дөньягызда шулкадәр бушлыкмыни?  Бәлки, тормышыгызда үзегезгә кызык, мәгънәле эшләр, мавыгулар, үзүсеш җитмидер? Әгәр тормышыгыз бары тик ир-ат тирәсендә генә әйләнә икән, сүз мәхәббәт турында түгел, үзеңне югалту турында бара.

Гашыйк булу – ул тормышның максаты түгел, ә аның бүләге.

Тормышы бай, кызыклы булган кеше “тагын бер тапкыр гашыйк булырга иде” дип хыялланмый – чөнки ул тулыканлы тормыш алып бара. Ә гашыйк булу, аның тарафыннан өстәмә шатлык буларак кабул ителә.

Шуңа күрә үз-үзегезгә берничә сорау бирегез?
Мин ир-хатын мөнәсәбәтләреннән тыш нәрсә белән яшим?
Мине нәрсә илһамландыра?
Соңгы тапкыр үземне чын-чынлап тере, кыйммәтле итеп мин кайчан хис иттем (ир-ат игътибарыннан түгел, ә үз эшегез, иҗатыгыз, хыялыгыз аша)?
Мөгаен, проблема гыйшык хисе булмауда түгелдер. Проблема – тормышыгызның буш булуында. Сез кемдер килер дә шул бушлыкны тутырыр, дип көтәсез. Ә бит ул бушлыкны үзегездән башка беркем дә тутыра алмый. Үз тормышыгыз өчен сез үзегез җаваплы.

Ялгызлыкка ничек түзәргә?
Ирем белән аерылыштым, хәзер ялгызым яшим. Моңа кадәр беркайчан да берүзем генә яшәгәнем булмады. Буш фатирга кайтулары бик авыр икән. Моңа кадәр бөтен игътибарым гаиләгә, үзара мөнәсәбәтләргә юнәлгән булуын аңладым. Үземне югалттым төсле тоела. Хәзер кем икәнлегемне, тормыштан нәрсә өмет итүемне, нәрсә яратуымны аңлый алмыйм. Апатия һәм төшенкелек халәтенә чумдым. Бу халәттән ничек чыгарга? Ничек итеп эчке терәк табарга һәм гаилә темасын үзәккә куймаска?

Бу халәт бик күп кешеләргә таныш. Беркем дә диярлек бушлыкка чыдап тора алмый. Шуңа күрә күпләр еллар буе инде мәгънәсен югалткан никахта кала, яисә аерылганнан соң тиз арада яңа пар таба, яисә эшкә, күңел ачуга чума. Кайсы да ярый – бары тик ялгыз гына калмаска. Чөнки кеше, асылда, ялгыз булырга өйрәнмәгән. Шуңа күрә психологлар һәрчак икмәкле булачак.

Сез исә хәзер күпләр гомер буе качып йөргән хис белән күзгә-күз. Һәм моны аңлавыгыз үзе үк зур адым. Әмма аңлау һәм түзү – икесе ике төрле нәрсә. Түзә дә алмассыз кебек, һәм бу табигый хәл. Без –  кешеләр, ялгыз булырга яратылмаган.
Хәзер иң мөһиме аз гына булса да шушы халәттә кала алу. Бу яңа мөнәсәбәтләргә “ялгыз калмас өчен” түгел, ә аңлы рәвештә керү өчен кирәк.

Егетемнең үткәне ачуымны чыгара
Егетемнең минем белән очрашканчы өйләнгән һәм шул никахтан туган баласы булуын бик авыр кабул итәм. Ул үз-үзен бик дөрес, лаеклы тота: элекке хатыны белән бары тик бала белән очрашулар хакында гына сөйләшә, баланы айга бер тапкыр ял көннәрендә үзенә ала, бу көннәрне минем белән киңәшеп билгели, алиментлар түли. Әмма мин аның элекке гаиләсе, хәтта элеккеге хатыны белән уртак ипотекасы һәм машиналары булуын уйлап акылымнан язам кебек.

Хисләрем белән идарә итәргә ничек өйрәнергә?

Сезне борчыган нәрсә – аның үткәне түгел. Сезне бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел икәнне аңлау куркыта. Никах та, антлар да, ипотека да, хәтта бала да аларның мөнәсәбәтләрен саклап кала алмаган.

Сез аның беренче гаиләсе җимерекләренә карап: «Ә безнең белән болай булмас дип кем гарантияли ала?» - дип уйлыйсыз.
Җавап гади: бернинди гарантия юк. Һәм беркайчан да булмаячак.

Аның элекке хатыны да, мөгаен, кайчандыр “бердәнбере” булгандыр. Ак күлмәктә басып торганда бу мөнәсәбәтләр мәңгелеккә булуына ышангандыр. Ә хәзер ул бары тик аның баласының әнисе генә, алар кирәккә генә аралашалар.

Гамәлдә, сез аның үткәненә түгел, ә дөньяның нык булмавына ачулы. Шуңа күрә төп мәсьәлә аның элеккеге никахын кабул итүдә түгел. Сез бернинди гарантияләр булмаган вазгыятьтә яшәргә һәм барыбер яратырга әзерме, дигән сорауга җавап бирегез.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading