Бүген хатын-кызга яки ир-атка карап, аның яшен билгеләү дә кыен. Бу генетика, медицина һәм сәламәтлек саклау үсеше, яңа дару препаратлары барлыкка килү һәм, әлбәттә, косметологиянең популярлыгы белән бәйле.
Ысуллары күп: кайсы кирәк, кайсы юк
Вакытны туктату инде ниндидер фантастик уйдырма түгел кебек. Шулай да матурлыкны, яшьлекне саклап калу ысуллары белән бәйле шактый гына ялгыш фикерләр яши. КФУның “Фәнни вердикт” проекты кысаларында Фундаменталь медицина һәм биология институтының профилактик медицина кафедрасы доценты, табиб-дерматолог Ләйсән Хәертдинова кайсы дөрес, кайсы юк икәнен ачыкларга ярдәм иткән.
Картаюга каршы көрәшне 40 яшьтән соң башларга кирәк.
Галимнәр исбатлаганча, тире картаюның беренче билгеләре 20 яшьтән башлана, әмма күзгә күренә торган үзгәрешләр – күз тирәсендәге һәм каш арасындагы беренче җыерчыклар, тире пигментациясе бозылу, чәчләрнең агаруы, ешрак 30-35 яшьтә сизелә башлый, дип билгели белгеч.
- Бу генетикага гына түгел, ә экспозом-факторларның тәэсире көченә дә бәйле. Аларга индустриаль яктан нык үскән зур шәһәрләрнең антропоген йогынтысы, психоэмоциональ стресс һәм яшәү рәвеше, гормональ үзгәрешләр һәм төнге йокының бозылуы, тирегә агрессив чаралар куллану, климат шартлары һәм кояш нурлары тәэсирен кертергә мөмкин. Бу аспектларның кайберләрен без контрольдә тота яки аларның тискәре йогынтысын юк итә алабыз. Димәк, картаю билгеләрен кисәтү үз кулларыбызда, - дип билгели Ләйсән Хәертдинова.
Ботулотоксиннан йөзебез табигыйлыгын югалта
Ботокс: куркыныч агумы, әллә яшьлек эликсирымы? 90нчы елларда битеңә нидер кадау идеясе акылсызлык булып санала иде. Ботокс белән бәйле бәхәсләр бүгенге көндә дә тынмый. КФУ доценты атаклы алхимик Парацельс сүзләрен китерә: “Барысы да агу, барысы да – дару; тегесен дә, монысын да доза билгели”.
- Косметик инъекция процедуралары, шул исәптән ботулин терапиясе ярдәмендә табигый, күзгә күренми торган яшәрү тәэмин ителә. Ботулотоксин препаратының дозасын сайлау, аны кертү нокталарын дөрес билгеләү, процедураны үткәрүгә тискәре күрсәтмәләрне исәпкә алу матур коррекция һәм табигыйлык нигезе булып тора, - дип ассызыклый табиб-дермотолог.
Филлерлар тире астында күчәләр.
Филлерлар ул – контурлы пластиканы хирургиясез башкарырга мөмкинлек бирә торган инъекцион препаратлар. Алар структурасы буенча сыек гельгә охшаш һәм җыерчыкларны һәм йомшак тукымаларның югалган күләмнәрен кайтару өчен кулланыла. Препаратны кертү дөрес булмаган очракта, ул тире астына күчәргә мөмкин.
- Теләсә нинди инвазив косметик процедураны, теге яки бу манипуляцияне башкарганда исәпкә алырга кирәк булган күрсәтмәләр, куркынычлар һәм чикләүләр бар. Инъекцияләүнең дөрес булмаган техникасы яки гиперкоррекция кирәкмәгән нәтиҗәләр бирүе мөмкин. Шул исәптән филлер һәм аны кертү тирәнлеге дөрес сайламаган булса, препаратның тигез бүленмәве яки урыныннан күчүе ихтимал. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу процедураны бары тик медицина лицензиясе булган косметология клиникаларында гына табиб-косметологлар үткәрергә хокуклы, – дип кисәтә Ләйсән Хәертдинова.
Салон процедураларын өйдә ясала торган сыйфатлы чаралар алыштырырга мөмкин.
Косметологка йөрү шактый чыгымлы, чөнки бу кыйммәтле җиһазларда һәм сирәк препаратлар белән эш итүне күздә тота. Аларны өйдә кулланылган крем-мазарлар гына алмаштыра алмый. Әмма косметологик процедураларны көндәлек чаралар белән тулыландырырсаң, бу бик яхшы, ди табиб-дерматолог. Аның сүзләренчә, әгәр өстәмә рәвештә массаж техникасы, лимфодренаж методикасы яки гуаша массажы кулланылса, бу, һичшиксез, тире торышына уңай йогынты ясый. Өй косметикасын тире төренә һәм аның ихтыяҗларына карап, шулай ук косметолог-табиб белән киңәшләшеп сайларга тәкъдим ителә.
Инъекцияләр ияләшү тудыра
Ләйсән Хәертдинова билгеләп узганча, инъекцион косметология һәм инвазив процедуралар тиренең тышкы кыяфәтен яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу методикалар җыерчыкларны бетерергә, косметик дефектларны төзәтергә, тире тонусын күтәрергә һәм аның текстурасын яхшыртырга ярдәм итә. Алар ияләшү яки бәйлелек тудырмый. Әмма инъекция процедураларының нәтиҗәсе гомерлеккә түгел һәм алар билгеләгән
Битне лазер белән шомарту тирене яшәртә
Дерматолог бу фикерне раслый. Процедура түбәндәгедән гыйбарәт: лазер ярдәмендә эпидермисның өске катламнары зарарлана һәм дермада коллаген һәм эластин эшләп чыгарыла, бу тонус һәм лифтинг эффект бирә.
- Бүгенге көндә клиник тикшеренүләр күрсәткәнчә, косметологиядә лазер технологияләрен куллану тире картаю билгеләрен, дисхромияне, бетчәләрне һәм бетчә эзләрен, косметик дефектларны, шулай ук кайбер дерматологик проблемаларны юк итәргә мөмкинлек бирә, - ди белгеч.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Комментарийлар