Алдагы ун елда һәр өлкән кешегә 3-5 ел актив гомер “бүләк итәргә” җыеналар.
Белгечләр фаразлавынча, 2030 елга дөньяда 60 яшьтән узган кешеләр саны 1,5 миллиардка җитәчәк. Татарстан Республикасы да әлеге тенденциядән читтә түгел: соңгы 20 елда өлкән яшьтәгеләр өлеше 7 процентка арткан. Бу – табигый демографик процесс, моннан берничек тә качып булмый. Димәк, медицина системасын үзгәртеп кору таләп ителә: авыруны дәвалау белән генә чикләнмичә, халык сәламәтлеген саклау юнәлешендә эшләү зарур.
Идеаль картлык юлыннан
Соңгы елда «Уңышлы картаю» төшенчәсе киң кулланыла башлады. Ул 84 яшьтән соң да кешенең көндәлек тормышта чит ярдәмсез үз өендә яши алуын аңлата. Табиблар фикеренчә, моның төп шарты – йөрәк авырулары булмау һәм физик активлыкны саклау. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова инициативасы белән сәламәт озын гомер медицинасына таба юнәлеш алынды. Билгеле булганча, Татарстанда да «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Төп фикер гади: картаю – табигый процесс, ләкин аның тизлеге һәм тормыш сыйфаты үз кулыбызда, ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева. Аның сүзләренчә, инде үсеш алган авыруларны дәвалау урынына гомер буе үз сәламәтлегең белән идарә итәргә өйрәнергә вакыт.
– Дөресен генә әйткәндә, без көндәлек эшчәнлегебездә еш кына инде дөрләп янган учакларны сүндерүче ролендә чыгыш ясыйбыз, әмма проактив рольне киңәйтеп, янгын чыгуны баштан ук булдырмаска тырышырга кирәк, - дип ассызыклый Диана Абделганиева.
Шуңа күрә дә бүген төп игътибар профилактикага, даими диспансеризация үткәрүгә, куркыныч факторларны иртә ачыклауга юнәлтелә. Соңгы ике елда республикада 1,6 миллионнан артык кеше профилактик тикшерүләр узган, бу табибларның зур хезмәте нәтиҗәсе.
Диспансеризация барышында 6 төп куркыныч фактор ачыклана. Артык тән авырлыгына һәм симерүгә аерым игътибар бирелә (Татарстан халкының 15 процентына шундый диагноз куелган). Хәзер мондый пациентларны күзәтү терапевтлар җилкәсенә генә төшмәячәк, алар эндокринологлар күзәтүенә дә алыначак.
Сәламәт яшәүнең 5 кагыйдәсе
Актив озын гомерлелекне өч этапта формалаштыру мөһим дип санала:
18 яшькә кадәр – сәламәт гадәтләр булдыру.
18-60 яшь – даими тикшеренү һәм контроль.
60 яшьтән соң – хәтер начараюын һәм йөрәк авыруларын кисәтү.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, сәламәт яшәү рәвеше үлем очракларын 40 процентка киметә.
Моның асылында 5 төп кагыйдә ята:
тәмәке тартмау;
көненә кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау;
даими хәрәкәт;
тозны чама белән куллану;
алкогольдән баш тарту.
Кызыклы факт: өйләнмәгән ир-атларның 65 яшькә кадәр җитү мөмкинлеге, өйләнгәннекенә караганда, өч тапкыр түбәнрәк. Бу актив озын гомер шартлары медицина белән генә чикләнмәвен, гаилә һәм җәмгыятьнең дә зур роль уйнавын күрсәтә.
2026 ел – үзгәрешләр елы
2026 елда өлкәннәр өчен сәламәтлек үзәкләре «Сәламәт озын гомер медицинасы үзәкләре» дип үзгәртеләчәк. Анда биологик яшьне билгеләү, картаю механизмнарының вакытыннан алда активлашуын ачыклау кебек яңа юнәлешләр гамәлгә кертеләчәк, профилактика киңәйтеләчәк.
Алдагы биш елда республикада шундый 5 үзәк ачу планлаштырыла, дип хәбәр итте Диана Абдулганиева. Алар үзәк район хастаханәләре базасында эшләячәк.
Төп максат – алдагы ун елда һәр өлкән кешегә 3-5 ел актив гомер итү мөмкинлеге өстәү. Әмма бу тиз нәтиҗә бирә торган эш түгел, алдагысын уйлап, бүген үк сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен гамәлгә кертергә кирәк.
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар