Баш миендәге үзгәрешләр җенескә нык бәйле, ди галимнәр.
Галимнәр ачыклаганча, хатын-кызлар депрессия һәм мигреньнән ир-атларга караганда ешрак интегә. Ә менә эпилепсия, киресенчә, күбрәк ир-атларда очрый. Бу аермалыклар чирнең картинасына гына түгел, баш миенең картаю тизлегенә дә йогынты ясый. Психик сәламәтлек баш миебезнең картаю процесслары белән тыгыз бәйләнгән, ди Россия галимнәре. Алар үткәргән тикшеренүләр киләчәктә һәр кешегә үзенчәлекле дәвалау ысулын сайларга һәм яңа дарулар булдырырга ярдәм итәчәк.
Сеченов университеты белгечләре ир-атлар һәм хатын-кызларның депрессия, мигрень һәм эпилепсияне ни өчен төрлечә кичерүен өйрәнгән. Аларның нәтиҗәләре «Картаю һәм озын гомерлелектә җенес һәм гендер роле» дигән фәнни хезмәттә урын алган.
Мигрень: хатын-кыз башына күбрәк төшә
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мигрень хатын-кызларда ир-атларга караганда ике-өч тапкыр ешрак очрый. Өянәкләр дә авыррак үтә: баш катырак авырта, күңел болгануга китерә. Гадәттә, баш авыртулары үсмерлек чорында башлана, бала табу яшендә көчәя һәм менопаузадан соң кими.
Хатын-кызларда мигрень китереп чыгара торган сәбәпләр дә күбрәк. Иң еш очрый торганнары – айлык цикл, стресс һәм яктылык. Ир-атларда исә мигрень сәбәпләре булып күбрәк стресс, яктылык һәм йокы җитмәү тора.
Галимнәр моны гормональ үзгәрешләр белән аңлата. Хатын-кыз гормоны эстроген баш миендәге авырту механизмнарын йомшарта, әмма аның тирбәлеше мигреньгә китерергә мөмкин. Ир-атларда исә тестостерон билгеле бер саклагыч роль уйный.
Стресс исә – мигреньнең мөһим триггеры. Шул ук вакытта ир-атлар һәм хатын-кызларда стресска чыдамлык һәм адаптациягә сәләтлелек аерыла, бу өянәкләрнең ешлыгына һәм авырлыгына йогынты ясый ала, – дип аңлата Сеченов университетының нерв авырулары кафедрасы мөдире профессор Алексей Данилов.
Депрессия: горманнар һәм баш мие көйләнеше “гаепле”
Депрессия дә хатын-кызларда ике тапкыр ешрак очрый. Бу аерма 12 яшьтән үк сизелә башлый. Авыруның барышы хатын-кыз организмының репродуктив циклы, гормоннар үзгәреше белән тыгыз бәйле. Аеруча куркыныч чор – менопауза алды еллары. Бу вакытта депрессия рецидивы куркынычы дүрт-алты тапкырга арта, ә беренче эпизодлар барлыкка килү ихтималы ике-өч тапкырга күбрәк.
Моннан тыш, депрессия кичергән хатын-кызларның яртысыннан артыгы менструацияләр алдыннан кискенлек кичерә. Шуңа күрә аларга үз халәтеңә аеруча игътибарлы булу мөһим, дип кисәтә табиб-невролог, Сеченов университетының патологик физиология кафедрасы ассистенты Анастасия Бадаева.
Ир-атларда һәм хатын-кызларда депрессия һәм мигрень үсешендәге аермалар гормоннарга гына бәйле түгел икән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, җенес хромосомалары геннары үзләре үк баш мие үсешенә актив йогынты ясый һәм кешенең бәйлелеккә, куркынычларга, авыртуны кабул итүгә үз өлешен кертә.
Функциональ МРТ хатын-кызларда орбитофронталь баш мие кабыгының үсеше югарырак икәнен күрсәтә, бу гүзәл затларның хис-кичерешләргә күбрәк сизгерлеге белән бәйле. Ир-атларда исә соры матдә структурасы һәм баш миенең функциональ оешу үзенчәлекләре стресска яхшырак җайлашуы йогынты ясый, дип билгели табиблар.
Авыр депрессия кичерүче ир-атлар һәм хатын-кызларны чагыштырсак, үз-үзенә кул салучылар саны беренчеләре арасында югарырак. Хатын-кызларда исә депрессия фонында еш кына төрле авырулар, шул исәптән хроник чирләр барлыкка килә.
Тиз артаясың килмәсә, төшенкелеккә бирелмә
Депрессия куркынычын арттыра торган триггерлар ирләрдә һәм хатын-кызларда шулай ук төрле. Ир-атларда бу тормышта үз урынын тапмау, үтәлмәгән бурыч, эш яки статус югалту, дуслардан ярдәм булмау хисе. Хатын-кызларда – түбән социаль активлык, ире ягыннан эмоциональ ярдәм җитәрлек булмау, гаилә дисгармониясе.
– Кызыклы феномен: бу сәбәпләр депрессия башлану куркынычына да, картаю процессларының тизләшүенә дә йогынты ясый. Моннан тыш, соң башланган депрессия һәм картаюның уртак механизмы бар – митохондриаль дисфункция, ягъни төрле органнар күзәнәкләре өчен энергия эшләп чыгару өчен җавап бирә торган органелларның функцияләре бозылу, - дип аңлата Европаның картлыкка каршы медицина җәмгыяте президенты һәм Сеченов университетының нерв авырулары кафедрасы профессоры Витторио Калабрезе.
Аерым бер җенес кешеләренең баш мие тизрәк картая дип әйтү дөрес түгел. Күбрәк сүз картаюның төрле траекторияләре турында бара: ир-атларда баш миенең метаболик һәм кан тамырлары тотрыклылыгы иртәрәк кими, хатын-кызларда яшь үзгәрешләре еш кына менопаузадан соң, гормональ-метаболик регуляция үзгәргәндә чагылыш таба, дип билгели тикшеренүчеләр.
Эпилепсия: ир-атларда ешрак очрый
Эпилепсия белән, киресенчә, ир-атлар ешрак авырый. Өлкән яшьтәге ир-атларда бу авыру авыррак үтә һәм катлауланулар куркынычы да югарырак. Галимнәр моны баш миенең төзелеше һәм эшләү үзенчәлекләре белән бәйли.
– Нейровизуализация күрсәткәнчә, эпилепсия вакытында структур аномалияләр хатын-кызларда – чигә өлкәләрендә, ә ирләрдә маңгай өлкәләрендә ешрак локальләшә. Бу авыру дәвалауны нәтиҗәлерәк итү өчен әлеге аермаларны алга таба да өйрәнергә кирәк, - ди Алексей Данилов.
Гомумән, мондый процессларны аңлау – чын персонализацияләнгән медицинага ачкыч, ди белгечләр. Дәвалауны диагнозга карап кына түгел, ә кешенең бербөтен портретыннан: аның җенесеннән, яшеннән, гормональ статусыннан һәм социаль ситуациясеннән чыгып сайлау – иң дөресе.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Комментарийлар