Ашыгыч ярдәм хезмәтенең сәхнә арты.
Үлем белән узышу. Ашыгыч ярдәм җитезрәк булса – яшисең, әҗәл тизрәк килсә – китәсең. 2022 елны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән бер көн үткәргәч, шундый нәтиҗәләргә килгән идем. Ул вакытта күз алдымда чак кына кеше гомере өзелмәде. Саклап кала алдык. Ләкин ашыгыч ярдәм машинасының мигалкалары тавышы бик озак колакта яңгырап торды әле. Бу минем аңлы яшемдә беренче тапкыр үлем белән очрашуым иде. Бу вакыйгадан соң инде 4 ел үткән. Мин дә хәзер үлемнең, әҗәлнең, тәкъдирнең нәрсә икәнен чамалый башладым. Бер-бер артлы якын кешеләремне югалттым. Бу юлы да башымда: “Вакыт җиткәч, китәсе була икән”, – дигән фикер яңгырады.
“Без бу дөньяда кунак кына”, – дигән купшы сүзләрне еш әйтәбез. Әмма аларның мәгънәсен, чыннан да, көн саен күзгә-күз үлем белән очрашучылар гына аңлыйдыр. Дүрт елдан соң, мин янә ашыгыч ярдәм станциясе бусагасына килдем. Бу юлы хисләр, уйлар бөтенләй башка. Димәк, мин дә башка икән инде. Бу хезмәтнең никадәр җаваплы, авыр, тынгысыз икәнен аңлыйм.
Ашыгыч ярдәм станциясендә бернәрсә дә үзгәрмәгән. Станция – умарта күче кебек гөжләп тора. Табиблар микрофоннан яңгыраган чакыруларны тыңлап тыз-быз чабышалар. Ашыгыч ярдәм станциясе аерым экосистема кебек. Чит-ят кешеләрне күргәч, табиблар да бераз сәерсенеп карады. Гадәттә, алар үзләре авырулар янына бара бит. Ә монда иртә таңнан билгесез зат ашыгыч ярдәм станциясендә йөри.
Безне ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәре Азат Вәлиуллин каршы алды. Сменага әзерләнеп, эш киемнәрен киеп, бар җиһазларны кабул иткәч, ниһаять, безнең белән сөйләшергә вакыт тапты.
– Ни өчен нәкъ ашыгыч ярдәмдә эшләргә булдыгыз? – Һәрвакыт ашыгыч ярдәмдә эшләп карыйсым килде. Укырга кергәч, I курстан ук 7 нче хастаханәдә җыештыручы булып эшләдем. Аннан шунда ук медбрат булып кабул итү бүлегендә эшләп алдым. Укуны тәмамлагач, Мамадыш районына кайттым. Бер ел үзәк хастаханәдә табиб-педиатр булып эшләдем. Ординатурага укырга кердем дә, ашыгыч ярдәмгә эшкә урнаштым. Хыялым, ниһаять, чынга ашты. Миңа һәрвакыт гадәттән тыш хәлләр, авыр хәлдә булган кешеләргә ярдәм итү ошады. Берьяктан, бу бик зур җаваплылык. Адреналин ташый, дулкынланасың. Икенче яктан, бу – үзеңне, белемнәреңне сынау. Пациент үлемнән бер адым булганда, хисләргә бирелергә вакыт юк. Бар булган белемнәрне файдаланып ярдәм итәргә тырышасың.
– Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре авыру турында мәгълүматны каян белә? – Бригада станциядә булганда пациент турында бар мәгълүматны диспетчер хәбәр итә. Нәрсә булган? Хәле ничек? Кая барырга кирәк? Без бушагач, рация буенча станциягә хәбәр салабыз. Чакырулар булмаса, станциягә кайтабыз. Ләкин андый очрак бик сирәк була. Станциягә дару, кирәк-ярак бетсә кайтабыз.
– Беренче пациентны хәтерлисезме? – Дөресен әйтәм, хәтерләмим. Әмма истә кала торган пациентлар бар. Берсендә “Йөрәк авырта”, – дигән мөрәҗәгать килеп иреште. Пациентны карадык, кан басымы начар, кардиограмма төшердек, йөрәк тибеше ритмы да бозылган иде. Ашыгыч рәвештә электроимпульслы терапия ясап, наркоз астында пациентны хастахнәгә илттек. Гомерен саклап кала алдык. “Бригаданың фатирдан качып киткәне дә булды” Ни өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өйгә кергәндә аяк киемен салмый? – Беренчедән, бу – куркынычсызлык кагыйдәсе. Без төрле фатирларга керәбез. Кемдер безне елмаеп каршы ала, ә кемдер пычак тотып тора... Ашыгыч ярдәм бригадасының фатирдан качып киткән очраклары да булды. Икенчедән, һәр фатирда аяк киемен салып, кире кию – вакытны ала. Ә безнең эштә һәр минут-секунд чутлы. Әлбәттә, әгәр кешеләр “бахил” бирә икән, идәнне пычратмас өчен без аны тиз генә кия алабыз.
– Ни өчен ашыгыч ярдәм озак килә? – Бу сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм, чөнки без һәр килгән мөрәҗәгатьне оператив үтәргә тырышабыз. Тулаем, регламент буенча ашыгыч ярдәм машинасы 20 минутта килергә тиеш. Без шушы вакыт аралыгы эчендә килеп җитәбез.
“Смена саен бер тапкыр булса да, кирәге чыга”
– Ашыгыч ярдәм машинасында иң кыйммәтле әйбер нәрсә? – Кеше гомере. Матди яктан реанимация ясау өчен “ЛУКАС” машинасы иң кыйммәтлеседер. Ул үзе йөрәккә массаж ясый, бик уңайлы. Ә җаваплылык ягыннан, әлбәттә, наркотик матдәләр сейфы кадерле.
– Наркотикларны ни өчен һәм никадәр еш кулланасыз? – Наркотик матдәләрне авыртуны басу өчен инфаркт миакарда, буыннар сынганда, үпкә шешүе (отек легких) очракларында кулланабыз. Смена саен бер тапкыр булса да кирәге чыга.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәренә “яхшы смена” теләмә! – Ашыгыч ярдәм хезмәткәренең станциягә кайтып чәй эчәргә вакыты бармы? – Иркенләп чәй эчеп утырып булмый. Тәүлектә төшке һәм кичке ашны ашар өчен ярты сәгатьлек ике тәнәфес бар. Шул вакытка сыешабыз. Ярдәм күрсәтеп станциягә кайтып керәбез, ике-өч минуттан янә чыгып китәбез.
– Пациент турында бернинди мәгълүмат та булмаганда нишлисез? – Беренчел диагнозны куябыз. Машинага алып кереп сөйләштерәбез, сөйләшерлек хәле булмаса, чишендереп тәндәге яраларны карыйбыз. Ашыгыч ярдәм күрсәтәбез. Билгесез ир-ат яки хатын-кыз дип язып, аны хастаханәгә илтәбез.
– Ашыгыч ярдәмдә эшчәүчеләр арасында таралган ырым-шырымнар бармы? – Берсен генә беләм. Аны үземдә дә сынап караган бар. Әгәр безгә җиңел смена, уңышлы эш көне телиләр икән, эш көне, һичшиксез, кыен, авыр була. Бернәрсә дә теләмәүдән дә яхшы әйбер юк.
“Исем фамилияләрен, адресларын яттан беләбез” – Даими шалтыратучылар бармы? – Әйе, андый кешеләр бар. Исем фамилияләрен, адресларын яттан беләбез. Кемдер ялгызлыктан, сөйләшер кеше булмаганлыктан да шалтырата. Киләбез, сөйләшәбез. Сөйләшү дә ярдәм күрсәтүгә керә бит. Без, мөрәҗәгать килгән икән, әлбәттә, урынга барабыз. Карыйбыз, кирәк икән хастаханәгә алып барабыз.
– Ашыгыч ярдәм хезмәткәренең букчасында нәрсә бар? – Безнең төп ике сумка бар. Берсендә дарулар саклана. Шприц, ампула, жгут, таблетка – барысы шунда. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар. Без кулланган һәр әйбер турында мәгълүматны журналга тутырып барабыз. Икенче сумкада кардиограф йөри. Кан басымын үлчәү, йөрәкне тикшерү өчен кирәкле җайланмалар бар.
“Без – универсаль табиблар” – Ни өчен ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр елмаймый? Сезнең һөнәрдә юморга урын бармы? – Күз алдына китерегез, без авыр хәлдә булган кеше янына килдек. Якыннары борчыла, ут йотып тора. Ә син елмаясың. Алай булмый. Пациентлар янында мәзәк сөйләп булмый, әлбәттә. Хезмәттәшләр арасында гел бер-беребезнең кәефен күтәрергә тырышабыз. Юморсыз да авыр, чөнки эш эмоциональ яктан кыен.
– Авыруларны кызганасызмы? Хәленә керәсезме? – Кешенең хәленә кермәсәң, эшләп булмый. Кешенең хәленә керү табибның төп бурычларының берсе бит. Кайвакыт эмоцияләрне “сүндерә” дә белергә кирәк. Ләкин бөтенләй битараф булу мөмкин түгел.
– Бала тудыруны кабул итә аласызмы? – Әйе, бу безнең вазифаларның берсе. Гомумән, без универсаль табиблар. Кеше нинди генә халәттә булса да, без ашыгыч ярдәм күрсәтә белергә тиеш.
– Ашыгыч ярдәмдә эшләүченең хезмәт хакы нинди? – Фельдшерларның 50-60 мең тирәсе, табибларның бераз күбрәк. Барысы да ничә смена эшләвеңә карый. Күбрәк эшләсәң, күбрәк аласың.
– Ашыгыч ярдәмдә эшләү тормышка карашны үзгәрттеме? – Гомумән, медицинада эшли башлагач та, караш үзгәрәдер. Ашыгыч ярдәмдә эшләгәндә тәкъдир, язмышка ышану арта. Кешенең гомере бер мизгелдә өзелә ала: әби-бабаймы, сабыйлармы, сау-сәламәт яшьләрме мөһим түгел. Барысы да бездән генә тормый. Һәркемгә ярдәм итәсе, гомерне саклап каласы килә, кызганыч, тормыш без теләгәнчә генә бармый. Менә шуны истә тоткач, үзеңнең тормышыңны да мәгънәле гамәлләр, истәлекләр белән тутырасы килә. Ашыгыч ярдәмдә эшләүченең эш графигы нинди? – Эш көнем иртәнге 7дә башлана. Һәркем ярты сәгатькә иртәрәк килә, чөнки эштән китүче сменаның сумкасын кабул итәргә, машинаны карарга, журнал тутырырга кирәк. Мин бер тәүлек эшлим һәм өч көн ял итәм. Айга якынча 7 тәүлек эшлим. 12 сәгатьлек сменалар да бар. Сменалар иртәнге сәгать 7 дә, 8дә һәм 9да алышына. Бу бөтен кеше берьюлы килмәсен өчен эшләнелә.
Ашыгыч ярдәм чакырту буенча белешмә: 1. Төгәл адрес әйтергә: урам, йорт, фатир, этаж, подъезд. Домофон, лифт эшләмәсә алдан хәбәр итәргә. 2. Ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итү сәбәбен төгәл әйтергә. Симптомнарны курыкмайча әйтү, төгәл мәгълүмат бирү, ашыгыч ярдәм бригадасына тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтергә булыша. 3. Ашыгыч ярдәм бригадасы килүгә документлар әзерләп куярга кирәк. Паспорт, полис, снилс. Ашыгыч ярдәм хезмәткәре сүзлеге: М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе – семерка Инфаркт миокарда күтәрү белән – подъем (күтәрү) Стабиль булмаган стенокардия (нестабильная стенокардия) – нестабилка 2025 елга Казан буенча ашыгыч ярдәм хезмәтләре 400 мең чакыру кабул иткән Бу тәүлек саен 1 мең 100 мөрәҗәгать дигән сүз. Аларның: 50 % - ашыгыч, 30% - кичектергесез, 9% - нәтиҗәсез. Ашыгыч ярдәм иң еш чакырыла торган хәлләр: Инфаркт миокарда – 1 мең 481 очрак Баш миендә кан әйләнеше бозылу – 5 мең 928 очрак Юл һәлакәтләре – 2 мең 624 очрак, 3 меңгә якын зыян күрүче. 99% – ашыгыч ярдәм бригадасы 20 минутка кадәр урында булган.
Комментарийлар