16+

Малайлар сәламәтлеге турында «уңайсыз», әмма мөһим сораулар

Бүген — Бөтендөнья уролог көне билгеләп үтелә.

Малайлар сәламәтлеге турында «уңайсыз», әмма мөһим сораулар

Бүген — Бөтендөнья уролог көне билгеләп үтелә.

Малайларны ни өчен вакыт-вакыт урологка күрсәтергә кирәк? Нинди билгеләргә игътибар итәргә? Бу һәм башка сорауларга балалар хирургы һәм урологы Рөстәм Гарипов җавап бирә.

Гарипов. фото с личного архива

— Малайларның әти-әниләре нәрсәне белергә тиеш?

— Балалар урологы дигән белгеч барлыгын белү мөһим. Гадәттә, әти-әниләр участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә күнеккән. Әмма урологиянең үз үзенчәлекләре бар. Ата-аналар баланың җенес әгъзаларының сәламәт вакытта нинди булырга тиешлеген белергә тиеш. Җенес әгъзасы башы, гадәттә, җенес тиресе белән капланган була, тиренең төсе алсу, шешмәгән булырга тиеш. Күкәйләренең икесе дә якынча бер үк зурлыкта булырга тиеш. Бала кече йомышын үтәгәндә авырту сизмәскә, кече йомышны тәүлек эчендә якынча 5-7 тапкыр үтәргә тиеш.

Диспансеризация вакытларын да калдырмау мөһим. Моннан тыш, баланы үз инициативаң белән вакыт-вакыт белгечкә күрсәтүнең дә зыяны юк. Моннан куркырга яки оялып торырга кирәкми. Без табиб серен саклыйбыз, баланы аерым шартларда карыйбыз. Балигъ булмаганнарны тикшерү исә әти-әнисе яки медицина хезмәткәре катнашында үткәрелә.

— Сөннәткә утырту кирәкме?

— Монда барысы да максатка бәйле. Моңа дини карашлар, эстетик сәбәпләр яки авыруларны профилактикалау теләге этәргеч булырга мөмкин. Кайбер очракларда операция медицина күрсәтмәсе буенча кирәк. Мәсәлән, җенес тиресендә җөйләр барлыкка килү сәбәпле үсеш алган рубцовый фимоз вакытында сөннәткә утырту мәҗбүри булырга мөмкин. Бу җенси әгъзаның башын вакытында ачмаган очракта килеп чыгарга мөмкин. Калган очракларда исә бу — гигиена яки дини карашларга бәйле мәсьәлә. Карарны пациент һәм аның әти-әнисе кабул итә.

— Үсмер малайлар урологка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

— Кызганыч, алар безгә еш мөрәҗәгать итми. Үсмерләр еш кына үз эченә бикләнгән, оялчан була, проблемалары турында сөйләргә курка. Шуңа күрә табибка соңлап килү очраклары һәм, нәтиҗәдә, төрле өзлегүләр дә очрый.
Бер яктан, бүген мәгълүмат күп, шуңа күрә кайбер егетләр андрология, җенси тормыш, контрацепция, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр турында иртә кызыксына башлый. Бу — яхшы күренеш. Әмма табибка мөрәҗәгать итәргә куркучы яки оялучы балалар да бар.

  • Төп киңәш гади:
  • Әгәр дә ниндидер шик яки сорау туса, үзлектән диагноз куярга, интернеттан җавап эзләргә кирәкми. Белгечкә мөрәҗәгать итү күпкә дөресрәк. Табиб хәлне ачыклап, сезнең шикләрегезне раслаячак яки кире кагып, аңлаешлы һәм ышанычлы киңәш бирәчәк.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading