16+

Минимализммы, чуарлыкмы: балага кайсы файдага, кайсы зыянга?

«Аксыл көрән әни» («Бежевая мама») – социаль челтәрләрдә тагын бер тренд таралыш ала.

Минимализммы, чуарлыкмы: балага кайсы файдага, кайсы зыянга?

«Аксыл көрән әни» («Бежевая мама») – социаль челтәрләрдә тагын бер тренд таралыш ала.

Балаларын чолгап алган бөтен тирәлекне йомшак табигый төстә итәргә омтылучы хатын-кызларны шулай дип атыйлар. Аларның фатирлары тулысы белән нейтраль – ак, аксыл көрән, соры, крем төсмерләрдән тора. Шул ук балалар кием-салымы, уенчыклары, китаплары, көнкүреш җиһазлары, башка кирәк-яраклары да шушындый ук аксыл палитрада сайлана. 

Башта «аксыл көрән әни» дип табигый төсмердәге кием киючеләрне һәм балаларны шундый ук төсләргә киендерүчеләрне генә атаганнар, әмма соңрак алар рәтенә минимализм эстетикасына иярүче әниләрне кертә башлаганнар. Шулай ук бу гыйбарә үз тирәсендә экологик киңлек булдырырга омтылучы хатын-кызлар белән ассоциацияләнә, мәсәлән, декор предметларын бары тик табигый материаллардан гына сайлаучылар. 

Бу трендка тәнкыйть күзеннән караучылар да, бу тенденцияне хуплаучылар да бар. Йомшак табигый төсләргә өстенлек бирүче хатын-кызлар «кычкырып торган» төсләрнең балага тискәре йогынты һәм аның сенсор системасын артык йөкләргә мөмкин булуы белән аңлата. Ә балаларны аксыл көрән мохиттә тәрбияләү аларда зәвык формалаштырырга ярдәм итәчәк, дип санала. 

Ике бала әнисе Регина Латыйповага табигыйлыкка омтылыш темасы бик якын. Яңа гына әни булган чорда аның үзен дә өлешчә «аксыл көрән әниләр» рәтенә кертеп булыр иде, мондый атама гына әле уйлап табылмаган. Ул үзеннән-үзе бу фәлсәфәгә тартыла, иң кирәклесен генә сатып ала, балаларына экологик яктан чиста уенчыклар сайларга тырыша, агач, кулдан эшләнгәннәренә өстенлек бирә. Нәкъ менә алар бездә 10 ел эчендә сакланып та калды, ди Регина. Хәзер аны балалар инде шактый зурлар, әмма ул шулай ук аларның санына түгел, ә сыйфатына игътибар итәргә тырыша. 

– Балалар кирәк-яракларына, уенчыкларга, җиһазларга мөнәсәбәт соңгы 10 елда бик нык үзгәрде. Аңлы куллану һәм табигатькә якынрак булу ихтыяҗы барлыкка килде. Киемдәге табигый төсмерләр тынычлык мохите тудыра, бу мегаполисларда яшәүчеләр өчен бик кирәк. Миңа «аксыл көрән әниләр» фәлсәфәсе нык ошый – ул гармония алып килә төсле тоела. Үз тәҗрибәмнән шуны әйтә алам: билгеле бер яшькә кадәр балалар үзләрен чолгап алган бөтен нәрсәне бик нык үзенә сеңдерә. Моңа алар уйный торган уенчыклар да, кигән киемнәр да, куллана торган әйберләре дә йогынты ясый. Әгәр әни шундый гармонияле мохит тудыра икән, бу, баланың игътибарын дөньяны танып белү процессыннан читкә юнәлтмичә, аның психикасына һәм үсешенә уңай йогынты ясый. Миңа калса, бала тормышында якты төсләр, шау-шулы предметлар никадәр азрак булса, шулкадәр яхшырак, – дип саный ул. 
Регина Латыйпова сүзләренчә, хәзер без кулланучылар бумын кичерәбез, өсте-өстенә, кирәксә дә, кирәкмәсә дә әйбер җыю – бер дә дөрес түгел. Гомумән, балаларга кешеләрнең әйберләре күп булырга тиеш түгел, ягъни бәхет өчен кешегә бөтенләй күп кирәкми дигән фикерне сеңдерергә кирәк, ди ул.

КФУ Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов фикеренчә, минимализмга тренд билгеле бер тормыш фәлсәфәсе белән бәйле. Бу, минемчә, социаль челтәрләрдә матур тормыш рәвешен пропагандалаучы төсле-төсле рәсемнәр һәм фотографияләргә җавап реакциясе. 
-Әйләнә-тирәдә, интернетта ялтыравыклы төсләр һәм шау-шулы мәгълүмат бик күп, бу исә стресс дәрәҗәсен арттыра. Ата-аналар һәрвакыт бала турында кайгыртырга, аны якларга омтыла, һәм, бәлки, алар шул рәвешле балаларының тормышын куркынычсызрак һәм тынычрак итәбез дип уйлыйдыр, – дип саный ул. 

Еш кына «аксыл көрән әниләр»не үз баласының әйләнә-тирәлеге нибары берничә тонык төскә генә «буяп», аның үсешен чикләве өчен тәнкыйтьлиләр, Эксперт төсләр баланың шәхес үсешенә артыку көчле йогынты ясый дип санамый. 

– Бу тренд балага зыян китерәм-юкмы дигән сорауга төгәл җавап юк. Бер яктан, сенсор депривация дигән төшенчә бар, ягъни ата-ананың аны, аерым алганда төсне кабул итүен чикләү. Ләкин, икенче яктан, ул бит үз бүлмәсендә һәм өендә генә изоляциядә түгел. Ул урамда, башка балалар арасында була, башка мохит булган балалар бакчасына йөри. Әлбәттә, сенсор депривация бик кырыс булып, ата-ана баланы бөтен җирдә 1-2 төс белән генә чикләргә омтыла икән, ул аның үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, хайваннарда үткәрелгән тикшеренүләр бар, алар нерв системасының үсеше һәм нормаль эшләве өчен бай тышкы мохит, шул исәптән төрле төсләргә бай тирәлек кирәклеген күрсәтә, – дип ассызыклый психолог. 
Шулай да, Абитов фикеренчә, кечкенә яшьтә минимализмга мәхәббәт тәрбияләү бик үк дөрес түгел. Балага төрлелек, тойгылар спектры шактый киң булырга тиеш.

Эльвина Халитова, табиб-невролог

«Аксыл көрән әни» ул – эстетика гына түгел, ә ниндидер дәрәҗәдә фәлсәфә. Мин үзем әни, хәзер минем кызыма 1,2 яшь, һәм мин күпмедер дәрәҗәдә «аксыл көрән әни» кагыйдәләренә таянам. Безнең гардеробта һәм, гомумән, өйдә чуар төсләр юк, барысы да тыныч гаммада. Әмма уенчыкларыбыз төрле: агачтан ясалганнары да, якты төсләрдәгесе дә, шау-шулысы да бар. Эмоцияләрнең дә, билгеле, төрлесе була. Монда баланс сакларга кирәк. Бала алга таба конфликтлар, импульсивлык, сөенеч һәм көенечләрне кабул итә белсен өчен күптөрле хис-кичерешләрне күрергә тиеш. Әгәр гаиләдә теләсә нинди ачу, фрустрация күренешләреннән качу кабул ителгән икән, бала үз хисләре белән идарә итергә өйрәнми һәм эмоциональ кешеләр белән аралашуда кыенлыклар кичерүе ихтимал. 

Минимализмга өстенлек бирү баланың үсешендә тоткарлыкларга китерәме? Әлбәттә, юк. Киресенчә, бик ачык төсләр белән тулган уен тирәлеге көчле стимуляция тудыра һәм баланың игътибарын читкә юнәлтә. Йомшак төсмерләр исә тынычланырга ярдәм итә. Ләкин без шуны истә тотарга тиеш: беренче айларында сабый, кара һәм ак төсләрдән тыш, башкасын аермый, шуңа күрә бала төсләрне аера алсын өчен без төрле төстәге уенчыклар сатып алырга тиеш (мәсәлән, төсле пирамидкалар). 

Гомумән, алтын урталыкны сайлау яхшы. Йокы һәм ял зонасында тыныч шартлар оештырырга, ә менә сабый өчен кием һәм уенчыкларны төрле төсләрдәгесен сатып алырга киңәш ителә. Аннары бит без бала үзе кием сайлый башлаганчы гына эстетик әниләр була алабыз. Үсә төшкәч,  аның кием төсе, балалар бүлмәсенең бизәлешенә үз карашы барлыкка килә һәм без аны чикли алмыйбыз. Чөнки бу очракта аның башында «минем теләкләр игътибарга лаек түгел» дигән фикер формалаша, бу исә олы яшьтә икеләнүчәнлек, нинди булса да карар кабул иткәндә кыенлыклар тудырырга мөмкин.
Йомгак итеп шуны әйтәсем килә: бер чиктән икенчесенә ташланырга кирәкми, беренче чиратта балаларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу мөһим. Берәүләр тыйнак мохитне яхшырак кабул итә, икенчеләренә күбрәк төрлелек кирәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading