Җылы идән кан басымын чыннан да киметәме? Мунчадагы эсселек организм өчен куркынычмы? Галим биш киң таралган фикергә ачыклык кертә.
Җылыту сезоны башлангач, өйдәге температура һәм һава дымлылыгының сәламәтлеккә йогынтысы турында сораулар ешрак туа. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы доценты Александр Еремеев салкынның һәм эссенең организмга тәэсирен аңлата. Кайсы фикер дөрес, ә кайсысы – миф?
Өйдә салкын булу мускулларны картаерга мөмкин
Бу фикернең дөреслеккә якынлыгы бар. Салкын тәэсирендә кан әйләнеше начарлана, мускулларның сыгылмалылыгы кими. Организм җылыну өчен мускулларны ихтыярсыз калтыратырга мәҗбүр була. Бу исә аларга өстәмә көчәнеш китерә, энергия запасын киметә.
Александр Еремеев тән температурасын көйләүдә гипоталамусның мөһим роль уйнавын да билгеләп үтә. Баш миенең әлеге өлешендә тәндә җылылык барлыкка килү һәм аны тышкы мохиткә чыгару процессларын идарә итүче үзәкләр урнашкан.
Югары температура һәм түбән дымлылык «җылыту синдромы»н китереп чыгара
Бу очракта организмда берничә физиологик процесс бергә бара. Эссе вакытта башта кан тамырлары киңәя, шуңа күрә кан басымы беразга төшәргә мөмкин. Әмма тир күп бүленеп чыгу организмның су югалтуына китерә. Нәтиҗәдә, кан куера, йөрәк тибеше ешая һәм кан басымы күтәрелергә мөмкин.
– Шуңа күрә эсседә һәм мунчадан соң күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Су җитмәү организмга тискәре йогынты ясап, йөрәк-кан тамырлары системасында җитди тайпылышларга, хәтта инфарктка яки инсультка китерергә мөмкин, – дип кисәтә Александр Еремеев.
Димәк, өйдәге температураны уңайлы дәрәҗәдә тоту – бары тик комфорт мәсьәләсе генә түгел, сәламәтлекне саклауның да мөһим шарты.
Комментарийлар