–Бүгенге көндә ир-атлар арасында нинди авырулар ешрак очрый?
– Беренчедән, балачактан калган аномалияләр, үзгәрешләр. Татарстанда балалар урологиясе көчле, операцияләр вакытында һәм бик сыйфатлы эшләнә. Әмма башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар бит. Аларда балачакта дәваланмаган аномалияләр шактый еш очрый. Яшьләр арасында үзенең җенси сәламәтлегенә игътибарсызлык аркасында венерик авырулар йоктыручылар шактый. Өлкәнрәкләрдә бөер һәм сидек юллары авырулары ачыклана: бөердә ташлар, нефроптоз, гидронефроз, варикоцеле. 30 яшьтән соң простатит, ир-ат көчсезлеге, баласызлык проблемалары арта. 40 яшьтән соң мәни бизе һәм сидек куыгы яман шеше, мәни бизе аденомасы кебек чирләр үсеш алырга мөмкин.
– Интим өлкәләрдәге проблемалар белән сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме?
– Әйе, андый сораулар бик күп. Проблемалар төрле: кемнеңдер теләге юк, кемнеңдер бар, әмма булдыра алмый, кемнедер якынлык кылу дәвамлылыгы борчый. Беренче соравым алкоголь һәм тәмәке турында. Сыра ир-ат сәламәтлеге өчен бик начар. Иң яхшысы – бөтенләй эчмәү. Әгәр инде мондый теләк бар икән, шәраб эчү яхшырак. Тәмәке тарту шулай ук җенси проблемаларга сәбәпче булып тора. Тагын бер мөһим нәрсә – хәрәкәтләнү. Шуңа күрә пациентларыма һәрчак фундаменталь өч кагыйдә турында искәртәм: алкоголь, тәмәке һәм хәрәкәт. Әгәр кеше бу өч әйберне үзгәртсә, ярты ел эчендә хәлләре яхшыра ала. Күпләр үз тормышын үзгәртмичә ниндидер «тылсымлы дару» эзли. Кешеләр фәлән бәяләргә дарулар сатып алырга, операцияләр ясарга әзер. «Йоклап киттем, уяндым, яшәреп чыктым» дигәндәй нәтиҗә көтә. Бүген мондый тылсымлы дарулар уйлап табылмаган. Сәламәт буласың килсә, көч куярга кирәк.
– Аз хәрәкәтле тормышның тискәре йогынтысы турында әйттегез. Моның тәэсире турында җентекләбрәк сөйләгезче.
– Физик активлык җенси сәламәтлек торышы белән тыгыз бәйләнгән. Хәзер бөтен кеше компьютерда эшли, машинада хәрәкәт итә. Хәрәкәтсезлек нәтиҗәсендә кан әйләнеше начарлана. Кан йөрмәгәч, җенси органнарга кислород тиешле дәрәҗәдә барып җитми, ялкынсынулар барлыкка килә. Бу простатит китереп чыгарырга мөмкин. Хәрәкәктсез тормыш балага уза алмау проблемаларына да сәбәп булырга мөмкин, чөнки сперманың бер өлешен – мәни бизе сыекчасы тәшкил итә, ә ялкынсыну һәм инфекцияләр, сперматозоидлар сыйфатына тискәре йогынты ясый. Хәрәкәт җитмәгәндә тестостерон да төшә. Ә бу гормон җенси проблемалар белән генә түгел, гомумән, ир-ат сәламәтлегенә тәэсир итә: баш мие, мускуллар, сөякләр… Шуңа күрә мин пациентларга көненә өч тапкыр 20шәр приседание ясарга киңәш итәм. Бер авырлыгы юк, хәтта кроссовки киясе дә түгел. Моны эштә дә башкарырга мөмкин. Бу рәвешле кан әйләнешен яхшырта һәм күп кенә проблемаларны кисәтергә мөмкинлек тудыра.
– Бүген көндә стресс бик күп. Бу ир-ат сәламәтлегенә никадәр йогынты ясый?
– Тормыш рәвеше, стресс бик зур йогынты ясый. Хәзерге көндә 30–40 яшьлек ир-ат үз-үзен бетерә. Чөнки тормыш җиңел түгел: ипотека түләргә, көндәлек тормышны алып барырга, баланы киендерергә, хатынны, әти-әнине карарга кирәк. Матур яшисе, ял итәсе, машинаны яңартасы килә. Мондый ритм, даими стресс халәтендә яшәү җенси сәламәтлектә чагылыш тапмый калмый, билгеле. Нәтиҗәдә, 40 яшьлек ир-ат күп очракта алҗыган, бетерешкән хәлдә була.
– Интим мөнәсәбәтләрдә проблемалар психологик фактор белән бәйле булырга мөмкин диләр, бу чынлап та шулаймы?
– Мәсьәләне комплекста карарга кирәк. Әлбәттә, физик сәламәтлек белән психик сәламәтлек үзара бәйле. Кайчак бер-ике мәртәбә «көчсезлек» булса, ир-атларда психологик проблемалар башланырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге очракны тикшерергә һәм карарга кирәк. Әгәр, чыннан да, физиологик яктан проблемасы юк икән, аңа психологик ярдәм һәм гарантия кирәк. Дару язасың да, «бер-ике мәртәбә кулланыгыз, аннары ташлагыз», – дип киңәш итәсең. Бу аңа үз көчен сизәргә, ышанычын арттырырга ярдәм итә, һәм нәтиҗәдә барысы да җайга килә.
– Баласызлык проблемасы бүген кискен тора. Бу очракта ир-ат факторы еш кына телгә алына башлады...
– Чынлап та, бу проблема бүген кискен төс йөртә. Сәбәбе, әйткәнемчә, тормыш рәвешендә, генетик факторларда, экологиядә. Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез, ничек яшибез – элеккеге белән чагыштыру да җитә. Көндәлек эш көне хәзер ничек, 20 ел элек ничек иде? 20–25 ел элек өстәлдә нинди ризыклар булган, хәзер нинди? Әлбәттә, болар барысы да тәэсир итә. Әйткәнемчә, физик активлык та аз. Шулай да яхшы тенденцияләр бар. Хәзер сәламәт яшәү тормышы популярлаша: кемдер фитнеска йөри, кемдер йөгерә, кемдер велосипедта йөрергә чыга. Физик активлыкның мөһимлеген аңлау килә.
Ир-ат сәламәтлеген саклау өчен сез нинди киңәшләр бирер идегез?
Аракы һәм тәмәкене ташларга.
Физик активлыкны арттырырга.
Актив һәм позитив яшәү рәвеше алып барырга.
Җиде сәгатьлек йокы бик мөһим.
Йокы алдыннан гаджетларны кулланмаска.
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар