Шикәр диабеты турында бик күп ялгыш фикерләр йөри. Берәүләр чир баллы ашаганнан килеп чыга, дип саный.
Икенчеләр 2нче типтагы диабетны дәвалап булмый, ул гомерлек чир, дип уйлый. Дөреслеккә туры килмәгән ышануларны тагын да дәвам итәргә була. Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-эндокринологы Илүсә Солтанова КФУның “Фәнни вердикт” проекты кысаларында шикәр чире белән бәйле сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итә.
Миф №1. Шикәр диабеты күп күләмдә шикәр кулланудан барлыкка килә.
Диабет – ул баллы ризыкны ярату өчен түләү дигән фикер таралган. Әмма чынлыкта, барысы да күпкә катлаулырак. Белгеч шикәр куллану үзеннән-үзе авыру үсешенә китермәвен билгеләп үтте.
- 1нче типтагы диабет очрагында иммун системасы ашказаны асты бизенә һөҗүм итә башлый, инсулин чыгара торган күзәнәкләрне җимерә. Бу процесс мөстәкыйль рәвештә, мәсәлән, вирус инфекциясеннән яки көчле стресстан соң башлана, – ди Илүсә Солтанова.
2нче типка килгәндә, аның үсеше нәселдәнлек, яшь, түбән физик активлык һәм артык авырлык факторлары җыелмасы белән бәйле.
Миф №2. Диабет артык авырлыгы булган кешеләрдә генә үсеш ала.
- 1нче типтагы диабет белән ешрак артык авырлыгы булмаган балалар һәм яшүсмерләр авырый, – дип аңлата табиб.
Тәннең артык авырлыгы, чыннан да, куркынычны арттыра, ләкин бердәнбер фактор булып тормый. Диабет ябык кешеләрдә дә барлыкка килергә мөмкин, бигрәк тә генетик факторлар, хроник стресс яки башка сәламәтлек тайпылышлары булганнар куркыныч төркемендә.
Миф №3. 1нче типтагы диабетны сәламәт яшәү рәвеше ярдәмендә дәвалап була.
Эндокринолог сүзләренчә, күпләр дөрес туклану һәм спорт 1нче типтагы диабет үсешеннән саклый ала дип ышана. Ләкин, кызганычка, бу алай түгел.
- Бу төр диабетны кисәтү мөмкин түгел. Аның нигезендә хәзерге медицина туктата алмаган аутоиммун процесс ята, – дип аңлата И.Солтанова.
Әлбәттә, туклану, физик активлык һәм көн режимын үтәү гомуми халәт өчен бик мөһим. Әмма бу чаралар авыруның барлыкка килү фактын тулысынча булдырмый калмый, ә бары тик организмны ныгытырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Миф № 4. 2нче типтагы диабетны дәвалап булмый.
Иң тотрыклы ялгыш фикерләрнең берсе – 2 нче типтагы диабет кеше белән гомерлеккә кала. Чынлыкта, бу алай ук түгел.
- Бу авырудан интегүче күп кешеләр даруларсыз шикәр дәрәҗәсен нормальләштерүгә ирешә алалар. Хәлне яхшыртуның ачкычы – авырлыкны киметү, рациональ туклану, даими физик активлык һәм глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тоту. Хәтта 5-10 килограмм югалту да авыру барышына сизелерлек йогынты ясарга мөмкин, - дип ачыклык кертте белгеч.
Миф №5. Ясалма балландыргычлар – шикәрне алыштыручы куркынычсыз матдә.
Кибетләрдә бүген аспартам, стевия һәм башка исемдәге «шикәрсез» тамгасы булган күп кенә продуктлар бар. Мондый матдәләр, чыннан да, глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә һәм диабет белән авыручыларга куллануда хупланган. Әмма, табиб сүзләренчә, алар бөтенләй зарарсыз дип уйлау дөрес түгел. Артык күп кулланганда алар эчәклек микрофлорасына тискәре йогынты ясарга, эч күбүенә яки сизгер кешеләрдә баш авыртуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә балландыргычларны саклык белән һәм табиб белән киңәшкәннән соң гына кулланырга кирәк.
Миф №6. Диабет һәрвакыт көчле ачлык хисе һәм сусау белән бергә бара.
- Мондый симптомнар, гадәттә, кандагы шикәр дәрәҗәсе артык югары булганда барлыкка килә. Күп пациентларда, бигрәк тә 2нче типтагы диабет булганнарда, авыру симптомсыз диярлек үтәргә мөмкин. Кайчагында ул ачыктан-ачык сигналлар бирмичә еллар буе үсеш ала. Шуңа күрә даими медицина тикшерүләре һәм шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту – чирне иртә ачыклауның иң мөһим чарасы, - ди Илүсә Солтанова.
Миф №7. Диабет – ул бары тик кандагы шикәрнең югары дәрәҗәсе.
Диабетны шикәр күрсәткеченә генә төшереп калдыру – иң куркыныч ялгыш фикерләрнең берсе, ди белгеч. Чынлыкта, бу бөтен организмга кагыла торган системалы авыру. Глюкозаның югары дәрәҗәсе кан тамырларына, нервларга, йөрәккә, бөерләргә, күзләргә һәм аякларга зыян китерә. Бу инфарктлар, инсультлар, сукырлык, бөер җитешсезлеге һәм башка катлауланулар куркынычын арттыра, дип кисәтә эндокринолог.
Миф №8. Диабет нәселдән килә.
И.Солтанова сүзләренчә, генетика зур роль уйный, ләкин бу авыру котылгысыз дигәнне аңлатмый.
- Әгәр әти-әниегездә диабет бар икән, бу сез дә һичшиксез авырырсыз дигән сүз түгел. Үсеш геннарга гына түгел, ә яшәү рәвешенә дә бәйле, - ди ул.
Гүзәл Камалова әзерләде
Комментарийлар