16+

Татарстанда һәр унынчы кешедә күз авыруы бар

Күзләргә йөкләнешнең артуы күрү органы авыруларының күбәюенә китерә.

Татарстанда һәр унынчы кешедә күз авыруы бар

Күзләргә йөкләнешнең артуы күрү органы авыруларының күбәюенә китерә.

 Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә – һәр җиденче кешедә, Татарстанда һәр унынчы кешедә күз авыруы бар.

Элегрәк офтальмологларның пациентлары күпчелектә өлкән яшьтәге кешеләр булса, бүген күрү сәләте кимүгә мәктәп балалары да күпләп зарлана. Сәгатьләр буе компьютер каршында, кулга гаджетлар тотып утыру тискәре нәтиҗәсен бирми калмый, билгеле. Балаларда һәм яшьләрдә күрү сәләтенең рефракцион бозылулары – ерактан яки якыннан начар күрүе инде берәүне дә гаҗәпкә калдырмый.  

Өлкәннәрнең гомер озынлыгы арту белән аларның күрү сәләтен саклауга да ихтыяҗ зурая. Мәгълүм булганча, шактый гына күз авырулары яшь белән бәйле. Катаракта, глаукома, макуляр дегенерация, диабетик ретинопатия – олыгая барган саен әлеге күз авырулары “баш күтәрә” башлый. Димәк, күз белән бәйле авыруларны дәвалаучыларга да эш арта. Профессор Адамюк исемендәге республика клиник офтальмологик хастаханә баш табибының урынбасары Елена Жиденко сүзләренчә, барлыгы республикада 400 меңнән артык күз авырулары теркәлгән, шуларның 150 меңләбе беренче тапкыр ачыкланган авырулар.

Әмма күз авырулары күбәя баруга карамастан, теләсә ничә яшьтә яхшы күргән кешеләр саны арта бара. Республикада күрү сәләтен кайтаруның иң заманча алымнары кулланыла, бик сирәк очракта гына табиблар пациентларны федераль үзәкләргә юнәлтәләр. Рефракцион хирургия, катаракта һәм глаукома микрохирургиясе, сетчатка патологиясен лазер ярдәмендә дәвалау, авыр җәрәхәтләр нәтиҗәсен оптик-реконструктив операцияләр ясап юк итү кебек ысуллар дистәләгән мең кешегә дөнья ямен күрү мөмкинлеген кайтарган. Алар нибары берничә минут эчендә, бөтенләй авыртусыз башкарыла, тернәкләнү процессы да бик тиз уза һәм кеше берничә атна дигәндә, тулысынча гадәти тормышка кайта.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading