16+

Тимер кытлыгы: ни өчен дәвалану ярдәм итми?

Организмда тимер җитмәү һәрвакытта да ризык белән тимер аз керә дигән сүз түгел.

Тимер кытлыгы: ни өчен дәвалану ярдәм итми?

Организмда тимер җитмәү һәрвакытта да ризык белән тимер аз керә дигән сүз түгел.

Кайчак моның сәбәбе ашказаны һәм эчәклек эшчәнлегендәге проблемаларга барып тоташа. Казанның 20нче шәһәр поликлиникасы табибы, гастроэнтеролог Галина Маркова аңлатуынча, тимер җитмәүгә китергән сәбәпне ачыклап бетермичә, бу проблемадан тулысынча котылып булмый. Шуңа күрә дәваланганнан соң да тимер күләме яңадан кимергә мөмкин.

Тимер үзләштерелүенә нәрсә комачаулый?

Моңа берничә авыру сәбәпче булырга мөмкин:

— ашказанының лайлалы тышчасы юкару;

— целиакия кебек эчәклек авырулары;

— Helicobacter pylori бактериясе китереп чыгарган инфекция;

— эчәклектә бактерияләрнең чамадан тыш үрчүе;

— ашказаны-эчәклектә яшерен рәвештә кан китү.

Шуңа күрә тимер җитмәүнең сәбәбен ачыклау өчен тикшеренү узу мөһим. Бигрәк тә ир-атларга, менопаузадагы хатын-кызларга, анемия булган яшь хатын-кызларга ашказаны һәм эчәклекне тикшертергә кирәк. Моның өчен гастроскопия һәм колоноскопия ясала.

дефицит железа фото татар информ

Дәвалану нәтиҗәле булсын өчен 5 киңәш:

1. Ашказаны һәм эчәклекнең сәламәт булуы. Тимер организмга нәкъ менә ашкайнату органнары аша сеңә. Шуңа күрә аларның эшендә тайпылышлар булса, тимер препаратлары да тиешенчә ярдәм итмәскә мөмкин.

2. Кан югалту сәбәпләрен юк итү. Хатын-кызларда күрем вакытындакүп кан югалту, шулай ук ашказаны-эчәклектән озак вакыт дәвамында кан китү организмдагы тимер запасын киметә. Кан югалту сәбәбе бетерелмәсә, тимер препаратлары эчүнең файдасы аз булачак.

3. Тимер препаратларын дөрес кабул итү.

— Дәвалану кимендә өч ай дәвам итәргә тиеш. Кайбер очракларда бу вакыт дүрт-биш айга кадәр сузыла.

— Препаратны иртән кабул итү яхшырак.

— Кальций һәм ашказаны кислотасын киметә торган даруларны тимер белән бергә эчәргә ярамый.

— Кальций кушылмаган D витаминын тимер белән бергә кабул итәргә мөмкин.

— Препарат эчкәннән соң эч кату яки күңел болгану күзәтелсә, табибка әйтергә кирәк. Ул даруның күләмен үзгәртә яки башка препарат тәкъдим итәргә мөмкин.

— Тимерне БАДлар ярдәмендә генә тулыландырырга тырышмагыз. Аларның нәтиҗәлелеге тиешле тикшеренүләр белән расланмаган.

4. Даруның дозасын табиб билгеләргә тиеш. Дозасы аз булса, организмдагы җитешсезлекне тулыландырып булмый. Тимернең зуор дозасы да сәламәтлек өчен куркыныч.

5. Дәвалану нәтиҗәсен тикшереп торырга. Дәвалау башланганнан соң өч-дүрт атна узгач, гемоглобин күләмен тикшерергә кирәк. Ә ферритин, ягъни организмдагы тимер запасын күрсәтә торган матдә дәрәҗәсе ике-өч айдан соң тикшерелә. Әгәр күрсәткечләр яхшырмаса, моның сәбәбен ачыкларга кирәк.

  • Онытмагыз: тимер дефицитын үз белдеклегегез белән дәваламагыз. Башта аның сәбәбен ачыклау, аннары табиб билгеләгән дәвалауны узу мөһим.

Гүзәл Камалова әзерләде 

Төп фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде

Шул ук темага: Бозлавыкта җәрәхәтләнүләрне киметү буенча табиб-травмотолог нәрсә киңәш итә?

Күкрәк авыртуы кайчан куркыныч билге санала? Кардиолог киңәшләре

Йокысызлыкны даруларсыз ничек җиңәргә?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading