Соңгы тапкыр кан басымын кайчан үлчәгәнегезне хәтерлисезме? «Сәламәтлегем яхшы, берни борчымый» яки «Мин әле яшь, тонометрның миңа кирәге юк» дияргә ашыкмагыз.
Кардилологлар сүзләречә, гипертония, күп авырулар кебек үк, иң башта үзен берничек тә сиздермәскә, бернинди билгеләрсез узарга мөмкин. Димәк, күпләр, кан басымы югары була торып та, үз диагнозын белми. Әмма авыртмый дип, чирне дәваламый торырга ярамый.
Гипертонияне дәваламау йөрәккә зыян китерә, кан тамырлары стенкаларының сыгылмалыгы бозыла һәм йөрәк мускулына кан килү сүлпәнәя. Бу куркыныч катлауланулар – инфаркт, инсульт, стенокардия, йөрәк ритмы бозылу, бөер җитешсезлеге белән яный.
Кардиолог Ленар Кашапов сүзләренчә дә, кан басымын үлчәгәндә, 160/100 саннарын күреп, гаҗәпкә калучы кешеләр шактый. Чөнки алар үзен яхшы хис итә, аларны берни дә борчымый. Беренче уйлары: «Аппарат ватылган». Әмма кызганычка, бу тонометрның төзек булмавы турында түгел, ә «симптомсыз» яки «латент» гипертония турында сөйли. Һәм бу халәт бик куркыныч, дип кисәтә табиб. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, кан басымы дәрәҗәсен вакыт-вакыт үлчәү бик мөһим.
Ленар Кашапов, бернинди билгеләрсез үсеш алган гипертониянең төп сәбәпләрен билгели: 1. Организмның җайлашуы. Әгәр кан басымы акрынлап, айлар һәм еллар дәвамында аз-азлап күтәрелә барса, кан тамырлары һәм органнар моңа җайлашырга өлгерә. Алар баш миенә хәвефле сигналлар җибәрмичә, хроник киеренкелек режимында эшли башлый. Организм югары кан басымын үзенең яңа «нормасы» дип кабул итә. 2. «Дөрес» рецепторларның булмавы. Кан басымның кискен күтәрешләре өчен бездә барорецепторлар җаваплы. Кайбер кешеләрдә аларның сизгерлеге кимергә мөмкин, һәм алар баш миенә янаган куркынычлар турында «хәбәр итмиләр». 3. Психологик фактор. Еш кына пациентлар симптомнарны бутыйлар. Җиңелчә баш әйләнү, хәлсезлек, эшкә сәләтлелекнең кимүен арыганлык, стресс яки метеосизгерлеккә сылтыйлар, моны кан басымы дәрәҗәсе белән бәйләмиләр. 4. Яшь. Яшь барган саен кан тамырларының сыгылмалылыгы кими, һәм кан басымы уйнауларга сизгерлеген югалта.
Как басымы күтәрелгән чакларда сез үз-үзегезне яхшы хис итсәгез дә, бу вакытта түбәндәге процесслар бара: Йөрәк газаплана: ул югары йөкләнеш белән эшләргә мәҗбүр ителә, бу инфаркт һәм йөрәк җитешсезлегенең алхәбәрчесе булган халәт – миокардның гипертрофиясенә (калынаюына) китерә. Бөерләр зыян күрә: югары кан басымы бөер йомгакларына тискәре тәэсир итә һәм хроник бөер авыруы барлыкка килә. Баш мие зарарлана: баш мие кан тамырларына даими йөкләнеш – инсультка һәм кан тамырлары деменциясенә илтә торган юл. Күзләргә авырлык төшә: күзнең челтәркатлау тамырлары зарарлануы күрү сәләтен югалтуга китерергә мөмкин.
Нишләргә соң? Кардиолог түбәндәге эш итү планын тәкъдим итә: 1.Даими контроль – сезнең ярдәмчегез. Әгәр дә Сез үзегезне идеаль хис итәсез икән, кан басымын атнага бер тапкыр булса да, ә 40 яшьтән соң 2-3 тапкыр үлчәгез. Кан басым көндәлеге алып барыгыз. Бу диагностиканың алтын стандарты. 2.Үзегезнең кан басымы дәрәҗәсен белегез. Олы кешеләрнең күбесе өчен кан басымының тиешле дәрәҗәсе 130/80 мм дан түбәнрәк булырга тиеш. 3.Тормыш рәвешен үзгәртегез – бу терапиянең нигезе. Тоз – сезнең дошманыгыз. Аны куллану күләмен тәүлегенә 5 граммга кадәр киметегез. Хәрәкәтләнегез. Көн саен диярлек 30 минут уртача физик активлык (тиз йөрү, йөзү) киңәш ителә. Тән авырлыгын нормальләштерегез. Һәр «югалтылган» килограмм кан басымын 1-2 мм га киметә. Алкогольдән һәм тәмәкедән баш тартыгыз.
4.Дарулардан курыкмагыз. Әгәр табиб гипотензив терапия билгели икән, бу даруларга бәйлелек түгел, ә сезнең органнарны яклау ысулы. Заманча препаратлар нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Аларның бурычы – кан басымын киметү генә түгел, ә инфаркт һәм инсультны булдырмау. Хәлегез яхшыруны тоеп, препаратларны куллануны беркайчан да мөстәкыйль рәвештә туктатмагыз. Гипертония – хроник авыру һәм аны дәвалау да даими булырга тиеш.
Сәламәтлегегез – үз кулдыгызда. Баш авыртуын яки баш әйләнүен көтмәгез, кан басымын әледән-әле үлчәп торыгыз. Бу гади гамәл гомерләрне коткара, дип ассызыклый Ленар Кашапов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар