16+

Алданмаска тырышыгыз: 24-30 апрельгә йолдызнамә

Яллар сатып алулар өчен туры килә. Мәсәлән, сез көнкүреш техникасы сатып алырга теләрсез.

Алданмаска тырышыгыз: 24-30 апрельгә йолдызнамә

Яллар сатып алулар өчен туры килә. Мәсәлән, сез көнкүреш техникасы сатып алырга теләрсез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күпләр хис-кичерешләргә таянырга, теләгән нәрсәләренә ышанырга һәм эшләрнең реаль торышын күрмәскә тырыша. Еш кына вәзгыятьне ачыклау өчен, тынлыкта һәм ялгызлыкта калырга кирәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Артык шау-шулы элемтәләрне чикләгез, массакүләм чараларга йөрмәгез. Күп кенә Үгезбозауларга бу хәтта авырлык белән бирелер. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сез тирә-юньдәгеләр белән никадәр азрак конфликтка керсәгез, көннәр шулкадәр уңышлырак үтәр. Тирә-юньдә барысын да тәнкыйтьләргә яратучы, тискәре кәефле кешеләр белән элемтәдән качыгыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Күп кенә эшләр, мөнәсәбәтләр, килешүләр җиңел һәм уңышлы биреләчәк. Күптән куелган максатларга ирешү мөмкинлеге булачак. Сезне күптән борчыган мәсьәләләрне тиз хәл итә алырсыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Киләсе атнаның беренче яртысы җитди эшләр өчен, ә икенче өлеше ял итү һәм гаилә белән вакыт уздыру өчен туры килә. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
“Бүген дөрес аяктан тормадым, көн начар үтә,” - дисәгез, шулай була да. Ә сез “Барысы да мин көткәннән дә уңышлырак булачак,”- диеп карагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Әйләнә-тирәгездә бернәрсәне дә үзгәртмәскә тырышыгыз. Билгесезлек халәте берничә көн дәвам итәчәк, ләкин ачыклык килгәнче, бернинди карарлар да кабул ителмәү сорала.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Горурлыгыгызны буйсындырырга тырышыгыз һәм тәкъдим ителгән ярдәмнән баш тартмагыз, чөнки куелган бурычларны берүзегез генә башкарып чыгу мөмкинлеге бик аз. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Әгәр дә сез үз эшегезне тыныч һәм төгәл эшләсәгез, барысы да тормышка ашачак. Өйдә ремонт башлау яисә өй җиһазларын алыштыру өчен уңайлы чор.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Яллар сатып алулар өчен туры килә. Мәсәлән, сез көнкүреш техникасы сатып алырга теләрсез. Уңышны куркытмас өчен, әйләнә-тирәдәгеләргә үз планнарың турында сөйләргә кирәкми.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кешеләр белән багланышлар киләсе атнада беренче планга чыгачак. Алданмаска тырышыгыз. Кешеләр сөйләшкәндә нәрсәнедер әйтеп бетерми, хәйләли алалар. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Яраткан кешеләрегез белән күбрәк вакыт үткәрегез, аларга җылы сүзләр әйтегез. Сезнең эшкә гадәти булмаган иҗади якын килүегезне абруйлы кешеләр күрәчәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading