Яраланган хәрбиләр яңадан машина йөртергә өйрәнә
Кул-аягын югалту – кеше өчен иң авыр сынауларның берсе. Әмма заманча медицина кешегә физик мөмкинлекләрен торгызырга, яңадан гади яшәешкә кайтырга ярдәм итә.
Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы хәрби госпитальдә махсус операциядә җәрәхәтләнгән һәм ампутация кичергән хәрбиләрне тормышка җайлаштыру өчен инновацион автомобиль тренажерлары кулланыла башлаган. Алар пациентларга яңадан руль артына утыруда әзерлек булып тора.
Берничә ай элек Татарстанга шундый алты автосимулятор кайтарылган, шуларның икесе 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы госпитальгә урнаштырылган. Элек мондый технологияләр пациентлар стационардан чыкканнан соң гына кулланылса, хәзер реабилитация дәвалану вакытында ук башлана.
Психологик халәтне дә көйли ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече Резедә Бодрова әйтүенчә, махсус операциядә катнашучыларның төп үзенчәлеге – аларның тернәкләнүгә актив карашы.
– Гади пациентлар еш кына процедураларны пассив рәвештә генә кабул итә. Әлеге тренажер исә кешене тулысынча реабилитация процессына җәлеп итә. Биредә хәрәкәт функцияләре генә түгел, үзәк нерв системасы, игътибар, фикерләү сәләте дә эшкә җигелә, – дип аңлата белгеч.
Тренажерның тагын бер мөһим өстенлеге – ул пациентның киләчәктә автомобиль белән идарә итәргә әзерлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Әгәр кешенең аягы ампутацияләнгән булса, система кул белән идарә итү режимына көйләнә. Реабилитологлар исә кешенең махсус җайлаштырылган автомобильне куркынычсыз йөртә алу-алмавына игътибар итә.
Тренажер психологик халәтне дә торгызырга ярдәм итә. Пациент үзенең көннән-көн яхшырак нәтиҗәләр күрсәтүен күрә, бу исә тернәкләнүне дәвам итү өчен көчле этәргеч бирә.
Һәркемгә – шәхси программа Дәвалау физкультурасы буенча инструктор-методист Екатерина Егорова сүзләренчә, дәресләр һәр пациентның элекке йөртү тәҗрибәсен ачыклаудан башлана. Табиблар аның йөртү таныклыгы булу-булмавын, стажын, нинди транспорт йөрткәнен өйрәнә, аннан соң гына шәхси программа төзелә.
– Пациентлар бик теләп килә. Алар өчен бу компьютер уены кебек тә, шул ук вакытта чын машина йөртүгә дә бик охшаган. Шуңа күрә дәресләр кызыклы үтә, – ди Екатерина Егорова.
Әлбәттә, баштагы чорда кыенлыклар да була. Күпләренә борылышларда дөрес идарә итү, тиз арада реакция ясау, тизлекләрне алыштыру авыррак бирелә. Әмма күнегүләр дәвамында бу күнекмәләр шактый яхшыра.
Бүген автосимуляторларда көн саен уртача 20-30 пациент шөгыльләнә. Һәр дәрес нәтиҗәләре теркәлә: белгечләр пациентның борылышларны ничек үтүен, тизлекләрне алыштыра алуын, маршрутны хатасыз үтәвен бәяли. Бу мәгълүматлар алдагы реабилитация программасын төзергә ярдәм итә.
Яраланган хәрбиләргә ярдәм Тумышы белән Әлмәттән булган 25 яшьлек Альберт Хадыйков автостимуляторда шөгыльләнүчеләрнең берсе. 2019 елда ул Казан югары танк училищесын тәмамлый. Ә 2023 елда контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә.
Шул ук елда беренче тапкыр яралана. 2024 елда яңадан яу кырына кайтып, янә артиллерия һөҗүменә эләгә.
- Мин катлаулы аяк җәрәхәте алдым. Бик күп кан югалттым. Әмма бер аякта укрытиега барып җитәргә һәм үз-үземә беренче медицина ярдәме күрсәтергә көч таптым. Аннары хәрби иптәшләрем мине оператив рәвештә госпитальгә табиблар кулына илтеп тапшыра алды. Шул рәвешле исән калдым. Автостимуляторда шөгыльләнгәндә, үземне чын машина йөрткәндәй хис итәм. Элек руль артында булган чакларымны искә төшерәм. Ул машина йөртү буенча булган күнекмәләремне кире кайтарырга ярдәм итә, – дип сөйли Альберт.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, госпитальдә реабилитация белән күп профильле белгечләр командасы шөгыльләнә. Пациентлар белән травматологлар, физик реабилитация табиблары, физиотерапевтлар, дәвалау физкультурасы белгечләре һәм 15 тән артык медицина психологы эшли.
Бу физик сәламәтлекне генә түгел, кешенең эмоциональ халәтен дә торгызырга ярдәм итә. Махсус хәрби операция башыннан биредә 3 меңнән артык хәрби реабилитация узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар