16+

Вирус көч җыя: грипптан ничек сакланырга?

Быел грипп гадәттәгедән иртәрәк — сентябрьдә үк «аяктан ега» башлады.

Вирус көч җыя: грипптан ничек сакланырга?

Быел грипп гадәттәгедән иртәрәк — сентябрьдә үк «аяктан ега» башлады.

Татарстанда авыручыларның гомуми саны эпидемия чигеннән узмаса да, грипп очракларының өлеше арта бара, поликлиникаларны эш сәгатьләре озайтылган. Гриппны ОРВИдан ничек аерырга, антибиотикларны ни өчен үз белдеклегең белән эчәргә ярамый, вирус йоктырмас өчен нәрсә эшләргә? Бу сорауларга белгечләр җавап бирә.

Грипп өлеше 70 процентка җиткән

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, узган атнада республикада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 14 548 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч күпьеллык уртача дәрәҗәдән түбән, ягъни эпидемия чиге узылмаган. Әмма авыручылар арасында грипп йоктыручыларның өлеше тиз арта.

— Баштарак грипп очраклары барлык авыруларның 3-5 процентын тәшкил итте, аннары 8 процент булды, узган атнада инде 30 процентка җитте. Хәзер инде бу күрсәткеч 70 процент тәшкил итә, — ди Любовь Авдонина.

Бер атна эчендә республикада 613 грипп очрагы ачыкланган. Аларның барысы да А төркемендәге грипп вирусы. Инде фаразланганча, аеруча A(H1N1) штаммы өстенлек итә.

Гриппның куркынычы — өзлегүләрдә

Гриппны гадәти ОРВИ дип кабул итәргә ярамый. Ул организмга җитди зыян китерергә һәм төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Дмитрий Лопушов аңлатканча, грипп вакытында үпкә ялкынсынуы, мускулларның һәм баш мие тукымаларының ялкынсынуы кебек өзлегүләр булырга мөмкин. Хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен дә вирус аеруча куркыныч. Мәсәлән, йөрәкнең ишемик авыруы булган кешеләрдә грипп инфаркт куркынычын арттыра. Шуңа күрә югары температура, хәлсезлек һәм башка авыру билгеләре барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итүне сузарга ярамый. 

вакцина фото татар информ

Вакцина ясатырга әле соң түгел

Грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы — вакцина ясату. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов китергән саннар буенча, республикада 1 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу китерелгән вакцинаның якынча 93 процентын тәшкил итә. Вакцинаның бер өлеше әле дә медицина учреждениеләрендә бар — прививка ясатырга соң түгел, ди белгечләр.

Прививка авыруны бөтенләй булдырмый дигән сүз түгел, әмма ул гриппны җиңелрәк кичерергә һәм авыр өзлегүләрдән сакланырга ярдәм итә. Мисал өчен, бүгенге көндә хастаханәләрдә грипп диагнозы куелган 152 кеше исәпләнә, аларның 39ы — балалар. Хастаханәдә дәваланучыларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган.

Антибиотик гриппны дәваламый

Грипп һәм ОРВИ вакытында күпләр даруханәгә ашыга, танышлары киңәш иткән даруларны сатып ала яки интернетка таянып, үзләренә диагноз куя. Табиб билгеләмәгән антибиотикларны куллану аеруча куркыныч.

Любовь Авдонина үз белдеклегең белән дәвалануның зыяны турында кисәтә. Аның сүзләренчә, бер кешегә табиб билгеләгән антибиотик икенче кешегә бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Чөнки һәркемнең сәламәтлеге, хроник авырулары һәм организм үзенчәлекләре төрле.

Моннан тыш, антибиотикларны кирәккә-кирәкмәгәнгә куллану эчәклектәге файдалы микрофлорага зыян китерә, организмның туклыклы матдәләрне үзләштерүенә комачаулый. Иң мөһиме — бактерияләрнең даруларга каршы торучанлыгы арта. Нәтиҗәдә, киләчәктә антибиотиклар кирәк булганда да ярдәм итмәскә мөмкин.

вакцина фото татар информ

Авыру билгеләре булса, өйдә калыгыз

Грипп һәм ОРВИ вакытында үзеңне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә саклау кирәк. Шуңа күрә авыру билгеләре сизелүгә үк эшкә, мәктәпкә яки балалар бакчасына баруны дәвам итәргә ярамый.

Любовь Авдонина авыру кешегә өйдә калырга һәм табибны өйгә чакыртырга киңәш итә. Бу башкаларга вирус йоктыру куркынычын киметә, поликлиникаларда чиратлар җыелудан да саклый.

Белгечләр түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

кулларны сабын белән еш юарга, кирәк булганда антисептик кулланырга;

кеше күп җыела торган урыннарда битлек кияргә;

бүлмәләрне даими җилләтергә;

авыру билгеләре булган кешеләр белән якын аралашмаска;

тиешле кадәр йокларга, дөрес тукланырга һәм хәрәкәтчән булырга;

авырган очракта өйдә калырга һәм табиб чакыртырга.

Шул ук темага: Бозлавыкта җәрәхәтләнүләрне киметү буенча табиб-травмотолог нәрсә киңәш итә?

Күкрәк авыртуы кайчан куркыныч билге санала? Кардиолог киңәшләре

Йокысызлыкны даруларсыз ничек җиңәргә?

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading